Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тизлек арттыралар

Бәтке авылындагы «Магнит» кибетеннән акча түләмичә генә ашамлыклар алып чыкканнар, Круглое Полега кайтучы автобуста 20 яшьлек пассажирның кәрәзле телефонын урлаганнар, Новосибирск шәһәренә юл тотучы йөк машинасыннан товар алып киткәннәр, «Ордиушка» һәм «Лукоморье» бакчачылык ширкәтләрендә чит милеккә кул сузганнар. Бу турыда атналык киңәшмәдә оператив мәгълүматта хәбәр ителде. 

23-29 ноябрь аралыгында кеше үлеменә китергән һәм сәламәтлеккә зыян салган биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Яр Чаллы – Боерган юлында «Опель Астра» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнгән. Йөртүчесе бүген БСМПда.
Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «РЕНО» белән «Лада Гранта» бәрелешкән. 
26 ноябрьдә төнге сәгать 11дә Яр Чаллы – Зәй трассасында җәяүлене бәрдергәннәр. Кызганычка, ул медицина ярдәме килгәнче үк җан биргән. Җәяүлене бәрдерү очрагы «Татарстан» совхозы поселогында да теркәлгән. Әлеге җәяүле тротуар булган килеш машина юлыннан барган, йөртүче дә тизлек режимын сакламаган. Күп төрле имгәнүләр алган җәяүле больницага җибәрелгән. 
Йөртү стажы бер ел гына булган 23 яшьлек хатын-кыз Яр Чаллы – «Дубки» ял базасы юлында тизлек арттыру сәбәпле юл кырыена төшеп киткән. Шулай ук ул күпләгән җәрәхәтләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев