Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәтчелеккә – юк

Районда бу көннәрдә коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында очрашулар, конференцияләр һәм башка төрле чаралар уза. Аларда район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрдәнов hәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин катнаша. Алар ришвәтчелеккә каршы үз карашыңны формалаштыру һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү бурычларын гамәлгә ашыру максатларында район хакимияте хезмәткәрләре белән әңгәмәләр алып бара, мәктәпләргә чыгып, укучылар белән дә очраша.

Билгеле булганча, коррупция – хезмәт урыныннан законсыз файдаланып, дәүләт кануннарына каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төр мөлкәтне ришвәт итеп бирү яки алу. Еш кына ришвәтчелек дәүләт һәм муниципаль органнарда, мәгариф, сәламәтлек, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре системасында эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан кылына. Моңа төп этәргечне шушы вазифалардан файдаланып икътисадый файда алу омтылышы бирә. 
5 декабрь көнне Айрат Галимәрданов hәм Робис Гатиятуллин Тукай районы хакимияте хезмәткәрләрен түгәрәк өстәл янына җыйды. 
– Коррупциягә каршы көрәш федераль закон кысаларында алып барыла. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәшнең төп принципларын, коррупцияне кисәтүнең һәм аның белән көрәшүнең хокукый һәм оештыру, коррупциячел хокук бозуларның нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм юкка чыгару нигезләрен билгели. Коррупцияне кулда тоту максатыннан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, шулай ук хокук саклау органнары республикада актив эш алып бара. Соңгы вакытларда хезмәт урыннарында ришвәтчелектә тотылган вазифадагы затларга карата кузгатылган җинаять эшләре моңа ачык мисал, – диде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин.
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов коррупциянең төрләренә аерым тукталды. РФ Җинаятьләр кодексы буенча ришвәтләр берничә төркемгә бүленә, чөнки җәза ришвәт суммасына турыдан-туры бәйле. Прокурорның билгеләп үтүенчә, законда билгеләнгән исемлекләргә кертелгән вазифадагы затлар үзләренең, хатынының (иренең) һәм балигълык яшенә җитмәгән балаларының керемнәре турында белешмәләр тапшырырга тиеш», – диде ул. Шулай ук дәүләт вазифаларын башкаручылар эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәскә тиешлеген искәртте.
Икенче көнне исә Айрат Галимәрдәнов белән Робис Гатиятуллин Күзкәй авылына юл тотты. Биредә алар мәктәп укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә 7-11 сыйныфларда укучы 25 бала катнашты. Балалар белән коррупция төшенчәсе, аның төрләре турында сөйләштеләр, ришвәт кылу очракларына тукталдылар, балалар ришвәтчелек өчен физик hәм юридик затлар нинди җаваплылык көтүен белделәр. Укучылардан мәктәптә акча җыю факты буенча сораштыру үткәрелде.
– Мәктәп укучылары белән әлеге темага еш сөйләшәбез. Ришвәтчелеккә карата аларда тискәре караш тудыру мөhим. Мәктәп укучылары белән «Ришвәтчелеккә – юк!», «Ришвәтчелек нәрсә ул?» дигән сыйныф сәгатьләре үткәрдек. Аларның күбесе моны инде яхшы аңлый. Коррупциягә каршы көрәш темасына рәсем бәйгеләре дә оештырдык. Бүген 7нче сыйныф укучылары белән авылда «Коррупциягә – юк!» дигән листовкалар тараттык, – ди Күзкәй мәктәбе директоры урынбасары Эльмира Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев