Якты юл
  • Рус Тат
  • Малларга – дәүләт субсидиясе

    Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Татарстан Республикасы әйдәп баручы төбәкләр арасында. Халыкны авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүдә республика халкы, аерым алганда, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да сизелерлек өлеш кертә. Республикада аларның игелекле хезмәтен бәяләү, аларга матди ярдәм итү чаралары – махсус программалар эшләп килә. 

    Сыйфатлы һәм баланслы терлек азыгы әзерләү, малларны дөрес итеп тукландыру өчен вакыт, көч-егәр һәм шактый матди чыгым кирәк. Үз хуҗалыкларында мал-туар асраучыларга, аерым алганда, ат, кәҗә һәм сыер тотучыларга ярдәм йөзеннән дәүләт программасы кысаларында субсидия бирелә. 
    Малга субсидия бирүнең максаты – савым сыерга һәм савым кәҗәгә, шулай ук бер яшьтән үткән кәҗәгә тотыла торган чыгымнарның күпмедер өлешен каплау. 
    Субсидия алу өчен заявкаларны сайлап алу буенча мәгълүматны, субсидия бирү тәртибен, сайлап алуда катнашу өчен документлар формасын министрлыкның рәсми сайтында (https://agro.tatarstan.ru/) «Деятельность» – «Финансирование АПК» – «Отбор» – «Бюджет РТ» – «Отбор продолжается» – «ЛПХ – содержание дойных коров, коз» бүлекләре буенча кереп табарга була. 
    Шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручы гражданнарга субсидия бирү өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк: шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән, милек хокукында һәм (яисә) башка хокукка ия булган җир кишәрлеге булу (ул 2 гектардан, шул исәптән, торак пункты чикләрендә 1 гектардан артмаска тиеш); гариза бирүче РФ гражданины булырга тиеш; савым сыеры, савым кәҗәсе, бер яшьтән узган кәҗәсенең электрон хуҗалык кенәгәсендә исәптә булуы, ягъни теркәлгән булуы шарт. 
    Ул маллар субсидия алганнан соң ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыкта асралырга тиеш. Шулай ук финанс елында савым сыерларга язын һәм көзен түләүле ветеринар хезмәтләр, профилактика чаралары үткәрү өчен төзелгән килешү кәгазе булу кирәк. 
    Шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручы гражданинның, субсидиягә заявка бирү датасын планлаштырганчы, 15 эш көне алдан тиешле таләпләрне үтәп куюы сорала. Ягъни гариза бирүченең электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы; шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручы гражданинга карата банкротлык процедурасы ачылмаган булуы; республика бюджетыннан шушы ук максатларга акча алынмаганлыгы; салымнар, иминият кертемнәре, штрафлар, пенялар, процентлар, төрле җыемнар буенча бурычлары булмавы шарт. 
    Министрлык боерыгы буенча, субсидия алган гражданин савым сыерын, савым кәҗәсен, бер яшьтән зуррак булган кәҗәсен субсидия алганнан соң бер ел асрарга тиеш. Түләү реквизитларының, почта адресының да киләсе елның 1 январена кадәр саклануы шарт.   
    Халык юкка гына «Сыйлы көнең – сыер белән» дип әйтмәгән. Шәхси хуҗалыкларында савым сыер, кәҗә, ат асраучылар – авылны яшәтүчеләр. Аларның күпчелеге гаиләсен, якыннарын ит-сөт ризыклары белән тәэмин итү өстенә, үзләреннән арткан продукцияне ярминкәләрдә дә сата.  
    Районда авыл җирлеге башлыклары да шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар. Алар үз яшәешләре – мал-туар, кош-корт асраулары белән авыл халкына үрнәк күрсәтә. «Сыер – гаиләне сыйфатлы ризык белән тәэмин итүче игелекле мал. Гөбердәтеп сыер саварга, сөт аертып гаиләмне, туганнарымны телеңне йотарлык каймак белән сыйларга яратам. Үз хуҗалыгыңда асраган малның сөте, ите-мае да бәрәкәтле була», – ди Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина.   


    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, мал-туар һәм кош-корт асраучы шәхси хуҗалыклар һәм КФХлар 2021 елда дәүләттән 676 млн сумлык ярдәм алган. 

    Республикада, белгечләр исәпләвенчә, киләсе елда шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар – 1840, атлар 840 башка артырга тиеш. 
    / Фото Р.Сафинадан алынды. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: