Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район яңалыкларын белмичә ничек эшләргә?

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, күркәм традиция буенча, коллективлары белән 2020 елның беренче яртысына «Якты юл» газетасына язылуны оештырды. Язылу өчен алар, һәрвакыттагыча, почтальонны үзләренә чакырдылар.

Район басмасына шулай бердәм булып язылу традициясен берләшмәне 2003 елдан 2017 елга кадәр җитәкләгән Әнсәр Әбделманов керткән. Ул эшләгән чорда хезмәткәрләрен район тормышы белән кызыксынырга, төп хәбәрләр чыганагы булган «Якты юл» газетасын укырга, аны эштә кулланырга өнди торган булган. Коллектив бүген дә Әнсәр Әхәтовичны зур хөрмәт белән искә ала, аның hәрбер киңәшен истә тотып эшли. 
– Районның ветеринария берләшмәсендә 15 ел эшлим. Үзем шәhәрдә яшәсәм дә, район газетасына язылмый калганым юк. Район яңалыкларын да белмичә ничек эшләргә кирәк?! Әйе, заманалар үзгәрә. Күп вакытны интернет челтәрендә үткәрәбез. Шуңа да карамастан, газетаның басма вариантын да, электрон вариантын да укыйм, – ди лаборант-бактериолог Яна Родимушкина. 
Секретарь Инга Латыйпова hәм мал табибы Лениза Сәхәпова – берләшмәдә быел гына эшли башлаган хезмәткәрләр. Икесе дә Яр Чаллы шәhәрендә яшиләр. «Якты юл» газетасына язылуны алар да мөһим дип саный.
– Тукай районы басмасына беренче тапкыр язылдык. Киләсе яңа елны аның белән танышудан башлыйбыз. Хезмәттәшләребез газетаны эчтәлеге буенча бай дип сөйли. Аның битләрендә үзебезгә кирәкле мәгълүматны табарбыз дип ышанабыз, – диләр Инга белән Лениза. 
Берләшмәнең ветеринар табибы Илья Архипов исә газетага икенче тапкыр язылган. «Безнең эш маллар сәламәтлеге белән бәйле. Эре хуҗалыклар, крестьян-фермер hәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында хәбәрдар булу мөhим. Республикадагы, якын-тирә өлкәләрдәге авыл хуҗалыгы вәзгыятен дә өйрәнү кирәк. Шуның өчен басма матбугатка язылам», – ди ул. 
Теләнче Тамак авыл җирлегенең ветеринария участогы җитәкчесе Рәмис Минвәлиев «Якты юл» газетасын инде күптәннән алдыра. Газетаны яратып укый. Тик аны борчыган бер мөhим сорау бар. «Газетага ел да язылабыз. Ләкин аны өйгә вакытында тиешенчә алган гына юк. Авылда почта бүлеге бар, ә анда эшләүче почтальон юк. Бу сорау хәл ителсен иде», – дип тели ул.
Әйе, матур традицияләрне саклап, бердәм коллектив булып эшли районның ветеринария берләшмәсе. Аның җитәкчесе Ленар Хәйбуллин да моңа зур игътибар бирә. Матбугатка язылу чоры җитүгә бар хезмәткәрләрне «Якты юл» газетасына яздыру чарасын оештыра. Алга таба да хезмәттәшлек дәвамлы итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев