8 декабрь 2021 яңалыклары
-
Якташыбыз Дөнья беренчелегендә
24-28 ноябрьдә Румыниянең Бухарест шәһәрендә армрестлинг буенча Дөнья беренчелеге үтте. Ярышларда 39 илдән спортчылар катнашты. Россия җыелма командасы составында 55 килограммга кадәр үлчәү категориясендә безнең якташыбыз Раил Ибраһимов чыгыш ясады. Егет Яңа поселогында яши, Чаллыда техник колледжда укый.
-
Тукай КВН командасы Казанда
5 һәм 6 декабрь көннәрендә башкалада Татарстанның халыклар дуслыгы йортында «Әйдә, ШаяРТ!» телевизион КВН лигасының сайлап алу уеннары үтте.
-
Ялган документ белән кредит алмакчы булган
Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 162 мөрәҗәгать кергән. Бу аннан алдагы атнага караганда 6,8 процентка кимрәк. 12 җинаять эше кузгатылган, 6сы ачылган.
-
Яшьләр министр урынбасары белән очрашты
ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева эшлекле визит белән Тукай районына килде.
-
Мәктәпләрдә ОРВИ белән авыручылар кими
Атна башында районда ОРВИ белән авыручы укучылар саны 703кә җиткән иде. Сишәмбегә алар 606 кешегә калды.
-
Бүләкләү
Дүшәмбе киңәшмәсендә район участок сайлау комиссияләрендә эшләүчеләр бүләкләнде.
-
Инвалид балалар дельфинарийда
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район авылларында яшәүче 50 инвалид бала Чаллы дельфинариенда «TikTokWaterHouse» дип аталган шоу-тамашаны карады.
-
Газлаштыру
2019-2023 елларда Татарстан Республикасында торак-коммуналь, сәнагәть һәм башка оешмаларны газлаштыру региональ программасы кысаларында Тукай районында киләсе елга 72 торак пунктында 148 объектны газлаштырып бетерү планга кертелгән.
-
Депутатка сораулар күп
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов Тукай районы сайлаучыларын кабул итте.
-
Малларга – дәүләт субсидиясе
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Татарстан Республикасы әйдәп баручы төбәкләр арасында. Халыкны авыл хуҗалыгы ризыклары белән тәэмин итүдә республика халкы, аерым алганда, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да сизелерлек өлеш кертә. Республикада аларның игелекле хезмәтен бәяләү, аларга матди ярдәм итү чаралары – махсус программалар эшләп килә.