Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көтелгән светофор

Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлы кисешкән урында светофорлар эшли башлады. Юл хәрәкәтен җайга салучы объект республика программасы кысаларында төзелгән. Аның заказчысы – «Главтатдортранс» компаниясе. Бу участок проблемалы – юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннардан санала. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне сорап машина йөртүчеләр берничә ел дәвамында төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттеләр. Мәсьәләнең хәл ителүенә алар бүген бик шат. 

Рөстәм Хафизов, 
бакчачы:

– Мин утыз ел руль артында. Бу участоктан көн дә эшкә йөрим. Аны узу җайлы түгел иде, чөнки монда транспорт агымы көчле. Аеруча җәен бакчачылык сезонында. Сәгатьләп бөкеләрдә утырган вакытлар да күп булды. Шушы көннәрдә, шөкер, светофорны кабызганнар. Менә сөенеч! Безнең куркынычсызлыгыбызны кайгыртучыларга бар автомобилистлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.

 

Фәннур Фазылов, 
эшмәкәр:

– Зур эш эшләнгән. Чыннан да, проблемалы участок иде бит ул. Бу урында Әҗмәкәй авылыннан чыкканда ике юнәлеш буенча – шәһәр һәм Водозабор ягыннан килүче автомобильләргә юл бирергә кирәк. Күз алдыгызга китерегез – өзлексез агым! Шуңа күрә күпләр юл-транспорт һәлакәтләренә юлыга иде дә. Хәзер мондый күңелсезлекләр булмас дигән өметтә калам.

 

Людмила Литвинова, 
автоледи:

– Ниһаять, светофорлы булдык. Хәзер хәрәкәт җайга салыныр, кагыйдә бозучылар азрак булыр. Светофор машина йөртүчеләрне хәрәкәтнең артык тыгызлыгыннан азат итәчәк, юл һәлакәтләреннән саклаячак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев