Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында – әдәбият форумы

15 ноябрь көнне районда якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның якты истәлегенә багышланган «Җырымда юатырмын» дигән әдәби-музыкаль чара узды. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Районга республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре килде. Данил Сәләхов, Факил Сафин, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Рәшит Бәшәр, Шәмсия Җиhангирова, Алмаз Хәмзин, Рубис Зарипов, Фоат Садриев, Марс Яhудин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин hәм башкалар. Алар район буенча сәяхәт кылып, мәктәпләрдә укучы балалар белән очраштылар. Мәртәбәле кунаклар Яңа Бүләк авылында халкыбызның мәшhүр җырчысы Илhам Шакиров музеена да тукталдылар. Очрашу Новотроицкое авылы мәдәният йортында якташыбыз Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган әдәби фестиваль белән тәмамланды. Анда «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Әгәр исән булса, райондашыбыз, олуг каләм иясе Фәннүр Сафинга быел 71 яшь тулган булыр иде. Күренекле шагыйрь 1948 елда Тукай районы Күзкәй авылында туган. Үзенең кыска гына гомере эчендә шагыйрь берсеннән-берсе эчтәлекле шигырьләр язып калдырырга өлгергән. Аның тирән хисләр белән сугарылган иҗаты халык күңелендә әле бүген дә яши. Мәктәпләрдә узган очрашуларда әдипләр аның иҗатына тирән тукталды. 
– Якташым Фәннүр белән без яхшы таныш идек. Аның белән телевидениедә бергә эшләдек. Ул лирик шагыйрь, гаҗәеп тыйнак, сабыр кеше иде. Шагыйрь мәңгелеккә китеп барды, тик иҗат мирасы һаман күңелләрне җылыта, – дип уй-фикерләре белән бүлеште язучы сатирик, ТР язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Хәмзин.
Каләм ияләре бу очрашуны, гомумән, әдәбият, халык, тел язмышы турында фикер алышу мөмкинлеге итеп кабул итте. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән язучылар Тукай районы халкының талантлы якташларын шулай хөрмәтләвен хуплады. 
– Без шундый заманда яшибез, шәхесләребез онытыла бара. Тукай районы җитәкчеләре бик игелекле эшләргә алынган. Фәннүр Сафинны болай зурлап искә алу чарасы күңелемә бик кыйммәт, якын. Чөнки без аның белән бер төркемдә укыдык. Лекцияләрдә бергә утыра идек. Мин аның ижатына шаhит булдым. Кайчан карасаң да шигырь яза иде ул. Университетны тәмамлагач та дуслыгыбыз югалмады. Әле аның истәлеге дә саклана миндә – кул сәгате. Студент чагында алышкан идек. Гаҗәп, шул кадерле истәлек әле hаман да эшли. Әгәр дә киләчәктә Тукай районында Фәннүр Сафинга багышланган истәлекле музей ачылса, мин аны шунда тапшырырга әзер. Фәннүр Сафин – ул чынлап та бөек шәхес, милләтебезнең лаеклы улы ул. Яшерен-батырын түгел, республика күләмендә ул тиешенчә искә дә алынмый торгандыр. Аның каравы, якташлары, Тукай районы халкы аңа дан жырлый. Ел саен аның исеме белән бәйле иҗат бәйгесе оештыра. Бу эш дәвамлы булсын иде, – дип чыгыш ясады шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиhангирова. 
«Күзәтүем буенча, кайда әдәбиятка hәм сәнгатькә игътибар бар, шунда икътисад та үсештә. Тукай районында да соңгы ике елда әдәбиятка аеруча тартылу сизелә. Хезмәттә дә сынатмыйлар. Быел Тукай районы республикада икмәк җыю буенча беренче урынга чыкты. Фәннүр Сафин исемен мәңгеләштерү, әлбәттә, куанычлы хәл. Шуны да онытмыйк, аны зурлап без үзебезне дә күтәрәбез, рухыбызны сәламәтләндерәбез. Фәннүр Сафин кебек зур шәхесләр алар «сүнми», менә бүген дә Тукай районына аның күпме иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары җыелган. Алар сагынып килгәннәр. Бүген Тукай районы җирлегендә туган тагын бер бөек шәхес – Илhам абый Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә дә булдык. Аның исемен мәңгеләштерү өчен монда да зур эшләр эшләнгән. Аның музее, әлбәттә, дәүләт статусын алырга тиеш, минемчә», – дип уртаклашты «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Мәшhүр җырчы Илhам Шакировның музеенда алган тәэсирләре белән ТРның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла да бүлеште.
– Авыл җирендә мондый зур мәйданлы, экспонатларга бай булган музей оештыру – изге эш. Илhамның илhам чишмәсе биредән башлана. Яңа Бүләк аның газиз туган җире. Бөтенесе дә әйбәт, тик безнең әдипләр җырчының сыныннан канәгать калмады. Илhам Шакировка охшамаган ул. Шуңа күрә аны яңадан ясатырга кирәк дип уйлыйм. Мин ышанам, бу музей халкыбыз арасында бик популяр булачак. Без аны югалтуыбызны еллар үткәч күбрәк аңлаячакбыз, – диде ул.
– Без Круглое Поле поселогында мәктәп укучылары белән очраштык. Балалар туган телдә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, шуңа бик сөендем. Тукай районында әдәби чаралар еш үткәрелә башлады, без монда hәрвакыт чакырулы. Әдәбият-сәнгать кешеләренә шулай хәерхаһлы булганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтлебез, – ди шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова.
Мондый әдәби тантанага узган ел нигез салынды. Шагыйрь Фәннүр Сафинның 70 еллыгы уңаеннан Тукай районы хакимияте Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә Фәннүр Сафин исемендәге премия булдырды. Ул рухи кыйммәтләрне саклау, әдәби традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү максатын күздә тота. Бу премия конкурс нигезендә югары сәнгатьле, иҗтимагый-әһәмиятле әсәр авторларына бирелә.
– Без бу чараны оештырганда әдәбиятны күтәрү, телебезне hәм гореф-гадәтләребезне саклау турында уйландык. Шул рәвешле яшь буында халкыбызга карата мәхәббәт, горурлану хисләре уятасы килде. Быел районыбызда өч көн дәвамында «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Анда республикабыздан hәм чит илләрдән 150 хатын-кыз катнашты. Без аларга үзебезнең халкыбызга тугрылыклы булып яшәвебезне күрсәттек. Күптән түгел Яңа Бүләк авылында Илhам абый Шакировны искә алу фестивален уздырдык. Аның рухы шат булсын дип зур көч куеп оештырдык бу чараны. Бүген менә Фәннүр Сафин иҗатына багышланган тантаналы әдәби чараны үткәрәбез. Балалар әдәбиятка тартылып, аның белән кызыксынып үсәргә тиеш, әлеге юнәлештә сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырудан читтә калып булмый. Алда безне районда Муса Җәлил укулары көтә. Ышандырып әйтәм, болар дәвамлы чаралар, – дип ассызыклады район башлыгы Фаил Камаев. 
Фаил Камаев сәхнәдән Фәннур Сафин исемендәге премиянең быелгы лауреатларын игълан итте. Аларның берсе – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Хәмзин. Икенчесе – әдәбият, мәдәният үсешенә өлеш керткән райондашыбыз Рубис Зарипов. Бу көнне районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы игълан иткән «Серле каләм» иҗади бәйгесенең җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. 36 укучы ике номинациядә бәяләнде. 
– Мәртәбәле бәйгедә көч сынашкан яшь каләм ияләре, аларның иҗаты күнелләрдә якты тойгылар уята. Аларны күрә, үстерә белү hәм ярдәм итү безнең бурыч, – диде тантананы оештыручыларның берсе, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов. Ул бу уңайдан балалар өчен аерым премия булдырырга ярдәм итәргә ышандырды.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев