Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәм итүдән син дә читтә калма

Бер ел элек Тукай районында район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен «Игелек кыл» хәйрия фонды оешкан иде. Шушы көннәрдә аның чираттагы утырышы узды. 

Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Галимҗан Зарипов соңгы утырыш карарлары буенча хисап тотты. Алар буенча тагын тугыз кешегә ярдәм күрсәтелгән. Аннары район хәйрия фондына килеп ирешкән 10 яңа гариза буенча чыгыш ясады. 
Беренчесе Круглое Поле поселогында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераныннан. Ул икенче группа инвалид. Аңа кыйммәтле дарулар сатып алуда ярдәм кирәк. 
Икенче мөрәҗәгать Олы Шилнәдә яшәүче 12 яшьлек инвалид баланың ата-анасыннан. Баланың сәламәтлеге чикле, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Ул өй шартларында хәрәкәтләнер өчен спорт җиhазына hәм махсус юрганга мохтаҗ. 
Биклән авылыннан урын өстендә ятучы 95 яшьтәге беренче группа инвалид та фондтан ярдәм сорый. «Ул утыра да алмый, хәрәкәтләнми дә. Функциональ кровать hәм матрац кирәк иде», – диләр туганнары.
Чираттагы гариза – «Татарстан» совхозы поселогыннан. Биредә икенче группа инвалид яши. Ул тонометр hәм глюкометр сатып алуга мохтаҗ.
Кнәз авыл җирлегендә яшәүче, урын өстендә ятучы 80 яшьлек инвалидка да ярдәм кирәк. Күптән түгел аның йорты янган. Ул әлегә кызында гомер кичерә. Хәйрия фондыннан инвалид функциональ кровать hәм матрац сатып алу өчен матди ярдәм өмет итә.
Күгәш авылында гомер итүче инвалид күзләрен дәвалау чыгымнарын каплауны сорый. Табиблар юлламасы буенча ул дәвалау курсларын елга ике тапкыр узарга тиеш.
Бәтке авылында яшәүче инвалидка да ярдәм кирәк. Аның өе янган. Авылда яңа йорт җиткезер өчен хәйрия фондына төзелеш материалларын сатып алырга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.
Сосновый Бор поселогында яшәүче инвалид тонометр алуда ярдәм сорый. 
 Чираттагы мөрәҗәгать Биклән авылыннан. Биредә тумыштан сәламәтлеге чикле инвалид бала яши. Ул үз гомерендә берничә катлаулы операция кичергән. Аңа тиздән чираттагы операция билгеләнгән. Чыгымнарны каплауда фондтан ярдәм кирәк. Аңа икенче көнне үк акча күчерелде.
Соңгы гариза Куады авылында яшәүче 32 яшьлек беренче группа инвалидтан. Ул кресло-коляскага мохтаҗ. Авыл урамнарында йөрер өчен аңа махсус тәгәрмәчлесе кирәк. Тик аның бәясе гаилә өчен бик кыйммәт. «Моңарчы үзебез сатып алдык, хәзер мөмкинлегебез юк. Ярдәм итә алсагыз, бик рәхмәтле булыр идек», – диелгән гаризада.
Комиссия әгъзалары барлык гаризаларга аерым тукталып, hәр мөрәҗәгать буенча фикер алышты. Алар тугыз очрак буенча бертавыштан уңай карар кабул итте. Соңгы ситуацияне ныклап өйрәнеп, кабаттан караячаклар. 

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Тукай районында «Игелек кыл» марафоны эшли. Аның кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәркем 3443 кыска номерына смс белән акча җибәреп ярдәм итә ала. 
Моның өчен 3443 номерына ТУКАЙ сүзе язылган SMS-хәбәр җибәрергә һәм пробел аша иганә суммасын күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, «ТУКАЙ 100 сум». Рөхсәт ителгән ярдәм күләме – 15 мең сумга кадәр. 
Әлеге акчалар авыр тормыш хәлендәге якташларыбыз өчен тотылачак. 3443 номерына SMS җибәрү бушлай. Кәрәзле элемтә операторы абонентыннан комиссия алынмый. Бу хезмәт МТС, Билайн, Мегафон, Tele2 абонентлары өчен гамәлдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X