Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каз өмәсе – бәйрәм дә, истәлекле вакыйга да

Каклаган каз – затлы ризык. Татар халкы гомер-гомергә бәйрәм табынын каклаган каз калҗалары белән бизи, кунакларны тансык ризык белән сыйлый. Ерак җирләргә, айлар буе атларда бара торган озын сәфәргә чыкканда да, бозылмавы сәбәпле, элек-электән, бу деликатесны юлга ризык итеп тә, күчтәнәч итеп тә алганнар. Иң тәмле, иң сыйфатлы каклаган каз – Иштирәктә! 

Халкыбызда никах ашына, туй мәҗлесенә кода-кодагыйларның күчтәнәчкә пардан каклаган каз алып барулары – гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга күчә килгән матур гореф-гадәт. Милли традициябезне саклауга, аны үстерүгә өлеш кертүче кешеләр район җирлегендә байтак. Көннәр суытуга авылларда каз өмәләре башланды. Каз түшкәcе каклау остасы – Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина шушы ялларда каз өмәсе ясады. Өмәгә Гөлнара ханымның туганнары, дуслары килде. 
 – Бу деликатес чит илләрдә дә дан алды. Үткән елларда Гөлнараның каклаган каз түшкәләре хәтта ки океан артына да «очты». Шунысы кызыклы, бу ризыкны башка милләт халыклары да яратты, – дип сөйли Гөлнара ханымның бертуган апасы Гөлнур. 
– Быел 25 каз түшкәсе какларга ниятлим. Аларның инде хуҗалары – сатып алучылары бар. Бер кеше биш каз түшкәсенә заказ бирде. Никах, туй, юбилейларга, Сабантуйга казларымны бик яратып алалар. Үземнең иң якын туганнарым: бәләкәй абый – 30, Мәүлидә җиңги 20 каз асрады. Авылдашларым үз гаиләләре өчен 10ышар, 20шәр каз үстерделәр. Быел 30 бройлер чебеше һәм 30 каз бәбкәсе алган идем, өмә ясап, аларны эшкәртеп куйдык. Бройлерлардан әтәчләрне алдым – алар зур, итле була. Кадерле туганнарым: абыйларым, Гөлнур апам һәм җиңгиләрем Вәсимә, Зәлилә, Мәүлидә, килендәшем Гөлсинә һәрчак булышалар. «Төпчегебез!» дип кенә торалар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Исән чагында Сөләйман абыем зур терәгем булды. Бәләкәй абыем Рафаэль – таянычым. Балаларым да сөендереп кенә торалар. Улым Раил белән киленем Диана, кызым Динара – төпле акыллы, эшчән балалар. Ана кеше өчен бик зур бәхет инде ул. Чаллы, Биклән, Куадыдагы ахирәтләрем дә килгәч өмә аеруча күңелле үтте. Өмәчеләр соңыннан бөтен җирне ялт иттереп җыештырып куйдылар. Һәммәсенә дә ихластан рәхмәт әйтәм, – ди Гөлнара ханым. Авыл җирлеге башлыгы авыл халкына шушы эш-гамәлләре белән яхшы үрнәк күрсәтә. 
Адәм баласының кәефе күбесенчә һава торышы, тормыш-яшәеш белән бәйле булса да, кайчагынңда затлы ризык, деликатес күңелне ачып җибәрә. Аш мәҗлесләрендә табынга каз бәлеше килгәч, кунакларның йөзләре балкып китә. Мәртәбәле кунаклар алдына куярлык тәмле сыйны әзерләү өчен каз-кошны үстерү, тәрбияләү ысулларын белергә дә кирәк. 
– «Каз – чиста кош», – дип әйтә иде әни. Мәшәкате күп инде аның. Ниләр ашатасыз? – дип сорыйм Гөлнарадан.
– Чынлап та, каз пөхтәлекне ярата, табигате шундый аның. Алларында һәрвакыт чиста су торды. Кош гриппыннан саклану өчен сулыкка төшермәдек, югыйсә, безнең авылда биш буа, инеш бар. Утарда ванна тора, күлдәвек тә ясап куйдык – казларым рәхәтләнеп коендылар, йөзделәр. Ишегалды – яшел чирәм, шунда тәгәрәшеп үстеләр. Ите тәмле булсын өчен казларга яхшы сыйфатлы азык ашатырга кирәк. Равил Миңнехуҗинга рәхмәт, арпа бирде – пешереп ашаттым. Казлар пешкән бәрәңге, алманы яратып ашыйлар. Каз үстерү серләренә балачактан ук төшенеп үстем. Әнием бирнә малы итеп ата-аналы бер оя каз биргән иде, кулы җиңел булды, һәр елны казларым тәгәрәшеп үсә, – ди Гөлнара ханым. 
Өмәчеләрнең үз вазифалары бар, һәммәсе эшен җиренә җиткереп башкара. 
– Ике килен – Сөләйман белән Рафаэль абыйларның хатыннары Зәлилә белән Мәүлидә җиңгиләр бер эштән дә калмыйлар. Рафаэльнең кулы тәмле – казларны ул чала, килендәшем Гөлсинә пешекләп тора. Ике Гөлнур, Диана, Динара, Чаллы, Биклән, Куадыдан килгән дусларым казларны йолкыдылар. Бик матур бәйрәм булды ул, – ди уңган хуҗабикә. 
Казның эч маен алу зур осталык сорый. Гөлнара ханым бу эшне үзе башкара. Казларның эчен алып, башын һәм тәпиләрен чистарткач, түшкәләрне салкын суда яхшылап чайкыйлар. Аннары, канатларын бәйләп, суыннан саркыту өчен чоландагы махсус ыргакларга элеп куялар. Ә инде җырларда җырланган каз канатына килгәндә исә, аны Гөлнара ханым көнкүрештә куллана, май канаты итеп тә файдалана. Каз мамыгын исә чегәннәр бик яратып ала икән. 
«Эше барның ашы бар», ди халык. Өмәчеләр табынына аш-суга оста Гөлнур ханым, үзе генә белгән ысул белән, бик тәмле итеп коймак пешерә. Беренче кат эш тәмамлануга өмәчеләр кабарып пешкән коймак, тәм-том белән чәй эчәләр. Ә инде өмә төгәлләнүгә кабат мул табын әзерләнә – төрледән төрле салатлар куела, шулпа, зур каз түшкәсе салып пешерелгән тары боткасы килә, майлы калҗалар турала. Борынгы йолабыз – каз ите белән пешкән тары боткасы – тансык сый. Аны олысы-кечесе, яше-карты яратып ашый. 
Каз өмәсе – рухны-җанны ял иттерә торган бәйрәм дә ул, истә кала торган вакыйга да. Татар халкы яшәгәндә мондый бәйрәмнәр яшәр, тормышыбыз шундый матур вакыйгаларга бай булыр! 

/ Фотолар Гөлнара Гарифуллинадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев