Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда – каз өмәләре 

Район авылларында каз өмәләре гөрли. Калмиядә яшәүче Галиәхмәтовлар гаиләсендә дә каз өмәсе бәйрәмчә төс алды.

Галиәхмәтовлар гаиләсе быел 20 каз бәбкәсе сатып алып үстергән. Бүген аларда зур бәйрәм. Казларын чалып, аны бәйрәм табынына әзерлиләр.
– Энҗе белән Марсель бар яктан да уңган, тырыш, үрнәк гаилә. Энҗе авылда китапханәче булып эшли, тормыш иптәше Марсель төзүче. Шуңа да карамастан, гаилә бар эшкә дә өлгерә. Кош-корт асрарга, мал тотарга алар инде гадәтләнгәннәр. Ел да күпләп казын-үрдәген алып үстерәләр. Кошларны карарга балалары да ярдәм итә. Каз бәбкәләрен чирәмгә алып чыгып саклау, ашату алар өстендә. Каз үстерү күңелле мәшәкать инде ул. Кышын аларны суйганда аеруча! Бер-беребезгә йөреп, каз-үрдәк өмәләре үткәрү авылыбызда матур традициягә әверелде. Каз өмәсе муллык һәм ризык бәйрәме, – ди  Энҗе ханымның апасы Әнисә Хаҗиева.
Әйе, каз асрау татар авылларында элек-электән килә. Әби-бабайларыбыз, гомумән, татар халкы аны бик теләп, яратып башкарган. Яз-җәй казны үстереп, көзен өмә ясау йоласы бүгенге көндә дә дәвам итә. 
– Без үскән чакта каз өмәләрен көтеп ала торган идек. Өлкәннәр каз эшкәртә, йонын йолкый. Без балалар аларга комачауламаска тырышып, тыныч кына канат сыдыра идек. Казларны эшкәртеп бетергәч, чишмә буена алып төшеп чайкау – үзе бер рәхәт. Әнкәйләр казларны көянтәгә асып төшә, без бала-чагалар артларыннан каурый сибеп, матур теләкләр теләп бара идек. «Тәмле-майлы булсын, киләсе елга да казларыбыз шулай уңсын, – ди торган идек. Балачактагы бу өмәләр әле hаман да күңелемдә саклана, – дип хатирәләре белән бүлешә Энҗе ханымның күршесе, 72 яшьлек Зөләйха Закирова. 
Мәймүнә апа Гыйльфанова да яшь чактагы өмәләрен бүгенгедәй яхшы хәтерли. «Каз йоныннан мендәрләр, түшәк, ястыклар ясый идек. Мендәр тышына чигү чигәбез. Гадәттә бу эшкә яшь кызлар, киленнәр алына. Каз канатын идән себерү өчен куллансак, йолкып алынган каурыйларын таба майлау өчен файдаландык. Канатын, каурыйларны каз асрамаган, өлкән яшьтәге апаларга да өләшә идек. Алар аны хәер-сәдака итеп кабул итте. Заманалар үзгәрсә дә, авыл халкы әлеге гореф-гадәтләрне онытмый, бүген дә аны саклап, кадерләп яши», – дип сөйли ул.
Галиәхмәтовлар гаиләсендәге өмә дә нәкъ элеккечә булды. Әйтелгән көнгә күрше-тирә апалар, балалар җыелган. Барысы да милли киемнән, күлмәкләре чигүле, башларында калфаклары. Алар татар халык җырларын җырлый-җырлый каз йолкый, канат сыдыра. Чистартылган казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга төшә. Су буеннан кайткач, өмәчеләр хуҗабикә Энҗе ханымның каз мае белән пешергән кайнар тәбикмәкләре, гөбәдиясе, балан бәлеше, җиләк-җимешләре, кайнар чәйләре белән сыйлана. Табын артында Илзирә апа Галимуллина каз үстерүнең үз серләрен ача.
– Казлар үстерү безнең өчен мәшәкатьле түгел. Шөкер, авылыбызның hәр йортында каз асрыйлар. Без дә hәр ел саен күпләп кош-корт алып үстерәбез. Туганым Радик ел да аларны карый. Сәламәтлеге буенча чикле булса да, ул безнең ярдәмче. Ярый әле ул бар! Аларны алмый калсак, күңеле төшеп елый хәтта. Шуңа күрә каз үстерү гаиләбездә күркәм гадәт. Казларга һәрвакыт табигый чиста ризык бирергә кирәк. Аларга арпа пешереп, коры ризык та ашату мөhим. Җәен ишегалдында чирәм белән туклану – витамин чыганагы. Эчәрләренә һәрвакыт чиста су тору – төп шарт. Каз итенә ят тәм сеңмәсен өчен абзарларын даими чистартып, асларындагы саламны алыштырып торабыз. Каз итеннән тәмле ризыклар пешереп өйдәгеләрне сөендерәм, – ди Илзирә апа.
Өмәчеләр элек үзләре каз утыртып, бәбкә чыгарткан вакытларын да искә алалар. «Яз җитү белән каз йомырка сала башласа, алсу төстәге каләм белән hәр йомыркага санын язып барабыз, аны җылы урынга куябыз. Аннары бәбкәләрне чыгару вакыты җиткәндәрәк, казны олы ояга утыртырга кирәк. Элек һәрбер йортта икешәр каз, 15-20 каз бәбкәсе була торган иде. Ана каз бәбкәле булганда, ата каз усаллана. Усаллыгын киметер өчен ата казның томшыгына каурый кигерә торганнар иде. Усаллыгы беткәч, аны ала идек. Хәзер инде мондый күренешләр авылларда бик сирәк, ләкин инкубатордан чыгарылган кош-кортларны сатып алып үстерү дә күңелләргә үзе бер рәхәтлек бирә», – дип элеккеге йолаларны тагын бер кат барлыйлар өмәчеләр.
Каз өмәсе бит әле ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәтә. Каз өмәсендә катнашучы ике сылу кыз – 10 яшьлек Азалия белән Айсылу да өмәнең тәртибе белән яхшы таныш. Канат сыдырулары беренче тапкыр гына түгел. «Әбиләребез безне күп нәрсәгә өйрәтә. Тәмле ризык пешерергә дә, бәйләм бәйләргә дә, чигү чигәргә дә. Күңелле дә, эшкә дә өйрәнәбез», – диләр кызлар. Бүген Азалия белән Айсылу өлкән апаларына кушылып «Кыр казлары киткәндә», «Каз канаты» җырларын, күңелле такмакларны башкара, рәхәтләнеп татар халык көйләренә бии. Баянчылары да бар – Калмия авылының балалар иҗат мәктәбе укытучысы Вера Сәлимова. Ул өмәгә тагы да ямь, дәрт өстәп, бер дә туктамыйча баянында татар халык көйләрен суза.
Менә шулай күңелле чараларны оештыра белә Калмия авылы халкы. Алар бердәмлекләре, дус-тату булулары белән үрнәк. Бәйрәм чараларында гына түгел, ә гадәти көндә дә бер-берсенә зур ярдәмчеләр. Тормышның якты мизгелләрен күреп, аннан ямь табып, күтәренке рухта яши беләләр калмиялеләр. Бүген алар Галиәхмәтовлар гаиләсендә каз өмәсен гөрләтте, иртәгә аларны янәдән мөhим эш көтә. Авылда яңа туган сабыйның бәби туен үткәрәчәкләр. Милли йола буенча нарасыйга Раяз исеме биреләчәк. Шулай итеп, Рәзинә Садыйкованың сөенечен уртаклашуда авыл халкы да катнашачак. Авылларда борынгы традицияләрнең саклануы, мондый милли чараларның кабатланып торуы туган телебезне, милләтебезне яшәтә. Галиәхмәтовлар гаиләсе моны бүген тагын бер тапкыр дәлилләде. 

Каз мае сәламәтлек өчен файдалы. Кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөртәләр, салкын тигәндә дә каз мае эретеп эчү яхшы.
Борынгы йолалар буенча, каз элек-электән яшәештә, көнкүрештә билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының гаилә корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз – туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарган. Казны бүлүне бу эшне җиренә җиткереп, йолаларын үтәп башкаручы, үрнәк тормышлы мөхтәрәм осталарга тапшырганнар. Каз күтәреп килгән «күчтәнәчле кунак» һәрвакыт аерым хөрмәткә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый матур,эчтэлекле язма:урнэк гаилэ тормышы да,йолаларыбыз да искиткеч осталык белэн бирелгэн.Бу гаилэне аеруча китапханэче Энжене яхшы ук белэм,унган ханым,ижади эшли.Унышлар юлдаш булсын.