Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Агрокөч»: бер адым алга!

«Агрокөч» – Идел буенда әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе. Холдинг бөртекле һәм техник культуралар үстерү, кабул итү, саклау һәм эшкәртү, терлекчелек, кошчылык, шикәр һәм сөт продукциясе җитештерү, шулай ук әзер продукцияне сату, авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтү предприятиеләрен үз эченә ала. Холдинг структурасына Татарстан территориясендә урнашкан 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә. Шул исәптән Тукай районы предприятиеләре дә.

Әлеге холдинг – район икътисадының терәге. Мисал өчен, кош ите җитештерү буенча «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, кош итен эшкәртү буенча «Агрокөч. Чаллы МПК» ҖЧҖ,  инкубация йомыркаларын җитештерүче «Тукай племрепродукторы» ҖЧҖ, инкубация йомыркаларыннан чебешләр чыгаручы «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ кебек комплекслар моңа дәлил. Бүгенге көндә «Агрокөч» холдингы Россиянең иң эре җир биләүчеләре исәбенә керә. Әйтик, җир милке күләме республиканың Азнакай, Зәй, Сарман, Минзәлә, Түбән Кама, Мөслим һәм Тукай районнарында 330 мең гектардан артып китә. Холдинг предприятиеләре югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә 10 меңгә якын кеше хезмәт куя. Аларны шушы көннәрдә «Агрокөч» холдингының авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган чарасында зурладылар. 
Чараны «Агрокөч» холдингының директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев ачты. Ул холдинг хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, республика агросәнәгать комплексында югары күрсәткечләргә ирешүләрен билгеләп үтте. Район, шәhәр җитәкчеләренә бердәм команда булып эшләгән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
– 20 елга якын бергә эшлибез. Сез булдырасыз, эшли беләсез. Сез hәрвакыт «Агрокөч» холдингына тугры каласыз, республиканың күпкырлы юнәлештә эшли торган районнарында матур итеп икмәк үстерәсез. Эшегез – җаваплы. Иген үстерү hәркемнең кулыннан килми, әмма бар күңелне биреп халыкны ризык белән тәэмин итәбез, – диде чыгышында Илшат Шәех улы. 
«Агрокөч» холдингының генераль директоры Светлана Барсукова да әлеге сүзләрне куәтләде. Холдингның эшчәнлегеннән ул канәгать. «Кайбер хезмәткәрләр компаниябез оешканнан бирле хезмәт куя. Елдан-ел авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате көнен билгеләп үткәндә бәйрәм түрендә аларны күрү зур куаныч», – диде Светлана Геннадьевна.
Быел Тукай районы республикада җыеп алынган икмәк күләме hәм гектарыннан алынган уңыш буенча лидер. Тукайлылар 175 мең тонна ашлык җыйды. Монда Агрокөч» компаниясе хезмәткәрләренең өлеше саллы.
– «Агрокөч» холдингы составында 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе. Аларда ресурсларны янга калдыра торган югары технологияләр кертелгән. Холдинг республиканың терлекчелек тармагын да әйдәп бара. Компания республикада барлык сөт күләменең 5,5 процентын җитештерә. «Агрокөч» холдингының бер «Чаллы-Бройлер» предприятиесе генә дә 120 мең тоннадан артык кош ите җитештерә. «Агрокөч» холдингына керүче оешмалар Россия агросәнәгать комплексында да лаеклы урында. «Чаллы-Бройлер» предприятиесе кош ите җитештерүчеләр арасында россиякүләм лидер. «Зәй шикәре» заводы Россиядә шикәр комын җитештерү буенча алдынгылар сафында. Орлык заводына тиңнәр юк. Комбикорм заводы республика һәм Идел буеның төбәкләрен катнашазык белән тәэмин итә, –  диде бәйрәмдә катнашучы Татарстан  Республикасы премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Ул коллективка иң җылы тәбрикләү сүзләрен юллады. Министрның тагы бер теләге – «Чаллы-Бройлер» предприятиесендә халәл продукциянең ассортиментын тагын да киңәйтү. Чөнки аңа ихтыяҗ зур. 
Марат Җаббаров «Агрокөч» холдингының генераль директоры Светлана Барсукованы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең укладчик-упаковщигы Илһамия Дәүләтшинага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. «Чаллы элеваторы» ААҖнең технология цехы начальнигы Фәһим Хәбибуллин РФ Авыл хуҗалыгы министргының Рәхмәт хатына ия булды. «Тукай племрепродукторы» ҖЧҖ операторы Гөлгенә Фәрхетдиновага, «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ операторы Валентина Константиновага, «Агрокөч. Чаллы МПК» ҖЧҖнең ит ярымфабрикатлар җитештерүчесе Рәүзилә Хуҗинага Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның мактау кәгазьләре бирелде. Бу көнне залда утыручы 50ләп авыл хезмәтчәне бүләкләргә ия булды.

Рәфкать Бильданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев