Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Нур» театр коллективы – финалда

Район җирлегендәге поселок, авылларда мәдәният йортлары каршында эшләп килүче театраль коллективлар халыкның рухи байлыгын үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкаралар. Ел саен районда уздырыла торган «Битлек» театр фестивале – моның ачык мисалы. 


20 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында театр коллективларының Ш.Зиннуров исемендәге «Идел-йорт – 2021» ХХI төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Төбәкара конкурсның географиясе дә киң иде. Күрше республика, өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребездән торган театраль коллективлар да бәйгегә спектакль тәкъдим итте – 43 спектакль онлайн форматтагы конкурста катнашты. Нәтиҗәдә шуның 12се финалга чыкты. Финалистлар арасында безнең район сәнгатькярләренең булуы җирлегебезнең талантларга бай булуын тагын бер кат раслады.  
Уртак сөенечкә, Күзкәй авылы мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Фоат Садриев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Безнең авыл кызлары» спектакле (режиссеры Гөлфия Әхмәтҗанова) белән финалга чыкты. Алар 20 мең сумлык сертификат һәм диплом белән бүләкләнде.  

/ Фото район мәдәният бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев