Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәвамлы марафон

Тукай районында инвалидлар декадасы кысаларында чираттагы хәйрия марафоны узды. «Игелек кыл» дип аталган мондый чара беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Марафон изге күңелле, сәламәт райондашларыбызны җыйды, алар шулай итеп мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулын сузды. Фондка 3 млн сум акча тупланды. Әлеге акчаларны ел дәвамында сәламәтлекләре чикле булган, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ярдәм итү өчен тоттылар. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән оешкан игелекле чара дәвамлы булып чыкты. Быел 13 декабрь көнне икенче мәртәбә хәйрия марафонына инвалидлар hәм шәфкатьле иганәчеләр, җитәкчеләр, район хакимияте хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, спортчылар, төзүчеләр, дин әhелләре, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр җыелды. Алар янәдән үзләренең олы йөрәкле, киң күңелле, бердәм булуларын күрсәтте. Игелекле гамәл нәтиҗәсендә районның инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче хәйрия фондына 2 млн сумнан артык акча тупланды. 

Хәйрия марафонына чакырылган кунакларның барысының да максатлары бер – авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузу. 
Фойеда үзенчәлекле күргәзмә эшли. Биредә сәламәтлекләре чикле кешеләрнең берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык кул эшләнмәләре hәм рәсемнәре тәкъдим ителә. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле балаларның сәйләннән ясалган эшләре яныннан кеше өзелми. Кунакларны скрипкада уйнап музыкантлар каршы ала. Марафон театральләштерелгән тамаша белән башлана. 
Бүген районда 3 меңнән артык инвалид яши. Ни кызганыч, шуларның 171е балалар. Чарага килгән кунакларның берсе – Әнисә апа Кашафетдинова. Ул Биклән авылыннан. Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, 2000 елда, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлеген югалткан.
– Сау-сәламәт булып яшәгән җиремнән тормыш миңа сынау әзерләгән... Юл hәлакәтенә очрап, баш миемә зыян килеп, инвалид булып калырмын дип кем уйлаган?! Күңел борчуларымны, йокламыйча үткәргән төннәремне үзем генә беләм... Шөкер, мин йөрим, хәрәкәтләнә алам. Намаз укыйм. Ә бит арабызда гомер буе урын өстендә ятучылар, кеше кулына калучылар ничаклы! Һәрберсе игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ. Район башлыгы Фаил Камаев игелекле эшне башлап җибәргән. Аек акыллы җитәкчеләр, иганәчеләр аны хуплаган. Фонд оешу – изге гамәл, мөhим эш. Аның эшчәнлеген ел буе күзәттем, – дип сөйли ул.
Район инвалидлар җәмгыте каршында эшләүче «Игелек кыл» хәйрия фонды ел дәвамында эшләде. Барлыгы 11 утырышта комиссия әгъзалары фондка килеп ирешкән 50 гаризаны карады. Мөрәҗәгатьләрнең 48е буенча уңай карар кабул ителде. Шулай итеп фонд физик мөмкинлекләре чикле тукайлыларның хәлен яхшыртырга ярдәм итте. Хәйрия фондыннан тотылган акчаларның hәр тиененә хәтле бүген «Игелек кыл» хәйрия фондының рәисе, район ветераннар hәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов хисап тотты.
– Узган ел хәйрия марафоны күпләрнең күңелендә якты эз калдырды. Шәхсән үземә дә ул зур тәэсир ясады. Шөкер, районда изге күңелле кешеләр яши. Алар ярдәме белән фонд оешып, авыр хәлдә калган, сәламәтлекләре чикле булган кешеләрдә яшәүгә өмет чаткысы кабызды. Фонд хисабыннан 1 млн 933 мең сум акча тотылды. Ул кыйммәтле дарулар, медицина җиhазлары hәм кирәк-яраклары сатып алуга, дәвалау хезмәтләре чыгымнарын каплауга, катлаулы операцияләр үткәрүгә, авыручыларга санаторийларга юлламалар алуга, аларның транспорт чыгымнарын каплауга, шулай ук балачактан инвалид булган, күптән түгел йорты янган якташыбызга төзелеш материалы алуга юнәлтелде. Бүген дә әлеге изге эшкә битараф калмыйк, игелекле гамәлләр кылыйк, – дип чыгыш ясады Галимҗан Сәетҗанович. 
Марафонга килгән кунаклар игътибарына районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә фонд хисабыннан күрсәтелгән ярдәм турында видеоязма тәкъдим ителде. Һәрберсенең үз язмышы, үз авыруы. Алар арасында Калмия авылында яшәүче Галиәхмәтовлар гаиләсе дә бар. Бүген алар да марафонга килгән.
– Улыбыз Адельгә 5 яшь. Ул үзенчәлекле бала, тумыштан куелган диагнозы – церебраль паралич. Табиблар юлламасы буенча, аңа Яр Чаллы шәhәрендә урнашкан «Риацентр»да биш тапкыр рефлексотерапия дәвалау курслары билгеләнгән. Бәясе бик кыйммәт. Беренчесен 2018 елда үз акчабызга үттек, быел мондый мөмкинлегебез булмады. Шуның өчен район хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Шөкер, безне кире какмадылар. Озак та көттермәделәр. Күптән түгел фонд ярдәме белән икенче тапкыр дәвалау сеансын үттек. Инде аның нәтиҗәсе дә бар: Адель сөйләшә башлады, җөмләләр төзи, көйсезлеге бетте, бала тынычланды. Менә балалар бакчасы белән дә тәэмин ителде. Район хәйрия фондына рәхмәтләребез чиксез, аның эшчәнлеге тукталмасын, – дип тели Адельнең әнисе Энҗе Галиәхмәтова. 
Кунакларга чираттагы видеоязма тәкъдим ителде. Аның аша сәламәтлекләре чикле кайбер райондашларыбызның хыяллары яңгырады.
