Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кооперативта - яңа цех ачылачак

«Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативында озакламый тавык чалу һәм эшкәртү цехы ачылачак. Бу цехта сәгатенә 500 баш тавык чалу һәм эшкәртү күздә тотыла. 

«Безнең авыл хуҗалыгы кооперативында кырык кеше хезмәт куя. Шунысы сөенечле, барысы да булсынга дип эшли. Кош үстерүче булсынмы, зоотехник, ветеринария табибы булсынмы – үз эшен җиренә җиткереп башкара. Тавык чалу һәм түшкәләрне эшкәртү – безнең өчен яңа эш. Бу цехны 70 көн эчендә өлгерттек. Кыска срокта шундый зур эш башкарып чыгу – уртак хезмәт җимешебез. Безнең кооперативта хезмәт куючы һәр кеше пөхтә булырга, эш урынында, кошлар асрала торган биналарда санитария-гигиена  таләпләрен үтәргә тиешлеген яхшы белә. Сугым һәм эшкәртү цехында бу таләпләрне тулысынча үтәү максатыннан заманча җиһазлар урнаштырдык, – ди кооператив рәисе Айгөл Ханова. 
– Яңа ачылган цехта тавыклар кулдан чалына. Бу бик мөһим этапны башкарганнан соң, чалынган кошның каны агып беткәч, бугазы салкын су белән юдырыла. Аннары тавык кайнап торган суда пешекләнә, мамыгыннан һәм каурыйларыннан чистартыла. Конвейер буенча түшкәләр эшкәртелү урынына килә – тавыкның эче алына. Чиста итеп юылган тавык түшкәләре суыту ваннасына салына. Иң ахыргы этап – кош итен төргәкләү. Цехта күпчелек эш автоматлаштырылган», – дип эш процессын аңлата җитәкче.
Шунысын да әйтергә кирәк, тиешле таләпләрне үтәп, җиренә җиткереп чалынган тавыкның ите тәмле була. Итнең сыйфаты кошларның азык рационына бәйле булуы көн кебек ачык. Бу яктан «Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативы күпләргә үрнәк булырлык. Чебиләр, тавыклар табигый азык белән тукландырыла. Кошларның алдында һәрвакыт чиста су. Тагын бер мөһим аспект – бу кооперативта тавыкның массасын төрле ысуллар белән арттыру максаты куелмаган. Кулланучыларга табигый рәвештә үстерелгән, 2-2,5 кг авырлыгындагы сыйфатлы тавык түшкәсе тәкъдим ителә. Бу – беренче һәм икенче ашлар әзерләү өчен менә дигән чимал. 
Хәзерге вакытта кооперативта барлыгы 1 млн 200 мең баш тавык һәм Темп токымлы үрдәк асрала. Биредә үстерелгән чебигә, тавыкка һәм үрдәккә ихтыяҗ зур. Кооператив җитештергән продукцияне республика халкы һәм Мәскәү өлкәсе яратып ала.  
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X