Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Меркурий» системасы: булышамы, комачаулыймы? 

Республикада, Россиянең бар территориясендәге кебек, электрон ветеринария системасы гамәлдә. Ул – Меркурий системасы, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең сыйфатын раслый торган белешмә кәгазе. Аннан башка сату рөхсәт ителми. Районның продукция җитештерүчеләре, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу системага ике ел элек күчә башлады. Кош-корт, терлек итләре, сөт, йомырка hәм бал белән сәүдә итү «Меркурий» нигезендә алып барыла.  Әлеге системага карата фикерләрне без авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә өйрәндек. 

Бүген Татарстан Республикасында җитештерелә торган итнең 37 проценты Тукай районына туры килә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә hәм шәхси хуҗлыкларда 5 миллионнан артык кош-корт, 16 меңгә якын мөгезле эре терлек һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлек исәпләнә. Терлекләр һәм кош-кортлар барысы да ветеринарлар күзәтүе астында. Мал табиблары төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары үткәрә. Аны «Меркурий» системасына да терки. 
– «Меркурий» бердәм системасы узган елның 1 июленнән кертелде. Аннан барлык хуҗалык итү субъектлары, логистика компанияләре – мал азыгы, терлек, бал корты тотучылар, балык hәм алардан ясалган продукция җитештерүчеләр һәм сатучылар файдаланырга тиеш. Анда продукциянең кайда һәм кайчан җитештерелүе, сыйфат күрсәткечләре турында сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә мәгълүмат туплана. Сатуга чыгарылган берәр товарның кимчелеге табылган очракта, без тиз арада продукциянең кайсы җирлектә hәм нинди чималдан ясалганын, кайсы кибетләргә озатылганын белеп, кулланучыларга хәбәр итә алабыз. Шул рәвешле чир таралуына юл куелмаячак. «Меркурий» системасы Россия территориясендә тулысынча үз көченә керде. Быелдан Белоруссия Республикасы да, «Меркурий»га тоташып, әлегә ит продукциясе белән эшли башлады. Чит илләрдән кергән барлык продукция дә шулай ук «Меркурий» системасында теркәлә. Тулаем алганда, әлеге система продукция җитештерүдән башлап кибеткә кадәр тулысынча тикшереп hәм күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, – дип аңлата Тукай районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Сөнгатуллин. 
«Меркурий» бердәм системасында теркәлү түләүле түгел. Халык өчен отышлы ягы – сыйфатсыз, фальсификацияләнгән азык-төлек сәүдә нокталарына чыгарылмый. 
Районның крестьян-фермер, шәхси ярдәмче hәм эре хуҗалыклары, кибетләр, складлар, кафе-рестораннар, хәтта ашханәсе булган дәваханә, мәктәп, балалар бакчалары да әлеге системада теркәлгән. 
Үз хужалыгында ит, сөт hәм бал продукциясе җитештерүчеләр ярминкәдә фәкать шушы ветеринар сертификатлар нигезендә сәүдә итә. Әлеге системага карата аларның фикерләр нинди?
Тимофеевлар гаиләсе Борды авылыннан килгән. Быел алар 325 баш каз, 25 баш мөгезле эре терлек үстергәннәр. Терлек үстерү өчен хуҗалыкларында барлык шартлар булдырылган. Пай җирләрендә мал азыгы үстерәләр. Сыйфатлы азык ашаган малның ите дә тәмле була, диләр фермерлар. 
– «Меркурий» системасында теркәлүнең бер кыенлыгы юк. Тукай районы ветеринария берләшмәсенә яки авыл җирлегенең ветеринар табибына гариза гына язасы. Электрон системага күчү эшне җиңеләйтте. Элек документлар кәгазь вариантта, ике төрле формада иде. Хәзер исә барысы да электрон рәвештә алып барыла. Малны суйгач, Түбән Суыксу ветеринария участогыннан белешмә алабыз. Итнең сыйфаты тикшерелеп, аңа махсус тамга куела. Сатуга hәрвакыт яңа суелган ит алып чыгабыз. Ярминкәдә катнашучы буларак, безгә бу процедура бушка ясала, – ди Георгий Тимофеев. 
Күршедәге сәүдә ноктасында Иске Җирекле авылыннан Борисовлар гаиләсе үзләре җитештергән дуңгыз итен сата. Ярминкәгә 120 кг ит белән чыкканнар. Килосы 220 сумнан. 
– Электрон документ эшне гадиләштерде. Ярминкәдә сәүдә итү өчен «Меркурий» бердәм системасының ветеринар белешмәләре булу шарт. Тәкъдим ителгән hәрбер түшкәгә аерым ветеринар документ кирәк. Быел күрше-тирә төбәкләрдә Африка дуңгыз чумасы авыруы теркәлү очраклары булды. Шөкер, мондый күңелсез хәлләр безне әйләнеп үтте. Бу Тукай районында ветеринар күзәтү тиешле дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәседер дип уйлыйм, – ди Василий Борисов. 
Байбүләк авылыннан Төхвәтуллиннар гаиләсе 25 елдан артык умарталык белән шөгыльләнә. Умарталыклары урман арасында, басулардан читтә, экологик яктан чиста урыннарда урнашкан.
– Без дә «Меркурий» системасында теркәлдек. Менә инде ике елга якын шуның белән эшлибез. Ел да ветеринар участок табибы умарталыкны тикшерә. Иртә яздан үлгән кортлар лабораториядә тикшерелеп, бал экспертиза үтә. Бал татлы нигъмәт кенә түгел, ул күпләгән авырудан дәва. Шулай ук ул гомергә җитәрлек сәламәтлек, энергия чыганагы диләр. Без халыкны чиста ризык белән тәэмин итәргә тиеш, – ди Рәмилә Төхвәтуллина.
– Ветеринар документ сатучыларның hәрвакыт кул астында. Шуңа күрә мин итне тыныч күңел белән алам, – ди ярминкәгә килгән сатып алучы Илшат Кавиев.
– «Меркурий»ның җитештерүчеләр эшчәнлегенә тискәре йогынтысы юк. Киресенчә, ул аларга ярдәм генә итә. Безнең хезмәткәрләр өчен дә кулай. Тәкъдим ителгән ризыклар сыйфатлы hәм экологик яктан чиста булырга тиеш. Ветеринар сертификатлар булу шушыны исбатлый, – ди Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль инспекциясе бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев