Ирек Таңы авылының терәге
Почтальон – халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Берара районыбыз җирлегендәге кайбер авылларда бу юнәлештә кадрларга кытлык булды – почта бүлеге башлыгы, хат ташучылар җитмәде. Бу безгә – басма массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә зур зыян салды. Алтыннан бәһале булган кадерле вакыт сарыф ителгән һәм күп хезмәт куеп дөнья күргән газетаның үзвакытында укучыга килеп ирешмәвенә борчылдык. Икешәр вазыйфаны үз иңенә алган фидакарьләр аркасында быел хәл бераз уңай якка үзгәрде. Бу, күп очракта, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче кешенең хат ташучы хезмәтен алып баруы белән дә бәйле.
Иске Абдул җирлегенә кергән Ирек Таңы авылы табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Авыл үзе дә, табигать белән ярыша-ярыша, купшылана бара – биредә йорт, каралты-куралар төзек, матур. Бакча, җир кишәрлекләре каралган. Халкы шундый аның – пөхтәлекне, тәртипне яратучан һәм бай күңелле.
Ирек Таңы авылында җәмгысе 38 хуҗалык исәпләнә. Ләкин барысында да ел әйләнәсе кеше яшәми. Кайбер йортларның ишеге ял көннәрендә, кайсыларында елның җәй фасылында гына ачыла. Ә менә утызга якын йортта учак сүнми, тәрәзәләрендә утлар балкып яна. Алар елның-елында «Якты юл» газетасына языла.
– Халык газета-журнал укырга ярата бездә. Левашовода мин почтальон булып эшли башлаган елларда җиде кеше теркәлеп яши иде. Хәзер өчәү генә калды. Үзем хезмәт күрсәткән Ирек Таңы һәм Левашово авылында яшәүче өлкәннәрнең тормыш-яшәешкә кагылышлы гозерләрен үтәргә тырышам. Олыгайган кешенең әздән дә күңеле була, юктан да хәтере кала бит ул, – ди почтальон һәм авыл кибетендә сатучы булып эшләүче Айсылу Кәримова.
– Равил – кәләшеннән, ә аның әти-әнисе Зөлфирә белән Мөнәвир Кәримовлар киленнән уңды. Авылда яшь гаилә барлыкка килүгә бик сөенгән идек. Тора-бара бу шатлыгыбыз икеләтә артты – Айсылу ипле килен булуы өстенә, һөнәри вазыйфасын яхшы итеп башкаруы белән авыл халкы арасында хөрмәт казанды. Шунысын да әйтәсебез килә, нәкъ бер ел элек Иске Абдул авыл җирлегендә хезмәт куючы почтальоннар Гөлсинә Кыямова белән Зөлфия Шиһапова хакында язган идегез (Зөһрә Вәлитова мәкаләсе). Бу почтальоннар отпускага киткәндә, авырып больничный алганда Айсылу аларны алыштыра. Кыскасы, ул бар эшкә дә өлгерә. Аңардан башка авылыбызда тормыш-яшәешне күз алдына китереп булмый.
Авыл кибете – өлкән яшьтәге кешеләрнең очрашу урыны да. Кибеткә көн саен Мерәстән кайнар ипекәй килеп тора.
– Без сугыш чоры балалары. Авыр елларда ипекәйнең хуш исен тоймаган чакларны искә алып, күпереп пешкән күмәч белән сыйланабыз. Кемгә ни-нәрсә кирәк, сатучыга әйтәбез – заманча итеп әйтсәк, заказ бирәбез, Айсылу барысын да кайтара. Кибеттә азык-төлеккә кытлык юк, кышкы зәмһәрир салкында помидор, кыяр һәм җылы якта гына үсә торган җимешләр белән сыйлану мөмкинлеге дә бар. Кибет киштәсе көндәлек кирәк-ярак, ашамлык белән тулып тора. – дип сөйли Гатифә Гәрәева. – Пенсия, субсидияләрне көне-сәгате белән китерә, төрле түләүләрне башкара, кибеткә йөри алмаган кешегә ипи-сөтен дә китереп бирә, – дип әңгәмәгә кушыла Рәсимә Зыятдинова.
– Мин үзем дә кече авылда – Хуҗида туып-үстем. Теләнче-Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллыда 68нче училищеда сатучы һөнәрен үзләштердем. Аннары Чаллыда кибеттә сатучы-кассир булып эшләдем. Шул чорда Равил белән таныштык. Ул күрше авыл егете булып чыкты. Өйләнешкәч Ирек Таңына, әти-әниләр янына – төп йортка күчеп кайттык. Килен булып төшүемә озакламый егерме ел була. Равил белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Улыбыз Марат автомеханика техникумында, кызыбыз Алсу Иске Абдул мәктәбендә 10нчы сыйныфта укый, кечкенә Алинә бабакае янында, өйдә. Авылда яшәвебезгә сөенәм. Иң мөһиме – гаиләдә татулыкның булуы дип уйлыйм. Бу яктан да бәхетем булды, биемем бик яхшы кеше иде, сүзгә килгәнебез булмады, – ди Айсылу.
– Аның биеме Зөлфирә озак еллар сатучы булып, каенатасы Мөнәвир гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйды. Зөлфирә үзе дә каената-каенанасына килен хезмәте күрсәтте. Бу нәселнең матур традициясен Айсылу белән Равил дәвам итә. Менә шунысы аеруча сөенечле. Айсылу – авылның терәге. Ирек Таңы халкын бер гаилә сыман тота, – диләр беравыздан авыл өлкәннәре.
Халкыбызда «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигән мәкаль бар. Аксакаллар киңәшен тотып яшәүче яшь гаилә – милләтнең дә терәге ул.
/ Зәрия Вәлиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев