Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелеккә тагын бер адым

Һәр көн саен дөньяга төрле авырулар белән сабыйлар туа. Сау-сәламәт кешеләр дә көтмәгәндә бәхетсезлеккә юлыгып сәламәтлекләрен югалта. Ни кызганыч, андыйларның саны көннән-көн арта... Мондый кешеләргә hәрчак кайгырту һәм җәмгыять тарафыннан игътибар кирәк. 3 декабрь – халыкара инвалидлар көне. Ул районда декада буларак үтәчәк. Районкүләм беренче чара Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагеренда узды. Бу көн бәйрәм түгел, әмма сәламәтлекләре чикле кешеләрне хөрмәтләү, зурлау, аерата игътибар бирү hәм кулдан килгәнчә ярдәм итү чарасы.

Бүген бездә 26 беренчел инвалидлар оешмасы бар. Районда 3008 инвалид яши. Узган ел аларның саны 2921 булган. Инвалидларның 397се беренче группа, 1040ы – икенче, 1417се өченче группа инвалид. 171е – физик мөмкинлекләре чикле балалар.
– Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә – ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга игътибар күрсәтү бик мөhим. Без алар белән бер җәмгыятьтә яшибез. Арада сәламәт кешеләрдән калышырга теләмәүче, тулы тормыш белән яшәргә теләүчеләр дә шактый. Без аларның сөенечләрен дә, көенечләрен дә уртаклашырга, ярдәм кулын сузарга тиеш. Районда шәфкатьле, мәрхәмәтле, риясыз кешеләр яши. Узган ел аларның ярдәме зур булды. Быел да мохтаҗларны кайгыртуны дәвам итик. Алар бу җәмгыятьтә үзләренең кирәклеген тойсыннар, – диде район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Галимҗан Зарипов.
Узган ел районда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган «Игелек кыл» хәйрия фондына 3 млн сум акча җыелды. Фонд ел дәвамында эшләде.
– 2019 елда 50 тукайлыга финанс ярдәме күрсәтелде. Ярдәмгә мохтаҗлар һәрдаим яклау тапты. Без дә булышмасак, тагын кем булышыр?! 13 декабрь көнне быел янәдән районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны узачак. Шулай итеп, һәркем физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм итә алачак. Җыелган акча инвалидларга медицина кирәк-яраклары алу, операцияләр ясату, дәвалану чыгымнарын каплау өчен тотылачак. Фондның эшчәнлеген район инвалидлар оешмасы каршындагы махсус комиссия күзәтә. Акчаның hәр тиене буенча хисап тотыла, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Ул һәр кешедән, аерата җитәкчеләрдән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата мәрхәмәтле булуларын сорады. Һәркемне «Игелек кыл» хәйрия марафонында катнашырга чакырды.
Инвалидларның мәнфәгатьләрен яклауда, аларның проблемаларын хәл итүдә күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен Фаил Камаев райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Мондый мәртәбәле бүләккә Мусабай Завод авыл җирлегенең беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәридә Фәрхетдинова, Калмия авыл җирлегенең беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчесе Нәзиф Кәшбелов ия булды. Иске Абдул авыл җирлегенең беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчесе Клара Хөсәеновага Мактау грамотасы бирелде. 
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен район инвалидлар оешмасының Рәхмәт хаты белән инвалидлар оешмасы президиумы әгъзасы Мулланур Вахитов, Түбән Суыксу авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы активисты Галина Семенова бүләкләнде.
Ел дәвамында хәйрия фондының эшчәнлеген күзәткән hәм аны районның бердәнбер матбугат чарасы «Якты юл» газетасында яктыртып барган газета хәбәрчебез Алена Фазылова да Рәхмәт хатына ия булды.
Инвалидлар декадасы районда 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында бәйрәм hәм спорт чаралары, әдәби кичәләр, түгәрәк өстәлләр, инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белү планлаштырыла. 

Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев