4 декабрь 2019 яңалыклары
-
Тизлек арттыралар
Бәтке авылындагы «Магнит» кибетеннән акча түләмичә генә ашамлыклар алып чыкканнар, Круглое Полега кайтучы автобуста 20 яшьлек пассажирның кәрәзле телефонын урлаганнар, Новосибирск шәһәренә юл тотучы йөк машинасыннан товар алып киткәннәр, «Ордиушка» һәм «Лукоморье» бакчачылык ширкәтләрендә чит милеккә кул сузганнар. Бу турыда атналык киңәшмәдә оператив мәгълүматта хәбәр ителде.
-
Наркотиклар темасына
«Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова мәктәп директорлары белән очрашты.
-
Ярдәм итүдән син дә читтә калма
Бер ел элек Тукай районында район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен «Игелек кыл» хәйрия фонды оешкан иде. Шушы көннәрдә аның чираттагы утырышы узды.
-
Яңа елны бүләк белән каршылыйк!
2020 елга аяк басарга бик аз вакыт калып бара. Яңа ел алдыннан без райондашларыбыз өчен чираттагы бәйгене игълан итәбез. «Ишегалдындагы иң матур чыршы» дип атала ул. Әлеге бәйгедә кем тели, шул катнаша ала. Ул өй алдында, йорт тирәсендә, балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениесе, оешма-предприятиеләр биләмәсендә бизәлгән чыршы булырга мөмкин. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, без бу конкурска катнашучылардан бизәлгән чыршы фотосы һәм бер минутлык видео көтеп калабыз. Бизәлгән чыршы турында сез үзенчәлекле итеп видеода сөйләргә тиеш. Кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Конкурска эшләрне бары тик yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтага кабул итәбез. Фото һәм видеоларны 24 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә редакциядә булачак.
-
Рәхмәт хатына лаек булды
Балалар һәм яшүсмерләрнең ял итү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен район «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү педагогы, Калмия мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Вәлиевка ТРның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Көтелгән светофор
Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлы кисешкән урында светофорлар эшли башлады. Юл хәрәкәтен җайга салучы объект республика программасы кысаларында төзелгән. Аның заказчысы – «Главтатдортранс» компаниясе. Бу участок проблемалы – юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннардан санала. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне сорап машина йөртүчеләр берничә ел дәвамында төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттеләр. Мәсьәләнең хәл ителүенә алар бүген бик шат.
-
Район башлыгыннан бүләк
Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Фаил Камаев Иске Җирекле авылында яшәүче күп балалы Борисовлар гаиләсендә булды.
-
Игелеккә тагын бер адым
Һәр көн саен дөньяга төрле авырулар белән сабыйлар туа. Сау-сәламәт кешеләр дә көтмәгәндә бәхетсезлеккә юлыгып сәламәтлекләрен югалта. Ни кызганыч, андыйларның саны көннән-көн арта... Мондый кешеләргә hәрчак кайгырту һәм җәмгыять тарафыннан игътибар кирәк. 3 декабрь – халыкара инвалидлар көне. Ул районда декада буларак үтәчәк. Районкүләм беренче чара Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагеренда узды. Бу көн бәйрәм түгел, әмма сәламәтлекләре чикле кешеләрне хөрмәтләү, зурлау, аерата игътибар бирү hәм кулдан килгәнчә ярдәм итү чарасы.
-
«Син бит татар кызы!»
Иң зур җиңү – үз-үзеңне җиңү, ди «Татар кызы-2019» финалында Татарстан данын яклаган Алия Әхмәтова.
-
Тукай районының Октябрь-Бүләк авылында котыру чире буенча карантин бетерелде
Хайваннар авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай вакыт узды.