Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парк – авылыбызның йөзе

Районда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында авыл җирлекләрендә парклар, скверлар, балаларга уен мәйданчыклары ясау эше дәвам итә. Быел «Татарстан» совхозы поселогында да заманча парк барлыкка килде. Князево авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре яши. Алар, үзара киңәшеп, паркка «Халыклар дуслыгы» исемен биргәннәр. 

Республика программасы буенча төзелгән паркның заказчысы –Татарстан баш инвестиция төзелеш идарәсе. «Халыклар дуслыгы» паркын төзү 16 млн 800 мең сумга төште. Парк төзү эшен «Диалог» ҖЧҖ башкарды. 
Поселоктагы ял паркы инде төзелеп бетү стадиясендә. Анда бары тик кайбер предметларны гына куясы калган.
– Монда кирәкле әйберләрнең күбесе урнаштырылган. Бары тик  мәгълүмат такталары һәм авыл җирлеге тарихын чагылдырган стендлар, тагын өстәмә рәвештә утыргычлар куясы һәм велосипедлар кую өчен җайланма урнаштырасы гына калды, – ди «Промдеталь» оешмасы хезмәткәре Асман Садриев. 
Князево авыл җирлегендә теркәлеп 4,5 мең кеше яши. «Татарстан» совхозы поселогында – үзәктә больница, почта, банк, авыл җирлеге администрациясе, мәдәният йорты, ТСЖ, коммуналь челтәрләр оешмасы, ветеринария хезмәте (ветлечебница) янәшә урнашкан. Авыл җирлегендә яшәүчеләр паркның шушы тирәдә булуын хуплый. Кайсы да булса оешмага кергәннән соң парктагы утыргычларга утырып ял итәләр икән. 
 – Бу территориядә моннан ярты гасырлар чамасы элек куе агачлык, чытырманлык иде. Аннан «Татарстан» совхозы поселогын төзүчеләр өчен бараклар салдылар. Аларны сүткәч, больница төзелде. Моңа кадәр бу урын ташландык җир кебек, ямьсез булып утырды. Хәзер сөенечебез чиксез – безнең парк шәһәрнекеннән киммени?! Авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов бик тырыш, акыллы кеше. Авыл халкы аның эшеннән канәгать. Парк төзүчеләр килүгә, яхшылап, шушы биләмәләрне әзерләп кую эшләрен оештырды. Халык белән киңәшеп эшли, – диләр ирле-хатынлы Надежда Федоровна белән Евгений Петрович Бузиннар.
– Кырык дүрт ел буе балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйдым. Шуңа күрә балалар өчен уен мәйданчыгы булуга аеруча сөенәм, – дип әңгәмәгә кушыла Гөлчәчәк Кәрамова.
– Мин исә гомерем буе дуңгыз караучы булып эшләдем. Шушында тудык, эшләдек, хәзер рәхәтләнеп ял итәрлек урыныбыз да булды. Сәламәт яшәү рәвешен үз итәбез. Таякларыбызны алабыз да шушында сөенә-сөенә йөрибез. Яшьләрне тәрбиялибез: монда бер бөртек чүп ташламасыннар, ватмасыннар-җимермәсеннәр дип карап кына торабыз, – ди Гәүһәрия Нургалиева.  
– Паркта кече архитектура формалары – утыргычлар, балалар уен мәйданчыгы, тротуарлар, терраса формасында итеп пергола ясалды. Пергола – яңгырдан, кояш эссесеннән саклый торган, ял итү өчен бик уңайлы урын. Газон чәчелде, тирә-ягы яшелләндерелде. Паркта халык кичләрен аеруча күп була: яшьләр җыелып матур итеп аралаша, оныкларын җитәкләгән әби-бабайлар да рәхәтләнеп һава сулап йөри. Парк – авылның йөзе. Иң сөендергәне шул: халык канәгать, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов. 

 / Автор фотолары. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев