Хыяллар чынга ашканда
Мусабай Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылында яшәүче Рафаэль Мәхмүтовның хыялы – ноутбуклы булу.
Рафаэль идәндә матраста яткан килеш «илләр гизә» – укыган китапларындагы геройлары белән бергә сәяхәт итә. Рус, дөнья әдәбияты классикасы буенча укыган китапларын санар булсаң очына чыга алмассың. Хәреф танырга өйрәнгәннән бирле яткан килеш китап укый ул. Балалар сыман эчкерсез, тормыш-яшәешкә «алсу күзлек» аша караучы Рафаэль Мәхмүтов алтмышка якынлашып килүче кешегә һич охшамаган. Тумыштан авыр чирдән җәфа чиксә дә, бик позитив кеше.
Тәгъдия белән Фәнил Мәхмүтовларның Октябрина исемле кызлары сау-сәламәт, зиһенле булып үсә. Ни кызганыч, икенче балалары – көтеп алган уллары Рафаэль сирәк очрый торган чир белән дөньяга килә. Мәхмүтовлар язмыш сынавы алдында югалып калмыйлар, гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Газиз улларының хәлен бераз гына булса да җиңеләйтү өчен кулдан килгәнен дә, килмәстәй тоелганын да эшлиләр. Ерак аралар, авыр юллар, матди чыгымнар белән исәпләшмичә, баланы дәвалау өчен төрле шәһәрләрдәге дәваханәләргә мөрәҗәгать итәләр.
– Энемнең хәлен җиңеләйтү максатыннан, әти-әнием аны Курганга алып барып, дөньякүләм дәрәҗәсе булган профессор, атаклы табиб Илизаровка да күрсәттеләр. Рафаэльне кайда гына алып бармасыннар, мине дә үзләре белән йөртәләр иде. Шуңа да балачактан бик күп дәваханәләрне күрергә туры килде. Әти-әнием дөнья бәясе кешеләр булды. Урын өстендә ятучы бала тәрбияләүгә дә карамастан, аларның бервакытта да күңелләре төшкән чакларын күрмәдек. Зарлануның ни икәнен дә белмәделәр. Рафаэльне укыттылар. Ул заманда өйгә килеп укыту системасы кертелмәгән иде әле. Шулай булса да, әнинең тырышлыгы аркасында, энем башлангыч сыйныфны өйдә укып тәмамлады. Әти – балалар йортында үскән кеше. Мулла кушкан исеме Фәнил, балалар йортында аңа Федор дип исем биргәннәр. Ул музыкант, трубачы иде. Үткән ел Ахирәткә күчте. Әти Рафаэльне бик-бик ярата иде. Энем әтинең үлемен бик авыр кичерде. Бик еш сагынып искә ала. Әнинең үлгәненә инде ун ел булды.
Тормыш иптәшем Таһир да сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән энемне тәрбияләүдә булыша. Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Алар Рафаэльне бик яраталар. Чит илдә, Мәскәүдә, Яр Чаллыда үз гаиләләре белән мул-иркен тормышта яшиләр. Җай чыккан саен безнең янга – Кызыл Байракка кайталар. Бер кайтуларында Рафаэль аларның ноутбугын күреп алды да бик кызыкты. Дөньяны китап, телевизор аша танып белүче энем интернетка кереп үзе теләгән фильмнарны карар, күңеленә яткан музыканы тыңлар иде. Дөресен әйткәндә, Рафаэль китап булса бар дөньясын оныта. Сенсорлы телефонга исе китми. Безнең өйдә иң кадерле бүләк – китап, – дип сөйли Октябрина Әюпова.
Зур өйнең һәр бүлмәсендә китап киштәләре тора. Саргайган, көрән төскә кергән газета-журнал төпләмәләре дә урын алган анда. Киләчәктә район газетасы да ишләре янына килеп кушылыр әле.
Патефон тәлинкәсен – кара төстәге винил пластинкаларны хәзерге яшьләрнең күпчелеге белмәскә дә мөмкин. Ә менә бу йортта алар бихисап, чөнки Рафаэль музыкага гашыйк.
– Миндә Владимир Высоцкийның тулы альбомы бар дисәм дә була, берничә генә пластинка җитми. Маэстроның «Он не вернулся с войны» җырын аеруча яратам, – дип әйтә дә, патефонны кабыза.
– «Мең дә бер кичә» – иң яраткан китабым, – ди Рафаэль әкиятләрне дә кабат-кабат укуын белдереп.
Аның ятагы да өч яктан китап белән әйләндереп алынган. Гарәп һәм фарсы халкының урта гасырлар әдәбияты җәүһәре булган әкиятләр һәм новеллалар җыентыгы булган «Мең дә бер кичә» – фарсы падишаһы Шәһрияр белән аның хәләл җефете Шәһеризадәнең тормыш-яшәешен, шул заманның тарихын, тормышчан кыйссаларны мавыктыргыч итеп буыннан-буынга тапшыра килгән әдәби хәзинә. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләр, үзебез һәм балаларыбыз «Мең дә бер кичә»не укып күз күрмәгән илләргә «сәяхәт иттек». Бу – татар халкының элек-электән белемгә омтылуын, китап яратуын дәлилли.
Һәрвакыт белемгә омтылучы Рафаэль – бай рухлы, аның белән аралашкан кеше тормышның аклы-каралы төсләрдән генә тормавына инана. Менә шул ягы белән дә ул сәламәт кешеләргә үрнәк күрсәтә.
– Авырулар, аеруча хәрәкәтләнә алмаучылар, көйсез була дип әйтәләр. Безнең Рафаэль – күркәм холыклы! Күрәсең, бу нәселдән килә торган сыйфат. Сәнгатьне яратуыбыз да әти-әнидән күчкән. Шунысын да аерып әйтәсем килә, социаль хезмәткәрнең булуы тормышны күпкә җиңеләйтә. Әлфинә Нурлина – игътибарлы, кешегә хөрмәт белән карый торган социаль хезмәткәр. Ирем белән Мәскәүгә – балалар янына барып кайттык, шул чагында биш көн буе энемне карап торды. Монда бит хикмәт акчада гына түгел, кешенең киң күңелле була белүендә, – дип рәхмәтен белдерә Октябрина ханым.
Менә шулай, бер-беребезгә ярдәм итеп, рәхмәтле булып яшәргә язсын.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев