Игелек кыл!
Янәшәңдә кемнәр, нинди шартларда яши – кызыксын, битараф булма. Күңел күзең белән кеше кайгысын күрә бел. Аларның моң-зарларын ишетә бел. Күңел канатларыңны җәй дә, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм ит. Булган байлыгыңнан өлеш чыгар. Районыбызда дүртенче ел уздырыла торган «Игелек кыл!» хәйрия марафонының төп максаты – менә шул. Сөенечкә, мәрхәмәтле кешеләр җирлегебездә байтак. Юмартлар ярдәмен үзләрендә тойган кешеләр игелек кылучыларга рәхмәтле.
Бала – бәгырь җимеше
Кеше туу – зур могҗиза. Бала тууны ата-ана көтеп ала, сәламәт булып дөньяга килсен дип изге теләкләрен тели. Ни кызганыч, кайвакыт нарасый бик зур авырлыклар белән туа һәм... сәламәтлеге ягыннан катлаулы проблемалары да була.
Бала тудыру йортында баласын күп газаплар белән дөньяга китергән Язилә Гыйләҗева сабыеның исән-сау тууына шатлана. Кызының бөтен аркасы тулысынча җөйле миң булуын күргәч тә югалып калмый – медицина көчле, табиблар ярдәм итәр дип үзен юата.
– Кызым 4,5 килограмм авырлыкта, 57 см булып туды. Бик авырлык белән таптым. Врачлар, балаң үлә, диделәр, ә кызым исән-сау туды. Әмма бөтен аркасын чөгендер төсендәге җөйле миң биләп алган иде. Ул шеш булып чыкты. Дөресен әйтим, диагнозын белгәч йөрәгем жу итте. Алай да: «Иң мөһиме, бала исән, бу авырлыкны җиңәрбез!» – дип уйладым. Менә әкренләп чирне җиңә барабыз, шешкә каршы бик нык көрәшәбез. Санкт-Петербургта сабыема катлаулы операция ясалды, тернәкләндерү процедуралары үттек. Операция ясату 1 миллион сумга төште. Әле бит аның юлы, ашау-эчү, торак өчен түләүләре дә бар. Бу чыгымнарны үзең генә күтәреп булмый, – дип сөйли Яңа поселогында яшәүче Язилә Марат кызы. –Районда үткәрелә торган «Игелек кыл!» хәйрия марафонында җыелган акчадан кызыма операция ясату өчен 100 мең сум акча күчерделәр. Бу зур ярдәм булды. Аннары, авыр язмышка дучар булганнарга битараф булмаган кешеләр дә акчалата ярдәм иттеләр.
Бу катлаулы хәлдән ялгызың гына чыгулары ай-һай авыр. Кыен вакытта иң зур терәгем гаиләбез, туганнар, дус кызларым, поселок халкы, район пенсионерлар һәм инвалидлар оешмасы булды. Районда уздырыла торган «Игелек кыл» хәйрия марафоны – җирлегебездә изге күңелле кешеләрнең булуын раслый торган чара. «Изгелек җирдә ятмас» ди халык. Авыру сабыйларның, аларның аяныч хәлен көне-төне күреп, үз йөрәге аша уздыручы аналарның хәленә керүче кешеләргә рәхмәтем иксез-чиксез.
Чиргә каршы көрәш дәвам итә. 2022 елның 27 январенда Санкт-Петербургта Айшага тагын катлаулы операция ясатачакбыз. Монысында да изге күңелле кешеләр безгә ярдәм кулы сузар дип өметләнәбез, – ди яшь ана.
Якты дөньяга килгәндә үк авыр диагноз белән туган Айша Гыйләҗева – зиһенле, бик сөйкемле, матур бала. Аны балалар бакчасындагы төркемдәшләре дә, тәрбиячеләр дә, поселок халкы да бик ярата.
– Җәйләрен, елгада коенганда, балалар мәйданчыгында уйнаганда кызымның гайре табигый аркасын күрсәләр дә кешеләрнең гайрәте чигеп караганын сизгәнем булмады. Балама кешеләр сокланып карый. Безнең тирә-ягыбыздагы кешеләр мәрхәмәтле. Рәхмәт сезгә, кешеләр, – ди Язилә ханым.
Бала – бәгырь җимеше. Бала – ана өчен иң кадерле кеше. Сабыен терелтү өчен көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә башкарырга тырышучы анага ярдәм кулын сузу – һәр кешенең изге бурычы.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Инсан авырлыклар белән сынала
Хезмәт сөйгән кеше, күп очракта, алны-ялны белми эшли дә эшли. Гомер буе шулай йөгереп йөрербез сыман тоела шул безгә. Сосновый Бор поселогында яшәүче Виталий Батыршин да гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, 35 ел буе «Кама-Бекон»да ветеринария табибы булып эшләгән. Дуңгызларның кешеләргә хас булган байтак авырулар белән чирләве хакында да сөйләп алды ул.
– Алар, бигрәк тә, үпкә чиреннән җәфа чигәләр. Күп төрле авыруларга бирешә торган хайван булганга, аларны гел күзәтеп, карап торырга, дәваларга кирәк. Авыр булса да, зарарлы эш булса да, хезмәтемне яратып башкардым. Шулай булмаса, гомеремнең күп өлешен терлекләр сәламәтлеге сагында торуга багышлар идеммени?! Ни кызганыч, соңгы дистә елда сәламәтлегем аеруча нык какшады – тын алуы авырлашты.
2011 елда аеруча каты авырдым – үпкәмдә шеш булуы ачыкланды. Онкология больницасында катлаулы операция кичердем. Шунысы сөенечле, ул уңышлы булды. Шулай, чагыштырмача әйбәт кенә яшәп ятканда, вирус аяктан екты. Хроник авыруы булган кешене бик тиз «каптырып» ала бит ул. Быел бу чир ныклап торып «якамнан тотты» – суларга да ирек бирмәде. Табиблар кислород аппараты алырга киңәш итте.
Районның пенсионерлар һәм инвалидлар оешмасына кислород аппараты сорап мөрәҗәгать иттек. «Игелек кыл!» хәйрия акциясендә җыелган акчадан миңа да өлеш чыгардылар – кислород концентраторы сатып алдылар һәм өйгә китереп бирделәр. Иртән торгач та шул аппарат аша сулыйм. Тәүлегенә берничә тапкыр шушы аппарат аша сулау процедурасын башкарам, хәл кереп, яшиселәр килеп китә. Район җирлегендә яшәүче мәрхәмәтле кешеләргә «Игелек кыл!» хәйрия марафонында катнашулары өчен һәм шушы чараны уйлап тапкан һәм үткәргән җитәкчеләргә рәхмәт. Игелекле чара дәвамлы булсын! – ди хезмәт ветераны.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Кайсыгызның кулы җылы?
Ильбухтино авылында көн күрүче Елена Берсенева да «Игелек кыл!» хәйрия марафонында катнашкан юмарт күңелле кешеләргә рәхмәтен белдерә. Егерме яшеннән үк диабет чиреннән интегүче Елена Павловнаның җиде-сигез ел элек күзләре дә күрми башлаган. Шушы катлаулы, зәһәр чир аркасында табиблар аның бер аягын кисәргә мәҗбүр булган. Инвалид креслосында, кеше ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче ханым күңелен төшермәскә тырышып яши. Ана кеше улы Матвейның аякка басканын, өйләнеп тормыш иткәнен күрергә тели. Күзләре күрмәсә дә, күңел күзе белән ул баласының кәефен чамалый.
Кече Шилнәдә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач Яр Чаллы сәүдә-кулинария колледжында укый башлаган Матвейга әле 16 гына яшь. Яшүсмер иртә белән Яр Чаллыга укырга киткәнче әнисенә кирәк-ярак булган әйберләрне әзерләп калдыра. Көндез телефоннан берничә тапкыр авыру әнисенең хәлен белә. Шимбә-якшәмбе өй җыештыра, ашарга әзерли. Без килеп кергәндә ул кухняда төшкелеккә үзләренә аш-су әзерли иде.
Еленаның бертуган апасы Зинаида Павловна – бу гаиләнең төп таянычы.
– 2016 елда сеңлемнең күзләре күрми башлады. Ярты ел элек бер аягыннан да мәхрүм калды. 16 мең сум пенсия акчасына ни рәвешле яшәмәк кирәк? Инвалид ана белән колледжда укучы ир баланың барлык кереме – шул пенсия акчасы. Матвейның әтисе яшел еланны дус иткән кеше, аңардан алимент та, башка ярдәм дә көтеп булмый. Менә шундый шартларда, елына 50 мең сум акча түләп, Матвейны укытырга тырышабыз. Шәһәр белән ике арада йөргәндә транспортка түләргә, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, күп төрле медикаментлар, ризык, кием-салым да искермичә тормый, анысын да алырга – барысына да акча кирәк. Ярый әле районда «Игелек кыл!» хәйрия акциясен оештыра башладылар. Шул фондтан акча бүлеп күп кенә инвалидларга кирәк-яраклар алып бирәләр. Еленага да ортопедик матрац белән карават алдылар. Караваты да, матрацы да бик уңайлы булып чыкты. Аннары, гаиләбез өчен кадерле кеше – авылыбыз фельдшерына аеруча рәхмәтлебез. Шулай ук Тукай үзәк больницасында эшләүче врачларга рәхмәт – һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торалар. Авылда фельдшер – иң кирәкле, иң кадерле кеше. Эш сәгате белән генә хезмәте тәмамланмый аның. Кайчан гына чакырма – йөгереп килеп җитә. Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле кешеләр, – ди апалы-сеңелле Елена белән Зинаида Павловналар.
Кеше – табигать баласы. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрнең, инвалид коляскасында утыручыларның да саф һавага, ишегалдына чыгасы килә. Кошлар сайравын, агачлар шаулавын тыңлыйсы килә. Ләкин тәүлекләр буе өйдә, тәрәзә аша гына дөньяны күрүчеләр һәм күрүдән мәхрүм булганнар өчен күп вакытта бу хыял гына булып кала. Елена да, аны тәрбияләп-карап торучы бертуган апасы Зинаида да коляска белән ишегалдына чыгу өчен пандус булуын телиләр. Бәлки әле пандус ясап бирүче игелекле кеше табылыр. Бәлки... Ильбухтино, Олы һәм Кече Шилнә авылларында хәлле тормышта яшәүчеләр байтак бит.
Елена Берсеневаның йорты Ильбухтино авылы чиркәве каршында гына. Диндәшләре шушы гаиләнең тормыш-яшәешен белешеп, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырлар дип ышанасы килә. Бер-беребезнең хәленә кереп, ярдәмләшеп яшәгәндә генә тормыш авырлыкларын җиңәргә була бит ул.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев