Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган документ белән кредит алмакчы булган

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 162 мөрәҗәгать кергән. Бу аннан алдагы атнага караганда 6,8 процентка кимрәк. 12 җинаять эше кузгатылган, 6сы ачылган.

Боровецкое урманында ял итү зонасында урнашкан бер кафедан акча һәм документлар салынган сумка урланган. Җинаятьне эшләүдә гаепле булган 30 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Ул да шушы кафеда ял иткән.
 Өч мошенниклык очрагы теркәлгән. Беренче очракта ир-ат банктан кредит алганда эш урыны һәм хезмәт хакы күләме дөрес күрсәтелмәгән ялган документлар кулланган. Икенче ир-ат исә арендага инструментлар алып, аларны вакытында хуҗасына кайтармаган. Шуның өстенә инструментларны ломбардка тапшырган. Өченче очракта бер предприятиедә эшләүче хезмәткәр алдау юлы белән кыйммәтле товарны үзенеке итмәкче булган. 
Машина урлауның бер очрагы теркәлгән. Автомобильне райондагы бер предприятиедән 20 яшьлек егет алып чыгып киткән. 
Дүрт урлау очрагы әлегә ачылмаган. Яңа поселогында, Сосновый Борда кибетләрдән товар алып чыкканнар, «Саулык» сәламәтләндерү лагеренда берәүнең наушикларын урлаганнар. Һәм соңгысы – предприятиедән милек урлау. 
Коронавирус эпидемиясенә каршы чараларның үтәлешен тикшерү рейдларында 53 кеше алминистратив җаваплылыкка тартылган. 
Атна дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре турында 14 хәбәр кергән. 13 һәлакәт матди зыянга китергән. 1сендә кеше имгәнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев