Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый

Һәр елдагыча «Бердәм Россия» Кыш бабае җирлегебездә яшәүче балаларга бүләк өләште. Уникенче мәртәбә узган бу чарада 41 бала катнашты. 27 декабрьдә көндезге 3тән башлап балалар, 70-16-06 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте: шигырьләр сөйләде, җырлады, баянда уйнады. 

Кыш бабай – Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев үз ролен бик оста башкарды. Яңа ел бүләгенә ия булу өчен балалар Кыш бабайның татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, математика фәннәре буенча биргән кызыклы сорауларына да җавап бирделәр. Мисал өчен, Кыш бабай татар һәм рус теленнән килешләр, исем һәм фигыльләр, аларның төрләнеше, сыйфатлар буенча кызыклы гына сораулар бирде. Кыш бабай математика фәненнән тормышта кирәк булачак мисаллар белән балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә шаккатырды. Тапкырлау таблицасын да белмәгән бала буламыни? Мәкаль һәм әйтемнәр белүче, табышмакларга төгәл җавап бирүчеләр бүләккә лаек дип табылды. Баланы кече яшьтән белемгә омтылырга, хезмәтне яратырга өйрәтү максаты да куелган иде бу чарада. Кыш бабай балаларның укуда өлгерешләре, тәртипләре белән дә кызыксынды.
«Бердәм Россия» Кыш бабае күп балалы гаиләгә дә бүләкләр тапшырды. Аңа Нефтебазада яшәүче, дүрт ир бала һәм бер кыз бала үстерүче Гөлназ Зарипова лаек булды. 
/ Мирһади Разов фотосы.  
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев