Алена Фазылова автор яңалыклары
-
«Меркурий» системасы: булышамы, комачаулыймы?
Республикада, Россиянең бар территориясендәге кебек, электрон ветеринария системасы гамәлдә. Ул – Меркурий системасы, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең сыйфатын раслый торган белешмә кәгазе. Аннан башка сату рөхсәт ителми. Районның продукция җитештерүчеләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу системага ике ел элек күчә башлады. Кош-корт, терлек итләре, сөт, йомырка hәм бал белән сәүдә итү «Меркурий» нигезендә алып барыла. Әлеге системага карата фикерләрне без авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә өйрәндек.
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Түрдә – 2020 ел. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Авыл урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә...
-
Дәвамлы марафон
Тукай районында инвалидлар декадасы кысаларында чираттагы хәйрия марафоны узды. «Игелек кыл» дип аталган мондый чара беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Марафон изге күңелле, сәламәт райондашларыбызны җыйды, алар шулай итеп мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулын сузды. Фондка 3 млн сум акча тупланды. Әлеге акчаларны ел дәвамында сәламәтлекләре чикле булган, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ярдәм итү өчен тоттылар. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән оешкан игелекле чара дәвамлы булып чыкты. Быел 13 декабрь көнне икенче мәртәбә хәйрия марафонына инвалидлар hәм шәфкатьле иганәчеләр, җитәкчеләр, район хакимияте хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, спортчылар, төзүчеләр, дин әhелләре, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр җыелды. Алар янәдән үзләренең олы йөрәкле, киң күңелле, бердәм булуларын күрсәтте. Игелекле гамәл нәтиҗәсендә районның инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче хәйрия фондына 2 млн сумнан артык акча тупланды.
-
Авылда – каз өмәләре
Район авылларында каз өмәләре гөрли. Калмиядә яшәүче Галиәхмәтовлар гаиләсендә дә каз өмәсе бәйрәмчә төс алды.
-
Ришвәтчелеккә – юк
Районда бу көннәрдә коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында очрашулар, конференцияләр һәм башка төрле чаралар уза. Аларда район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрдәнов hәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин катнаша. Алар ришвәтчелеккә каршы үз карашыңны формалаштыру һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү бурычларын гамәлгә ашыру максатларында район хакимияте хезмәткәрләре белән әңгәмәләр алып бара, мәктәпләргә чыгып, укучылар белән дә очраша.
-
Район яңалыкларын белмичә ничек эшләргә?
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, күркәм традиция буенча, коллективлары белән 2020 елның беренче яртысына «Якты юл» газетасына язылуны оештырды. Язылу өчен алар, һәрвакыттагыча, почтальонны үзләренә чакырдылар.
-
Ярдәм итүдән син дә читтә калма
Бер ел элек Тукай районында район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен «Игелек кыл» хәйрия фонды оешкан иде. Шушы көннәрдә аның чираттагы утырышы узды.
-
Намуслы яшик
1 ноябрьдән 20сенә кадәр мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге «Намуслы яшәргә кирәк!» дигән конкурс игълан ителгән иде. Бәйгене район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. 26 ноябрьдә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Новотроицкое авылы мәдәният йортында җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Фельдшерларга ярдәмгә – интернет
Районда социаль әһәмиятле объектларны, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын интернет челтәренә тоташтыру буенча актив эш башланды. Ул милли проектны тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Районның дүрт ФАПы югары тизлекле интернет ярдәме белән эшли.
-
«Якты юл» – тугры дустым
Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз район тормышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Без, үз чиратыбызда, газетаның даими укучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән аралашып, басылып чыккан мәкаләләр турында фикер алышабыз, газета эчтәлеге буенча аларның тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Кайбер укучыларыбыз авылларда газетага язылуны оештырырга ярдәм итә, «Якты юл» турында хәтта шигырьләр иҗат итүчеләр дә бар. Район газетасының аларның тормышларында уйнаган ролен күрү, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч. Шушы көннәрдә без Иштирәк авылында даими укучыбыз Асия ханым Метшинада кунакта булып кайттык. Без килгән көнне аңа Түбән Кама шәһәреннән бертуганнарыНурия белән Наҗия апа да кайтканнар иде. Кайнар чәйләр эчеп, өстәл артында алар белән бергәләп газета турында сөйләштек.
-
Чехов, Булгаков... hәм Габриелян?
Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алу чарасы узды. Талантлы каләм иясен хөрмәтләү кичәсе күңелләрне кузгатты. Язучылар Тукай районы халкының Фәннүр Сафинны хөрмәтләвеннән, аның исемендәге премия булдыруыннан, яшь каләмчеләр бәйгесе нәтиҗәсеннән канәгать калды. «Серле каләм» районкүләм иҗат бәйгесенең «Шигърият» номинациясе җиңүчеләре арасында Комсомолец мәктәбе укучысы Карен Габриелян да бар.
-
Тукай районында – әдәбият форумы
15 ноябрь көнне районда якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның якты истәлегенә багышланган «Җырымда юатырмын» дигән әдәби-музыкаль чара узды. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Районга республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре килде. Данил Сәләхов, Факил Сафин, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Рәшит Бәшәр, Шәмсия Җиhангирова, Алмаз Хәмзин, Рубис Зарипов, Фоат Садриев, Марс Яhудин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин hәм башкалар. Алар район буенча сәяхәт кылып, мәктәпләрдә укучы балалар белән очраштылар. Мәртәбәле кунаклар Яңа Бүләк авылында халкыбызның мәшhүр җырчысы Илhам Шакиров музеена да тукталдылар. Очрашу Новотроицкое авылы мәдәният йортында якташыбыз Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган әдәби фестиваль белән тәмамланды. Анда «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Һөнәрләре – участковый
17 ноябрь көнне полиция участок вәкаләтлеләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тукай районы иминлеге сагында торучы хезмәткәрләр дә әлеге бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Аларның тынгысыз хезмәте зур хөрмәткә лаек. Мәгълүм булганча, районның эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республикада лидерлар рәтендә. Монда урыннарда җинаятьчелекне булдырмау өстендә эшләүче полиция участок бүлеге вәкаләтлеләренең хезмәте зурдан. Бәйрәм уңаеннан без полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илназ Байдугановка берничә сорау бирдек.
-
«Агрокөч»: бер адым алга!
«Агрокөч» – Идел буенда әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе. Холдинг бөртекле һәм техник культуралар үстерү, кабул итү, саклау һәм эшкәртү, терлекчелек, кошчылык, шикәр һәм сөт продукциясе җитештерү, шулай ук әзер продукцияне сату, авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтү предприятиеләрен үз эченә ала. Холдинг структурасына Татарстан территориясендә урнашкан 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә. Шул исәптән Тукай районы предприятиеләре дә.
-
Җыеннардан читтә калма!
Башка еллардан аермалы буларак, үзара салым җыю программасына катнашу мәсьәләләре буенча референдумнар быел бары тик дүрт урында – Бәтке, Кече Шилнә, Мусабай Завод hәм Кнәз авыл җирлекләрендә генә узачак. Калганнарында әлеге программада катнашуга кагылышлы җыеннар үтә. Авыл халкы аларда үзара салым күләмен билгели, аны нинди максатларда тотарга кирәклеге турында карар кабул итә. Мондый эшлекле очрашу Калмия авыл җирлегенә караган Кырныш авылында да узды.