Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Максатым – һәр көнне файдалы итеп үткәрү

«Авыл җирлеге башлыгы стратег булырга, халык белән аңлашып эшли белергә тиеш. Заманча авыл инфраструктурасы белән матур, шуңа өстәп, безнең авыл табигатьнең гүзәл почмагында урнашуы белән дә күпләрне үзенә тарта. Ә иң мөһиме, авыл кешеләре белән ямьле ул», – ди Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗева. Авыл башлыгының эшчәнлеге, кеше белән мөгамәлә кылу рәвеше, гомумән, яшәеше шушы сүзләргә сыйган да беткән кебек... 

Авыл – олы бер гаилә 
– Фәридә Әгъләҗева гомере буе үз җирлегебез халкына хезмәт итә. Район пенсия фондында баш белгеч, аннары җитәкче булып эшләгән елларында хакимият бинасында авылдашларын күрсә туктап исәнләшә, хәл-әхвәлебезне белешә, проблемабызны уңай хәл итүдә кулыннан килгәнчә ярдәм итә иде. Гомумән, ул «мин җитәкче» дип бервакытта да дистанция сакламый. Гадилеге, ярдәмчел булуы белән халык күңелен яулады. Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач барыбыз да сөендек», – ди Гөлсем Ибәтуллина.  
Ташкичү, Кызыл Байрак, Мусабай-Завод авылларында теркәлеп 1 мең кеше яши. Соңгы елларда шәһәрнекеләр дә бирегә тартыла – йорт-җир сатып ала, өйләр сала. Шуңа да бу җирлектә теркәлмичә яшәүче халыкны исәпләсәң, һич арттырусыз тагын 1 меңгә якын. Һәммәсенең үз көе, үз җае дигәндәй. Озак еллар шәһәрдә яшәп, пенсиягә чыккач авылга кайтучыларның үзенә хас таләпләре булса, гомер буе шушы җирлектә гомер иткән һәм хезмәт куйган авыл халкының тормыш-яшәешкә үз карашы. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр авылның үз холкы, үзенә генә хас гадәтләре бар. Һәммәсенең күңеленә ачкыч табу авыл җирлеге башлыгының хикмәт белән мөгамәлә кылуыннан тора. Фәридә ханым исә халык белән уртак тел табып эшләвен гади генә аңлата: «Шәхси тормышымда да, эшемдә дә гел яхшы кешеләр очрап тора. Ирем – гаилә тоткасы, ышанычлы терәгем, эшемнең четерекле булуын аңлый һәм кулыннан килгәнчә һәрвакыт ярдәм итә. Тормыш – имтихан йорты, кайвакыт кешегә авыр сынау килә. Үз җирлегеңдә яшәгән кешегә килгән бәла-казага битараф калмыйсың – ярдәм итүнең төрле ысулларын уйлыйсың. Авыл олы бер гаилә кебек бит ул. Менә шул зур гаилә белән идарә итү өчен Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирә. Җирлегебездә КФХлар да уңышлы гына эшләп килә. Раушан Гайниев крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү өчен җир биләмәләре кирәклеген әйткәч, халык белән җыелыш үткәрдек, үзара киңәшләштек һәм, уртак фикергә килеп, законга нигезләнеп, арендага җир бирдек. Авыл җирлегендәге КФХ җитәкчесе Фирдәвес Бикмөхәммәтов байтак кешене эшле итте. Фермерлар үзләрендә эшләгән кешегә хезмәт хакын тиешенчә итеп, үзвакытында биреп баралар. Басу-кырларыбызда шаулап иген үсә, мал азыгы өчен үсемлекләр үстерелә икән – авыл җирлеге башлыгының да, халыкның да күңеле тыныч. Кыскасы, бездә яшәр, эшләр өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Авылны төзекләндерү, инфраструктураны үстерү буенча айлык, еллык планыбыз бар. Максатым – һәр көнне файдалы итеп үткәрү. Авылны яшәтү буенча дәүләт программалары бар, менә шуларны да кулдан ычкындырасы килми. Хакимияттә уздырылган киңәшмәләр, авыл җирлекләрендә уздырылган семинарлар, төрле чаралар безнең өчен дәрес. Бер-беребездән өйрәнәбез, тәҗрибә алмашабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы.  

«Эшеннән китә генә күрмәсен!»
Кешенең статусына, дәрәҗәсенә карамыйча, һәркем белән яхшы мөгамәләдә булганга күрә халык Фәридә Әгъләҗевага ышаныч белдереп: «Без аны кирәк урында хупларга әзер, эшеннән китә генә күрмәсен!» – диләр һәм соңгы елларда җирлектә башкарылган эшләр хакында сөйлиләр. Мисал өчен, Кызыл Байрак авылында су башнясын алыштыргач, халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Ташкичү авылы зиратындагы картайган, олы агачларны кисеп каберстанны чистарту эшләре башкарылган. Мусабай-Завод авылындагы ике зиратка да койма тотылган. Быел Мусабай-Завод авылының Киров урамына асфальт юл салынган. Кичләрен авыл урамнарындагы баганаларда балкып утлар кабына. Янгын сүндерү машинасы кайтарылган. Авыл җирлеге башлыгы халык белән уртак тел таба белгәнгә, үзара салым акчасын җыюны йөз процентка үтәп, тормыш-яшәешләрен уңайлы итү өчен байтак эш башкарылган. 
– Авыл чишмәләре белән ямьле. Фәридә бу яктан да зур эш башкара – чишмәләребез төзекләндерелә. Өйләргә су кергән булса да, чишмәләрнең челтерәп агып торуы күңелгә рәхәтлек бирә, чәйләребез дә тәмле була, – ди ярты гасыр элек шушы авылга килен булып төшкән Гөлсәрия Халикова.  
Җирлекнең Кызыл Байрак авылы урман эченә сыенып утыра. Район Сабантуе әнә шунда уздырыла. Биләмәләр авыл җирлеге башлыгының һәрвакыт күз уңында.
– Авылны чиста-пөхтә тоту өчен үзем үрнәк күрсәтәм. Оныгым белән перчатка киеп, пакет тотып чүп-чар җыеп йөрдек. Бу, беренчедән, оныгыма тирә-якны чиста тоту дәресе булса; икенчедән, авыл халкы җитәкче үрнәгенә иярә – чисталыкны сакларга тырыша. Гади генә кебек тоелган тормыш ваклыклары да кеше өчен сабак. Тормыш-яшәеш һәрвакыт җай гына, бер агымда гына бармый. Кайвакыт, уйламаган җирдән, чишелмәстәй тоелган проблемалар килеп чыга. Менә шунда аеруча сабырлык сорала. Әнием Зәкия Нурмөхәммәт кызы Зарипова озак еллар халык белән эшләде, матди яктан зур җаваплылык соралган эштә хезмәт куйды. Олы яшьтә булуына да карамастан, апамны да, мине дә күз уңында тота – эшебез белән  кызыксына, файдалы киңәшләрен бирә. Әтиебез Әхмәт гомере буе авылда механизатор булды. Йомшак күңелле әтиебездән яшерен серебез булмады. «Киңәшле эш таркалмас» ди халык, тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге авылдашларның фикеренә, киңәшләренә колак салам. Тормыш иптәшем Марат – «Мелиоводстрой» оешмасында мелиоратив системаларны эксплуатацияләү буенча әйдәп баручы инженер булып эшли. Гаиләдә, туган-тумача арасында һәм хезмәт урынында абруйлы. Кызыбыз Инзилә белән киявебез Айрат, улыбыз Илдар, оныгыбыз өчен җан атып тора, – дип тормышыннан, эшеннән канәгать булуын белдерә Фәридә ханым. 

Күршелек – олы хак
Күрше туганыңнан якынрак була, диләр. Бу сүзләрнең асылы ярдәмчеллек, авырлык килгәндә бер-береңә иңеңне кую һәм бер-береңнең серләрен белү белән аңлатыла, чөнки сөенечең булса да, көенечең булса да, туганың килеп җиткәнче күршең йөгереп керә.
– Күршеләрдән һәрвакыт уңдык, шәһәрдә яшәгәндә дә, туган авылымда да күршеләрем туганнарым сыман якын булды, – ди Фәридә ханым.
Күршелек районда эшләүче башка авыл җирлеге башлыклары белән, бигрәк тә, хатын-кыз җитәкчеләр белән ихластан тәҗрибә алмашып, киңәшләшеп эшләүдә дә чагыла.
– Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаган көннән үк Фәридә Әгъләҗеваның ярдәмен тоям. Ул еш кына төпле киңәшләрен бирә. Фәридә Әхмәтовна үз эшен биш бармагы кебек белә. Зирәк, төптән уйлап эш итә торган кеше булуы белән дә күпләргә үрнәк. Аннары шунысы да бар – ул гади, эчкерсез. Шуңа халык аны ярата. Фәридә Әхмәтовнаны остазым дип саныйм, – ди Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина.  

Хезмәт кешесенең кадере булырга тиеш
Тукай районы пенсия фонды идарәсендә утыз ел эшләү дәверендә Фәридә Әгъләҗева авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакыннан пенсия фондына үзвакытында тиешле күләмдә акча күчереп баруларын тәэмин итү максатыннан җирлектәге колхоз-совхоз рәисләре, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр белән һәрдаим аңлату эшләре алып бара. Бу гамәле кеше аз пенсия белән калмасын дигән изге нияттән чыгып эшләнгән. Шуңа да бүгенге көндә дә Фәридә Әгъләҗевага ихластан рәхмәт белдерүчеләр адым саен очрап тора.
– Авыллар буйлап та күп йөрергә туры килде ул чакларда. Бүген шул эшемнең уңай нәҗтиҗәсен күреп сөенәм. Воҗданың белән килешеп яшәү күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Фәридә ханым.  
Дүрнәкәй – зур инәй!
 –  Без биш килен. Дүрт килендәшем дә миңа – олы киленгә «дүрнәкәй, зур инәкәй» дип дәшә. Бу – актанышлылар телендә хөрмәткә лаек кешегә әйтелә торган матур сүз. Килендәшләрем – булышчыларым, аларны кыз туганнарым кебек күрәм. Каенанам – зирәк. Биш киленнең үзара дус-тату булуы аның хикмәтле булуыннан да тора дип уйлыйм. Биш ир баланы ипле, тәрбияле итеп үстергән ананың үрнәк алырдай яклары күп. Олыгайган көнендә балалары игелеген күрү – ана өчен иң зур бәхет. Шундый бүләккә лаек булганлыгын аңлый, шөкер итә белә Гөләмдия әниебез. Мин аңа бианай итеп тә карамыйм: беренчедән, үз әнием кебек күрәм; икенчедән, иптәш кызым кебек тә ул – серләребез килешә, – дип каенанадан да уңуына сөенечен белдерә. 
Фәридә ханым килендәшләренә тормыш-яшәешнең һәр өлкәсенә карата хәерле-файдалы киңәшләрен бирә. Актанышта төп йортта гаиләләре белән җыелышалар, күмәкләшеп эшлиләр һәм күңелле итеп ял итәләр. 
Фәридә ханым эшендә дә, гаиләсендә дә һәм нәсел-нәсәбендә дә абруйлы. Аның белән исәпләшәләр, киңәшләшәләр. Ул чын-чынлап акыллы стратег та, халык белән хакимият арасында ипле эш алып баручы дипломат та, оста психолог та.  

 / Фото Мусабай-Завод авыл җирлегеннән алынды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев