Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа елны бүләк белән каршылыйк!

2020 елга аяк басарга бик аз вакыт калып бара.  Яңа ел алдыннан без райондашларыбыз өчен чираттагы бәйгене игълан итәбез. «Ишегалдындагы иң матур чыршы» дип атала ул. Әлеге бәйгедә кем тели, шул катнаша ала. Ул өй алдында, йорт тирәсендә, балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениесе, оешма-предприятиеләр биләмәсендә бизәлгән чыршы булырга мөмкин. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, без бу конкурска катнашучылардан бизәлгән чыршы фотосы һәм бер минутлык видео көтеп калабыз. Бизәлгән чыршы турында сез үзенчәлекле итеп видеода сөйләргә тиеш. Кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Конкурска эшләрне бары тик yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтага кабул итәбез. Фото һәм видеоларны 24 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә редакциядә булачак. 

Бәяләү критерийларына килгәндә, беренче чиратта чыршыны бизәү үзенчәлегенә игътибар биреләчәк. Сәнгатьчә матур итеп бизәкләү, утлар белән бизәү дәрәҗәсе, чыршы урнашкан җирлекне матурлау (боз шәһәрчекләре, кардан ясалган фигуралар, таучыклар), инновацион якын килү, видеоязманың бирелеше бәяләнә. Җиңүчеләрне махсус комиссия билгеләячәк. Бәя биргәндә Инстаграм челтәрендәге фото-видеоларыгыз өчен бирелгән тавышлар саны да исәпкә алыначак. Җиңүчеләр «Йорт ишегалдындагы иң матур чыршы», «Балалар бакчасындагы иң матур чыршы», «Мәктәп биләмәсендәге иң матур чыршы», «Медицина учреждениесе биләмәсендәге иң матур чыршы», «Оешма-предприятие биләмәсендәге иң матур чыршы», «Мәдәният үзәге биләмәсендәге иң матур чыршы» номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Катнашыгыз, үз сәләтегезне күрсәтегез. Сездән фотолар һәм видеолар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев