Зәрия Вәлиева автор яңалыклары
-
Уңышлар, бурычлар, вазифалар
Район авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Район башлыгы Фаил Камаев һәм бүлек башлыклары, төрле өлкәдән белгечләр һәм авыл халкы катнашында Калмия авыл җирлегендә узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов хисап үткән елда башкарылган эшләргә хисап ясады һәм алдагы елга планнары белән уртаклашты. Җыенда авыл халкын борчыган байтак кына сораулар күтәрелде. Җирлеккә гражданнардан тормыш-яшәешкә кагылышлы байтак сорау-үтенечләр кергән һәм аларны уңай хәл итү өчен байтак эш башкарылган һәм хәзер дә эшләнә.
-
Гадел Гәтифә
Кешегә медицина хезмәте кирәк булган кебек үк, хуҗалыкларда асралучы мал-туарларга да ветеринар ярдәме кирәк. Сәламәт булган очракта да, йогышлы авырулардан кисәтү өчен, ветфельдшер тарафыннан аларга профилактик чаралар үткәрелергә тиеш. Шуңа да авыл җирендә ветеринар, зоотехник – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.
-
Бәйрәм – яңа уңышларга ирешү өчен стимул
Республикабыз мәктәпләрендә укучы балаларның иң-иңнәре, елдагыча, Казанда уздырыла торган Президент чыршысында булдылар.
-
«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
Һәр елдагыча «Бердәм Россия» Кыш бабае җирлегебездә яшәүче балаларга бүләк өләште. Уникенче мәртәбә узган бу чарада 41 бала катнашты. 27 декабрьдә көндезге 3тән башлап балалар, 70-16-06 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте: шигырьләр сөйләде, җырлады, баянда уйнады.
-
«Нур» театр коллективы – финалда
Район җирлегендәге поселок, авылларда мәдәният йортлары каршында эшләп килүче театраль коллективлар халыкның рухи байлыгын үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкаралар. Ел саен районда уздырыла торган «Битлек» театр фестивале – моның ачык мисалы.
-
Кооперативта - яңа цех ачылачак
«Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативында озакламый тавык чалу һәм эшкәртү цехы ачылачак. Бу цехта сәгатенә 500 баш тавык чалу һәм эшкәртү күздә тотыла.
-
Ирек Таңы авылының терәге
Почтальон – халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Берара районыбыз җирлегендәге кайбер авылларда бу юнәлештә кадрларга кытлык булды – почта бүлеге башлыгы, хат ташучылар җитмәде. Бу безгә – басма массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә зур зыян салды. Алтыннан бәһале булган кадерле вакыт сарыф ителгән һәм күп хезмәт куеп дөнья күргән газетаның үзвакытында укучыга килеп ирешмәвенә борчылдык. Икешәр вазыйфаны үз иңенә алган фидакарьләр аркасында быел хәл бераз уңай якка үзгәрде. Бу, күп очракта, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче кешенең хат ташучы хезмәтен алып баруы белән дә бәйле.
-
Хыяллар чынга ашканда
Мусабай Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылында яшәүче Рафаэль Мәхмүтовның хыялы – ноутбуклы булу.
-
Малларга – дәүләт субсидиясе
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Татарстан Республикасы әйдәп баручы төбәкләр арасында. Халыкны авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүдә республика халкы, аерым алганда, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да сизелерлек өлеш кертә. Республикада аларның игелекле хезмәтен бәяләү, аларга матди ярдәм итү чаралары – махсус программалар эшләп килә.
-
Игелек кыл!
Янәшәңдә кемнәр, нинди шартларда яши – кызыксын, битараф булма. Күңел күзең белән кеше кайгысын күрә бел. Аларның моң-зарларын ишетә бел. Күңел канатларыңны җәй дә, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм ит. Булган байлыгыңнан өлеш чыгар. Районыбызда дүртенче ел уздырыла торган «Игелек кыл!» хәйрия марафонының төп максаты – менә шул. Сөенечкә, мәрхәмәтле кешеләр җирлегебездә байтак. Юмартлар ярдәмен үзләрендә тойган кешеләр игелек кылучыларга рәхмәтле.
-
Баһадир йөрәкле ана
– Тормыш алып барырга, рәхәтләнеп яшәргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Минем балаларым шуны аңлый, алай гына да түгел, олы нигъмәтнең кадерен белеп яшиләр. Зөфәр улым белән киленем – тырыш, авыл тормышын яратучылар. Шуңа да авылны яшәтүчеләр дип уйлыйм. Мал-туар асрап, умарта тотып, бакча үстереп яшиләр. Биш балам – биш бармагым шикелле, кайсын тешләсәң дә авырта, – ди Яңа Мусабай авылында улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Мөнҗия Шәймәрданова.
-
Каз өмәсе – бәйрәм дә, истәлекле вакыйга да
Каклаган каз – затлы ризык. Татар халкы гомер-гомергә бәйрәм табынын каклаган каз калҗалары белән бизи, кунакларны тансык ризык белән сыйлый. Ерак җирләргә, айлар буе атларда бара торган озын сәфәргә чыкканда да, бозылмавы сәбәпле, элек-электән, бу деликатесны юлга ризык итеп тә, күчтәнәч итеп тә алганнар. Иң тәмле, иң сыйфатлы каклаган каз – Иштирәктә!
-
Максатым – һәр көнне файдалы итеп үткәрү
«Авыл җирлеге башлыгы стратег булырга, халык белән аңлашып эшли белергә тиеш. Заманча авыл инфраструктурасы белән матур, шуңа өстәп, безнең авыл табигатьнең гүзәл почмагында урнашуы белән дә күпләрне үзенә тарта. Ә иң мөһиме, авыл кешеләре белән ямьле ул», – ди Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗева. Авыл башлыгының эшчәнлеге, кеше белән мөгамәлә кылу рәвеше, гомумән, яшәеше шушы сүзләргә сыйган да беткән кебек...
-
Хәмзә Миңлебаев: «Эшлим дигән кешегә эш бар!»
«Альбатрос» транспорт фирмасы шәһәрара маршрутларда һәм кала эчендә, аерып әйткәндә, Яр Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча йөрүче 1 санлы маршрутта, Түбән Камада 59, 56, 25, 5, 5а номерлы маршрутларда пассажирларлар ташу белән шөгыльләнә.
-
Парк – авылыбызның йөзе
Районда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында авыл җирлекләрендә парклар, скверлар, балаларга уен мәйданчыклары ясау эше дәвам итә. Быел «Татарстан» совхозы поселогында да заманча парк барлыкка килде. Князево авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре яши. Алар, үзара киңәшеп, паркка «Халыклар дуслыгы» исемен биргәннәр.