Боерган авыл җирлегенең Колыш авылында яшәүче Илшат Зәйдиев тумыштан авыру. Шуңа да карамастан, Илшат көчле рухлы, ихтыярлы, актив, бик тә эшчән, тырыш hәм авыл җанлы кеше. Йорт хуҗалыгында ул зур ярдәмче. Балык тотарга да ярата, шөгыльләре күп. Илшат күптәннән ноутбук турында хыялланган. Бүген «Прибрежный» агросәнәгать комплексының директоры Илнар Салихов аның хыялын тормышка ашырды. Илшатның әнисе Гөлфинә Заhидовна мондый игътибарга күз яшьләрен тыя алмыйча канәгатьлеген белдерде.
Рамил Шәйхуллин Күзкәй авыл җирлегеннән. Ул коляскада гына хәрәкәтләнсә дә, заманнан калышмый. Интернет-платформалар белән кызыксына. Хыялын тормышка ашыру өчен Рамилгә яңа компьютер кирәк. Чакырылган кунаклар арасыннан «ГазСтройСервис» оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев әлеге техниканы аңа бүләк итте.
Кече Шилнә авыл җирлегенең Ильбухтино авылыннан Карина Шишмагаева церебраль паралич авырулы. Ул өй шартларында cәламәтлеген яхшырту өчен эллиптик тренажерга мохтаҗ. «Челны-Транс» оешмасы җитәкчесе Рафак Шәрәфетдинов әлеге җайланманы сатып алу өчен балага сертификат тапшырды. 
Иске Дөреш авылында яшәүче Әминә Адуллинага машинада йөрү өчен уңайлы автокресло кирәк. Кыз үзе марафонга килә алмаган, аның әнисе Эльвира ханыма «Каматранснефть» генераль директоры Рәдис Хашимов исеменнән әлеге креслоны сатып алу өчен сертификат бирелде. 
Сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев чыкты. Бүген ул күтәренке кәефтә, шулай да анда дулкынлану сизелә. 
– Минем өчен «Игелек кыл» марафоны аеруча мөhим чара. Минем аңа карата карашым бик җитди. Авыр чакларымда мин районыбызда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр белән еш очрашам. Алар белән аралашкач, күңелемдә рухи яктан җиңеллек сизәм, алар белән күрешү дөньяның бар мәшәкать-зарын оныттыра. Чөнки алар киң күңелле кешеләр, тормыштан канәгатьләр hәм, иң мөhиме, алар яшәүнең тәмен тоя беләләр. Һәр ел саен мин сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләнгән гаиләләрдә булам. Алар күп авырлыкларны кичергән, менә күп еллар шуның белән яшәүләрен дәвам итәләр. Аларга беренче чиратта якын кешеләренең сәламәт булуы кирәк. Сәламәтлекләре чикле кешеләр физик яктан да, рухи яктан да бик көчлеләр, алардан безгә үрнәк ала белү кирәк. Алар белән без бер районда яшибез, шушы районда эшлибез. Бу тормышта аларга карата аеруча игътибарлы булыйк, – диде ул.
Район башлыгы Фаил Мисбахович чыгышыннан соң район советы hәм хакимият хезмәткәрләре исеменнән 200 мең сум күләмендә ярдәм акчаларын хәйрия марафоны кассасына тапшырды. 
Сәхнәдән Тукай районы халкына hәрдаим зур хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен «Алтын йөрәкле кеше» исеме игълан ителде. Ул «Круглый стол» рестораны хуҗасы Валерий Чулаков.
– Валерий Александрович Тукай районында үз эшчәнлеген дә алып бара. Бүген ул чит илдә командировкада булу сәбәпле чарага килә алмады. Марафонның төп статуэткасы аңа соңрак тапшырылачак. Алга таба да аңа уңышлар телим, шушы зур мәгънәгә ия исемне йөртергә язсын. Барлык эшләгән яхшылыклары, күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт, – дип теләде аңа район башлыгы Фаил Камаев.
«Чаллы икмәге» генераль директоры Рафаэль Юнысов та Тукай районы чараларында еш катнаша. Сәясәт, икътисадый, социаль, мәдәни чараларның берсен дә калдырмый. Районның башлангычларын хуплый. Аның да районга ярдәме зурдан. Узган ел «Игелек кыл» хәйрия марафонында ул Бәтке авыл җирлегендә яшәүче ике инвалид балага велосипед бүләк иткән иде.
 – Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Берәү дә иртәгә нәрсә буласын белми. Бүгенге чараның әhәмияте – миhербанлык, кешене кеше итеп санау, мохтаҗ кешенең хәленә кереп, ярдәм кулын сузу. Бу сыйфатлар кешелеклелекнең иң зур билгесе. Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка hәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә алар хас. Алар районның аеруча катлаулы мәсьәләсен бергә хәл итә, аңа зур игътибар бирә. Өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалар аеруча игътибарга мохтаҗ. Тукай районында бу эш югары дәрәҗәдә куелган. Мондый игелекле адым дәвамлы булсын, – дип теләде Рафаэль Сөләйманович. 
Ул Иске Дөреш җирлегенең Салих Тукай авылында яшәүче инвалид балага финанс ярдәме күрсәтәчәген белдерде. «Баланың гаиләсе белән танышып, аларга киләчәктә ярдәм күрсәтергә ихтыяҗ булса, без булышырга әзер», – диде мәртәбәле кунак.
«Чаллы элеваторы» hәм «Чаллы-Бройлер» оешмалары да физик мөмкинлекләре чикле тукайлыларга ярдәм күрсәтергә сүз бирде. «Ярдәмгә мохтаҗ ике инвалидка акча күчерәчәкбез», – диде «Яр Чаллы элеваторы» ААҖ директоры Фәнис Газетдинов.
Район башкарма комитеты бүлекләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре hәм хезмәткәрләре дә сәхнәгә чыгып, «Игелек кыл» хәйрия фондына үз өлешләрен кертте. «Якты юл» газетасы коллективы инвалидларны киләсе яртыеллыкка район басмасына яздырды. Бу чарадан берәү дә читтә калмады. «Бүген сау-сәламәт булып, иртәгә үзең дә алар хәленә калырга мөмкинсең», – дигән сүзләр еш ишетелде арадан.
Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 2 млн сумнан артык акча җыелды. Әлеге акчалар 2020 елда ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең авыр хәлен җиңеләйтергә тотылачак. Махсус комиссия утырышы hәр мөрәҗәгать буенча карар кабул итәчәк. Хәйрия марафоны эшчәнлеге «Якты юл» газетасында hәрдаим яктыртылачак. 

Руслан Шәңгәрәев, 
РФ Пенсия фондының район буенча халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе:

– Тукай районында хәйрия фонды оешу кирәкле гамәл. Традициягә әверелүе куанычлы. Районда гына түгел, республикада, илебездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр яши. Аларга игътибар кирәк. Әлеге изге эш барлык ил территориясендә булсын иде дигән теләктә мин.

 

Ләйсән Шамилова, 
марафонда катнашучы:

– Тукай районы саваплы эш башкара. Сәламәтлеге чикле күпме кешегә ярдәм күрсәтелгән. Язмышыңа рәхмәтле булып, игелек кыла алсаң, мохтаҗларга аның шифасы тисә – бу дөньядагы иң зур бәхеттер...»

 

Ольга Селиванова, инвалид:
– Тукай районында физик мөмкинлеләре чикле hәм сәламәт кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтне күреп ихлас сөенәм. Инвалидларны игътибардан калдырмау, җәмгыять тарафыннан аларга йөз белән борылу, аларны кабул итү бик тә мөhим!

 

Минталип Миңнеханов,
Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы:

– Олы мәҗлес бу. Игелекле эш. Игелекнең чиге юк. Һәр туган иртәне игелек кылудан башлыйк. Изге гамәлләр күңелләрне сафландыра, рәхәтлек бирә. Мәрхәмәтле hәм ярдәмчел булу ул безне яшәтә, тагы да көчлерәк итә...»

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев