Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фельдшерларга ярдәмгә – интернет

Районда социаль әһәмиятле объектларны, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын интернет челтәренә тоташтыру буенча актив эш башланды. Ул милли проектны тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Районның дүрт ФАПы югары тизлекле интернет ярдәме белән эшли.

Районда 56 фельдшер-акушерлык пункты бар. Аларда пункт җитәкчесе, фельдшер hәм шәфкать туташлары хезмәт куя. «Җирле» табиблар көндә авылларда халык сәламәтлеген кайгырта. Пунктларда интернет челтәрләре булу аларның эшләрен җиңеләйтергә тиеш.
Иштирәк авылы ФАПы авылның үзәгендә, капиталь ремонтланган мәктәпнең беренче катында урнашкан. Бинасы чиста, җылы, матур. Иштирәклеләрнең сәламәтлеге өчен фельдшер Гөлназ Сираева җаваплы. Ул яшь белгеч. Тукай районына юллама буенча килгән. Табиб авылда вакытлыча торак белән дә тәэмин ителгән, булдырылган шартлардан ул канәгатьлеген белдерә.
– Мин тумышым белән Башкортстаннан. Анда дәваханәләр интернет челтәренә күптәннән тоташкан. Тиз дә, уңайлы да. Тукай районында, гомумән, Татарстанда да җитәкчеләр зур эшкә алынган. Интернет ул олы мөмкинлекләр бирә. Иштирәк авылы зур, яшәүчеләр саны 500дән артык. Халык медицина ярдәме сорап көн дә килә. Күпчелек мөрәҗәгать итүчеләр өлкән яшьтәгеләр. Кан басымы, шикәр авыруы белән авырыйлар. Моңарчы мөрәҗәгатьләрне кулдан язып, район үзәк дәваханәсенең операторына илтә идек. Ул үз чиратында аларны «ТР электрон сәламәтлек саклау» бердәм дәүләт мәгълүмат системасына кертеп бара. Хәзер исә пунктка интернет кушылгач, бу эшне үзебез дә эшли башлаячакбыз. Кәгазь эше азая, электрон документлар әйләнеше кертелә, – дип сөйли Гөлназ Сираева. 
Үзәк дәваханәнең өлкән фельдшеры Оксана Ступникова да интернет авыл фельдшерлары белән тыгыз элемтәдә торырга ярдәм итәчәк дип фикерли. «Безнең заманда интернетсыз булмый инде», – ди.
Яңарыш технологиясе пациентларга үз торак пунктларыннан чыкмыйча гына белгечләрдән тиешле ярдәм алырга да мөмкинлек бирер дип көтелә. Шулай ук авыл фельдшерларының да мөмкинлекләре арта. Алар авыручыларны табибларга электрон чиратка яздыра алачак, документлар, белгечләргә юлламалар бирү дә җиңеләя. Ә иң мөhиме, җирле медицина хезмәткәрләре интернет аша үзәк район дәваханәләре белгечләреннән консультацияләр дә ала алачак, дип саный районның баш табибы урынбасары Наилә Гессер.
Интернет бүгенге көндә Мәләкәс, Югары Байлар hәм Комсомолец авылларының фельдшер-акушерлык пунктларында кертелгән. Киләчәктә заманча уңайлыклар калган ФАПларда да булдырылачак.
Сүз уңаеннан, быел Иске Җирекле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Киләсе 2020 елда районда федераль hәм республика программалары кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре дәвам итәчәк. Мондый объектлар Иске Дөреш, Борды, Мусабай-Завод авылларында hәм Нефтебаза поселогында сафка басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев