Бәйрәм  – яңа уңышларга ирешү өчен стимул 
Яңалыклар

Бәйрәм  – яңа уңышларга ирешү өчен стимул 

Республикабыз мәктәпләрендә укучы балаларның иң-иңнәре, елдагыча, Казанда уздырыла торган Президент чыршысында булдылар.

Безнең район мәктәпләрендә белем алучы 23 бала да 25 декабьрдә «Баскет-холл»да уздырылган Президент чыршысында булып кайтты.  
Республика чыршы бәйрәменә укуда, мәдәнияттә уңышларга ирешкән, спортта җиңүләр яулаган һәм җәмгыять тормышында актив катнашкан 1-11 сыйныф укучылары җыелган иде. Ел буе көтеп алган чыршы бәйрәмендә районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар үзләренә яңа дуслар табулары хакында дулкынланып сөйләделәр. Югары сыйныфларда укучылар: «Бу бәйрәмдә катнашу, матур тантана гомер буе истә калырлык вакыйга булды. Алга таба тагын да яхшырак укырга, спортта җитди казанышларга ирешергә, мәдәният өлкәсендә яңа уңышлар яуларга стимул булуы белән дә әһәмиятле», – диләр.  
/Фото район мәгариф идарәсеннән алынды. 


Нет комментариев