Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Дөнья беренчелегендә

24-28 ноябрьдә Румыниянең Бухарест шәһәрендә армрестлинг буенча Дөнья беренчелеге үтте. Ярышларда 39 илдән спортчылар катнашты. Россия җыелма командасы составында 55 килограммга кадәр үлчәү категориясендә безнең якташыбыз Раил Ибраһимов чыгыш ясады. Егет Яңа поселогында яши, Чаллыда техник колледжда укый. 

Кызу көрәштә, Казахстаннан килгән көндәшләренә аз гына бирешеп, Раил мактаулы өченче урынны алды. Ул М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Тренеры – Мөсәвир Әгъзамов.

/ Фото Мөсәвир Әгъзамовтан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев