Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәмзә Миңлебаев: «Эшлим дигән кешегә эш бар!»

«Альбатрос» транспорт фирмасы шәһәрара маршрутларда һәм кала эчендә, аерып әйткәндә, Яр Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча йөрүче 1 санлы маршрутта, Түбән Камада 59, 56, 25, 5, 5а номерлы маршрутларда пассажирларлар ташу белән шөгыльләнә. 

Пассажир йөртү – четерекле хезмәт
– «Бал, бал диеп кенә авыз балланмый» ди халык. Эшләмичә генә тәмле ашарга, рәхәт яшәргә теләүчеләр күбәйде. Ишегалдындагы эскәмиядә хәзер әбиләр түгел, күбесенчә, эш көчендәге ирләр утыра. Үзләре бертуктаусыз: «Юньле хезмәт хакы түләнә торган эш юк», – дип зарлана. Кистереп әйтәм – теләгән кешегә эш бар! Менә дигән хезмәт хакы түләнә торган эш тәкъдим итәм, килсеннәр һәм яхшы итеп эшләсеннәр. Бездә эш көненә 2 мең сум хезмәт хакы түләнә. Исәпләп карасак, аена 22 эш көненә 44 мең сум хезмәт хакы чыга. Хәзер күпчелек транспорт фирмаларында пенсия яшендәгеләр байтак. Бездә иң яшь шоферга 44 яшь. Акча эшләргә теләп, атнасына бер генә көн ял алучылар да бар. Әгәр дә бездә эшләргә теләгән кешенең машина йөртү таныклыгында пассажирлар ташу өчен «Д» категориясе юк икән, аны алу өчен бушлай укытабыз. Бүген безгә 11 машина йөртүче кирәк. Хезмәт кенәгәсе буенча эшкә урнаштырабыз, тулы социаль пакет бирелә. Эш хакын үз вакытында биреп барабыз. Шофер турыдан-туры кеше белән эшли. Пассажирлар арасында контингент төрле: авырлык белән хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар еш кына маршрут автобусларында йөри. Алар белән сак мөгамәлә кылырга кирәклеген аңлатып торам. Ни кызганыч, пассажирлар арасында аек булмаганнар, юктан гына кызып китүчеләр, наркотик кулланган кешеләр дә очраштыра. Шуңа күрә, хезмәтебезнең авыр яклары да байтак. Пассажир ташучылар профессиональ яктан барлык таләпләргә дә туры килергә тиеш. Алар белән бу хакта әңгәмә үткәрәм. Шофер автобусын юлга әзерләгән арада, медицина тикшерүе үткәндә хәл-әхвәл белешү, сөйләшү файдага була. 
Маршрут автобусларына, пассажирлар ташу эшенә кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булганнарны алырга тырышабыз. Теоретик белеме һәм эш тәҗрибәсе булган, үз эшен яратучы шоферлар оешмада байтак. Мисал өчен, яше җитмештән узган булса да, Җәбраил ага Менделеевскидан йөреп эшли, хезмәтен ихластан башкара. Шофер Юрий Гошокин озак еллар эшли. Механик Николай Зуев – уң кулым. Гадел, тырыш эш кешесенә хөрмәт белән карыйм, бәяли дә беләм. Нәкъ менә үз эшен яратып, ихластан башкара торган шофер – бик кирәкле кадр. Шуңа өстәп, маршруткаларда, автобусларда йөрүче пассажирлар арасында аеруча өлкән яшьтәгеләрнең, балалар һәм яшүсмерләрнең күп булуын да исәпкә алсак, машина йөртүчегә оста психолог булу да кирәк. Болгавыр заманда, йогышлы чир азган чорда халыкның гасабилануы гадәти хәл. Сабырлык, кеше ярату кебек асыл сыйфатлары булган хезмәткәрләр бәяләп бетергесез, – ди Хәмзә Миңлебаев.
Менә шулай башланды
44 ел транспорт өлкәсендә хезмәт куючы Хәмзә Миңлебаев Әлмәт районы Миңлебай авылында туып-үскән, шунда урта белем алган. Германиядә армиядә хезмәт итеп кайткач Чаллыда ПАТПда шофер булып эшли башлаган.
– Туксанынчы елларда, хәтерләсәгез, хатын-кызлар эре шакмаклы, күтәргесез сумкалар белән Мәскәүдән товар ташыды. Әнә шуларны, халык телендә челноклар дип аталган пассажирларны, ерак юлга йөрттем. Хәтәр, шомлы елларда трассаның куркыныч яклары да булды: беренчедән, кесә тулы акча белән юлга чыккан алыпсатарларны исән-сау тиешле урынга илтеп җиткерергә кирәк; икенчедән, Чаллы – Мәскәү юлы, федераль трасса булуга карамастан, төзекләндерелмәгән иде ул чакларда. Шундый шартларда, язын-көзен, кышын, бозлавык чорларда автобус тулы кешене әйберләре белән исән-аман йөртүләре җиңелләрдән булмады. Акчаны шул рәвешле, авырлык белән эшләп таптым. Мине 1992 елда ПАТПга мастер, баш инженер урынбасары итеп күчерделәр. 1998 елда ПАТП банкротлыкка чыкты. Мин исә дүрт ПАЗ автобусы сатып алган идем. Яр Чаллы шәһәре башлыгы Рәшит Хәмәдиев янына кердем. Аңардан маршрут сорадым. «Шәһәр халкын ташырга маршруткалар җитми. Тотын син бу эшкә!» – диде ул. Менә шулай, үз вакытында тиешле урында булу эшмәкәрлеккә юл ачты – үз эшемне ачтым, Мәскәү проспекты буйлап 101нче маршрутта автобусларым йөри башлады. 1999 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлдем, «Газель»ләр сатып алдым һәм маршрутларны арттырдым. Соңгы дистә елда шәһәребез күзгә күренеп үсә, яңа йортлар калкып тора, транспортта халык агымы көчле. Шуңа күрә, халыкка уңайлы булсын дип, Мәскәү проспекты буенча йөри торган 1нче маршрут озынайтылды. Башка маршрутларда да автобусларны төзек тотып, шоферларның сәламәтлеген тикшереп юлга чыгарабыз. Безнең оешмабыздагы барлык транспорт чарасына да Глонасс – транспорт өчен күзәтү системасы куелган. Бу системаның уңайлы ягы бик күп. Транспорт чарасының тиешле вакытында кирәкле урында булуын тәэмин итү, вакытны янга калдыру, пассажирларның тукталышларда озак тоткарланмавын булдыруда ярдәме зур. Заманча технологияләрне куллану күп мәшәкатьтән коткара, – ди Хәмзә Мирас улы.
Гаиләм – терәгем
Транспорт фирмасында хезмәт куйган кешенең билгеле бер вакытта эш сәгате тәмамланмый, бәйрәм, ял көннәрендә ул юлда. Гаиләдә үзара аңлашу булганда мондый авырлыклар берни түгел. Хәмзә Мирас улы бу яктан да бәхетле.
– Хатыннан уңдым. Балаларым белән горурланырлыгым бар – укыдылар, гаилә корып яшиләр. Улым Рөстәм МВД системасында, академиядә укыта, фән кандидаты. Кызым Светлана Мәскәүдә яши. Тормыш иптәшем Зөһрә мәктәптә эшләде, лаеклы ялда. Тәмле ризыклар әзерләп көтеп ала, хәерле юл теләп эшкә озата. Ггаиләмдә рухым-җаным, тәнем белән ял итәм, моннан да зур бәхет юк инде ул, – дип сөйли ул. 
Кешегә бәйрәм дә кирәк!
Безнең «Альбатрос» транспорт фирмасында хәзерге вакытта барлыгы 127 кеше хезмәт куя. Идән юучы, җыештыручы, медицина хезмәткәре, механик, шоферлар – барыбызның да һөнәри бәйрәме бу, чөнки алар транспорт фирмасында эшли. Барлык хезмәткәрләрне дә автомобильчеләр көне белән тәбрик итәм. Иң зур байлык – сәламәтлек телим. Илләр-көннәр тыныч-имин, дөньябыз түгәрәк, тормышыбыз матур булсын! Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. Бергә-бергә, кулга-кул тотынып, үзара аңлашып эшлик. 

«Мин, җитәкче буларак, кулымнан килгәнчә кешегә ярдәм итәргә тырышам. Массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы журналистларның хезмәтен бәялим – матбугатка язылу чорында берничә дистә кешене шәхсән газетага яздырам. Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез. Үзара хөрмәт белән яшәргә һәм эшләргә язсын», – ди Хәмзә Миңлебаев. 

 / Автор фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев