Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Түрдә – 2020 ел. Үткән елга йомгак ясап, яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Авыл урамнарында аллы-гөлле утлар яна, чыршылар күз явын алырлык итеп бизәлгән, кар hәм боз сыннары ясалган, бар җирдә ниндидер сихрилек, бәйрәм рухы сизелә... 

Бәйрәмгә багышланган чаралар балалар бакчаларыннан башланды. Иске Җирекле авылының узган ел гына төзелгән «Тургай» балалар бакчасында да ул бик матур үтте. Без иң нәниләр тәрбияләнә торган төркемдә Яңа ел иртәсендә булдык. Барысы да бәйрәмчә киенгән, араларында Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары... Балалар Кыш бабайны күрергә, аннан ел буе көтеп алган бүләген алырга дип килгән.
– Яңа ел – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Чөнки бу көнне хыяллар чынга аша. Зурмы ул, кечкенәме – мөhим түгел! Бүләк алу ул бик тә күңелле мизгел, – ди Авелина Бохарова.
Динә Һадиева да Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтә икән. Кыш бабайга хат җибәргән. Кыз могҗизага ышана. «Яңа ел кичендә, hичшиксез, Кыш бабай миңа чыршы төбендә теләгән бүләгемне – курчаклар калдырачак», – дип сөйли ул. 
– Мин Кыш бабайны ел да сагынып көтәм. Һәрвакыт ул килүгә кыш турында шигырьләр ятлыйм, җырлар өйрәнәм. Кыш бабай үзе дә безне бик ярата. Ул зур тылсымчы, – ди бәйрәм турында тәэсирләнеп Данил Гарданов та. 
Чираттагы тукталышыбыз – Бәтке мәктәбе. Биредә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек барышында күп эшләр башкарылган. Мәктәп ишегалдына керүгә әкияти дөньяга чумасың. Монда сине төрле персонажлар каршы ала: Кыш бабай да, Кар кызы да, елмаеп торучы хайваннар да, хәтта агач төбендәге түгәрәк икмәк тә сиңа шат кебек. Мәктәп территориясендә зур шугалак. Кышкы каникулларда балаларга буш вакытларын үткәрү өчен нинди шәп урын! Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә әкияти могҗизалар дәвам итә. Беренче катта башлангыч сыйныф укучыларының Яңа елга багышланган кул эшләнмәләре. Шушында ук укучылар өчен кышкы тематикага фотозона эшли. Беренче тапкыр 3-D стена газеталары ясалган. Алар актлар залында эленгән. Укучылар быел шулай итеп укытучыларын бәйрәм белән котлый. Күркәм традиция буенча, 8нче сыйныф укучылары Яңа ел турында театраль тамаша әзерләгән. Иҗат номерлары белән өлкән сыйныф укучылары да «Голубой огонек» бәйрәм чарасында катнашачак. Әлеге чара төрле бәйгеләр, җыр-бию белән үрелеп барачак. Мәктәп линейкасында Кыш бабай hәм Кар кызы район, республика конкурсларында җиңгән балаларны бүләкләячәк, уку елына йомгак ясалачак, – дип сөйли Бәтке мәктәбе директоры Раушания Шаһимәрдәнова. 
Яңа ел бәйрәмен балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Мисал өчен, Калмия авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре дә авылдашларын Яңа ел бизәлеше белән сөендергән.
– Балачактан ук табынга ризыкларны алдан әзерләү, Яңа ел бәйрәмен көтү, аны иң якын кешеләр белән каршы алу, могҗизага ышану әле дә күңелләрдә яши. Кәефләребез бәйрәмчә! Авылыбыз да ничек матур! Һәр кешегә Яңа елда яңа бәхетләр насыйп булсын. Яңа уңышларга ирешергә язсын. Барыбыз да сау-сәламәт булып, тыныч-имин тормышта яшик, – дип телиләр.
Авыл җирлекләрендә «Тылсымчы кыш» бәйгесенә йомгак ясалачак. Иң матур чыршы, иң матур йортлар, урамнар, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты бизәлеше кайда булыр? Кайсы авылда иң күп кар hәм боз сыннары ясалган? Әлеге сорауларга җавап 28 декабрь көнне районның төп чыршысы урнашкан Новотроицкое поселогында игълан ителәчәк. 
– Яңа ел чараларына барлык тукайлыларны көтеп калабыз. Бәйрәмне күңелле үткәрик, яңа елны матур каршы алыйк, – дип чакыра район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илфак Бариев. 
Шушы көннәрдә «РИТЭК» АҖҖ җәмгыяте балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Яр Чаллының балалар иҗат үзәгендә Алабуга шәhәреннән, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнарыннан 110 бала катнашты. Балаларга театраль тамаша тәкъдим ителде. Казанда узган Президент чыршысына да 22 уку алдынгысы барды. Алда – 30 декабрь көнне сәләтле балаларны район башлыгы Фаил Камаев кабул итәчәк. Мәктәпләрдә исә 1-11 сыйныфтагы барлык укучыларга да бүләкләр тапшырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев