Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай КВН командасы Казанда

    5 һәм 6 декабрь көннәрендә башкалада Татарстанның халыклар дуслыгы йортында «Әйдә, ШаяРТ!» телевизион КВН лигасының сайлап алу уеннары үтте.

    Тукай районы егет-кызлары 1/8 финалында уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең чирекфиналына узды. Мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, жюри әгъзалары безнең команданың югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын, аларның оста итеп уйнауларын билгеләгән. Чирекфиналда тукайлыларга уңышлар телибез! 

    / Фото район мәдәният бүлегеннән алынды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: