Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлар, бурычлар, вазифалар

Район авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Район башлыгы Фаил Камаев һәм бүлек башлыклары, төрле өлкәдән белгечләр һәм авыл халкы катнашында Калмия авыл җирлегендә узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов хисап үткән елда башкарылган эшләргә хисап ясады һәм алдагы елга планнары белән уртаклашты.  Җыенда авыл халкын борчыган байтак кына сораулар күтәрелде. Җирлеккә гражданнардан тормыш-яшәешкә кагылышлы байтак сорау-үтенечләр кергән һәм аларны уңай хәл итү өчен байтак эш башкарылган һәм хәзер дә эшләнә.   

«Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» 

Калмия авыл җирлегендә бер төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, ике ФАП, мәдәният йорты, китапханә эшли, биш кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Статистик мәгълүматлар буенча Калмия авыл җирлегендә агымдагы елның 1 гыйнварына 733 хуҗалыкта 726 кеше  теркәлгән  (Калмиядә 401, Малтабарда 149, Кырнышта 176).  Җирлек буенча барлыгы 2400 кв.м мәйданда 15 йорт төзелгән. Моңа өстәп, ихаталар яңа коймалар белән тотылган. Авылның йөзе яшәрсә дә, яшь ягыннан күпчелекне урта, өлкән буын тәшкил итә. Авыл җирлегендә 39 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 55 мәктәп укучысы теркәлгән. Бу җирлектә үткән елны дүрт бала туган, 11 кеше үлгән. Күпчелек авылларга хас булганча, биредә, аерым алганда Калмиядә һәм Малтабарда – яшь гаиләләр аз. Югыйсә, авыл җирлегендә тормыш-яшәеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Яшьләрнең аз булуы авылда байтак проблемаларның тууына сәбәпче булып тора. Калмия белән Малтабарда берәр фельдшер халыкка медицина хезмәте күрсәтә. – Авыл җирлеге бик зур,  моңа кадәр Калмиядә ике фельдшер эшләде. Берсе лаеклы ялга чыкты. Калмиягә һәм Кырнышка бүгеннән фельдшер кирәк. Авыл җирлегенә шулай ук социаль хезмәткәр дә кирәк, – дип район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте калмиялеләр. Район башлыгы Фаил Камаев: – Авыл врачы дип тикмәгә генә әйтелми – фельдшерлар эш сәгате белән исәпләшми, бәйрәм, ял көне белән дә чутлашу чамасы юк аларның. Игелекле кеше генә эшли ала инде бу хезмәттә. Бу проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итү өчен Кече Шилнәдә 24 фатирга исәпләнгән йорт төзү планга кертелде. Ләкин шунысы да бар – йөреп эшләүче кеше тәүлек әйләнәсе авылыгызда булмый, шуңа күрә, балаларыгызны, оныкларыгызны фельдшерлыкка укырга җибәрегез. Бу һәр яклап отышлы: беренчедән, үзегезгә бик җайлы була; икенчедән, фельдшер – гомере буена эш белән тәэмин ителгән һөнәр иясе. Бу мөһим мәсьәләне ата-аналар, укытучылар һәм район мәгариф идарәсе кулга-кул тотынып хәл итә ала, – диде район башлыгы. Кырныш – табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Биредә теркәлеп 176 кеше яши – күпчелекне шәһәрдән кайтып йорт салган кешеләр тәшкил итә. Җыенда Кырныштан берничә кеше катнашты. Җыенда татарча чыгыш ясаучылар, алар өчен махсус рәвештә, фикерләрен русча да җиткерделәр. Кырнышлыларны, беренчедән, балаларның кем узардан квадроциклларда, мотоциклларда чабыш оештырулары борчый икән. Икенчедән, табигать саклау зонасында булган сулыклар, урман, елга буйларында ял иткән халыкның, балыкчыларның тирә-юньне чүпләве, әдәп-әхлак нормаларын үтәмәүләренә борчылуларын белдерделәр һәм бу җирлектә даими рәвештә полициянең патрульлек итүен сорадылар. Район башлыгы Фаил Камаев кырнышлыларның үз балалары, оныклары һәм килгән кунаклары өчен үзләре үк җаваплы булуларын белдерде. – Чит бпалалар булмый, һәр өлкән кеше – тәрбияче. Кыйммәтле техника алып бирә аласыз, ә менә балага рухи тәрбияне, җан азыгын бирүне икенче планга куясыз. Кешенең тәне ипи белән тук булса, җанына рухи азык та кирәк булуын онытмагыз, – дип ата-ана, әби-бабайларның үз бурычларын төгәл үтәргә тиешлекләрен үткәзеп әйтте. – Син дә мулла, мин дәш мулла, атка печән кем сала? – Татарда шундый мәкаль бар. Башкалардан таләп иткәнче, башта һәркем үз вазыйфасын төгәл үтәргә тиеш. Үз җирлегегездә туып-үскән яшьләрдән авылга кирәк булган белгечләр әзерләү сездән дә тора.  ФАП, балалар бакчасы кирәк – бездә яшь гаиләләр күп, дисез. Бу көнүзәк мәсьәлә, аны исәпкә алырбыз, – дип мәсьәләне бик озакка сузмыйча хәл итү чарасын күрергә кирәклеген әйтте.

Көн кадагындагы мәсьәләләр

Калмиядә яңа электр линиясе үткәргәннән соң эленеп калган иске электр чыбыкларын алып урам баганаларын тәртипкә китерү мәсьәләсе күтәрелде. «Таттелечелтәр» элемтәсе корпоратив клиентлар белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Кравченко бу эшне тиз арада башкарып чыгачакларын белдерде. (Таттелесетевая связь начальник управления по работе с корпоративными клиентами Андрей Кравченко)

Малтабарлылар электр энергиясе, интернет беләне тәэмин итү мәсьәләсен кузгаттылар. Таттелеком белгече ярты ел эчендә интернет белән тәэмин итәчәкләрен әйтте. Малтабар авылы халкын даими рәвештә электр белән тәэмин итү өчен җирлектә яңа электр баганалары һәм трансформатор куелган. Әлегәчә ике урамын яктырту иске трансформатор аша башкарыла. Бу мәсьәләне уңай хәл итүне «Электросеть» компаниясе үз өстенә алган булса да, әлегәчә бу сорау проблема булып кала бирә. Малтабар авылында 2020 елда дәүләт программасы буенча яңа су башнясы куелган һәм яңа скважина борауланган. Ләкин халыкка су иске су башнясыннан килә. Суның сыйфаты халыкны канәгатьләндерми. Бу – безнең район җирлегенә генә хас проблема түгел. Районда бу мәсьәләне уңай хәл итү юллары эзләнә һәм ул өлешчә уңай хәл ителгән.

 – Җирлектә башкарыласы эшләр дә байтак. Калмиядә Усмарнова урамында элоектр чыбыкларын алыштыру, өч авылда да урам утларын ясау,  өстәмә рәвештә яктырткычлар кую, булганнарын реконструкцияләү һәм күп энершгия ашый торганнарын заманчасына алыштыруны дәвам итү бурычы тора. Матур табигать кочагында утырганлыктан безнең авыллар тирәсендә шәһәр халкы ял итәргә ярата. Аларның күпчелеге үзләреннәшн соң чүп-чар калдыра. Ни кызганыч, кыр полосалары, урманнарда чүплекләр барлыкка килә. Барысын да тәртиптә тоту безнең җилкәгә төшә. Зиратларны җыештыру, койма тоту – һәр кешенең дә бурычы. Калмиядә төзелә башлаган спорт мәйданчыгын тәмамлап файдалануга тапшыру, балалар мәйдланчыгын сатып алу һәм урнаштыру күздә тотыла. Юлларны төзекләндерү эшен өч авылда да дәвам итәчәкбез. Бу эшләрне, дәүләтнең зур ярдәме белән, үзебез дә башкара алабыз. Моның өчен авыл җыеннарында уртак фикергә килеп, үзара салымны вакытында, тиешле күләмдә җыеп банкка тапшырырга кирәк. Авыл җирлеге бюджетының төп чыганагы – кереме – түләнгән салымнар.

Үткән елда өч авылдан барлыгы 260  мең сум үзара салым акчасы җыелып банкка тапшырылды һәм ул сумма 1 млн. 300 мең сум булып кайтты. Був акчалар халыкның тормыш-яшәешен яхшырту өчен тотылды. Юлларны ремонтлауга барлыгы 916 мең 539 сум акча тотылды: Калмиядә Әхмәтов һәм Усманов урамнарында вак таш салып юл ремонтлау өчен 428 мең 759 сум, вак таш сатып алу өчен 80 мең 994 сум; технадзор хезмәте өчен 13 мең 997 сум; Малтабар авылында Комсомол, Октябрьский урамнарында вак таш салып ремонтлау өчен 225 мең 296 сум; вак таш сатып алу өчен 70 мең 954 сум; Кырныш авылында спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алу өчен 399 мең 840 сум; спорт мәйданчыгы өчен электр товарларына 71 мең 604 сум; төзелеш контроле өчен 8 мең 556 сум түләнде. Быелгы елны үзара салым акчасын Калмиядә 500, Кырныш һәм Малтабар авылларында 1000 сум җыярга дип тавыш бирделәр. Билгеле булганча, үзара салым буенча кайбер категория гражданнарга ташламалар ясала: күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгызлар, инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлардан 250 сум җыярга дип карар кабул ителде. Бу эштә авыл халкын актив булырга өндим, – дип чыгышын тәмамлады Равил Гарипов.

 Халык җыенда бик актив булды һәм үзләрен борчыган сорауларны бирде, тәкъдимнәрен әйтте. Авылда халыкның тормыш-яшәешен яхшырту һәм ямьләндерүдә зур өлеш керткән кешеләргә район башлыгы Фаил Камаев һәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов рәхмәт хатлары белән бүләкләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев