Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләре – участковый

17 ноябрь көнне полиция участок вәкаләтлеләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тукай районы иминлеге сагында торучы хезмәткәрләр дә әлеге бәйрәмне яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Аларның тынгысыз хезмәте зур хөрмәткә лаек. Мәгълүм булганча, районның эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республикада лидерлар рәтендә. Монда урыннарда җинаятьчелекне булдырмау өстендә эшләүче полиция участок бүлеге вәкаләтлеләренең хезмәте зурдан. Бәйрәм уңаеннан без полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илназ Байдугановка берничә сорау бирдек.

– Илназ Наилевич, бәйрәм алдыннан коллективыгызда зур вакыйганы күзәттек. Халык актив төстә сезнең хезмәттәшегез, полиция майоры Айрат Шаябтдинов өчен бөтенроссия «Халык участковые» конкурсында тавыш бирде. Әлеге конкурсның нәтиҗәләре билгелеме әле?
– Айрат Шаябтдинов – безнең горурлыгыбыз. Тукай районы полициясендә 2014 елдан эшли. Ул ун авыл һәм өч бакчачылык ширкәте өчен җаваплы. Эшләгән дәвердә Айрат Шаябтдинов үзен уңай яктан күрсәтте, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казанды. Ә иң мөhиме, ул халыкның ышанычын яулады. Үзе бик актив кеше. «Халык участковые» бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады. Аның өчен республикабызда яшәүче 12 мең кеше үз тавышын бирде. Аннары Айрат 1-10 ноябрьдә уздырылган бөтенроссия «Халык участковые» конкурсында республика данын яклады. Ул Мәскәү, Иваново өлкәсе, Коми Республикасы полиция вәкаләтлеләре белән берлектә тавыш саны буенча лидерлар рәтендә барды. Бу бик зур hәм яхшы күрсәткеч. Әлбәттә, безнең район полиция хезмәткәренең мондый уңышы коллектив өчен горурлык hәм мәртәбә. 

– Быел участковыйлар арасында яңа исем алучыларны санап үтегез әле.
– Комсомолец авыл җирлегенең өлкән участковые Илдар Вәгыйзов полиция майоры исеменә лаек булды. Круглое Поледан Евгений Васюткинга, Олы Шилнәдән Ринат Моратовка – лейтенант, Теләнче Тамактан Рамил Җиһаншинга өлкән лейтенант исемнәре бирелде. 

– Участок вәкаләтлесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Гомумән, үзегезнең эшегез турында сөйләгез әле. 
– Бүген бүлектә 15 хезмәткәр эшли. Барысы да үз тәртибеңнән башлана, диләр. Шуңа күрә беренче чиратта – тәртип, аннары, полиция бүлегендә эшләү өчен hөнәреңә бик җаваплы карау мөhим. Эшебез тынгысыз. Безнең хезмәттә алдан күреп булмый торган очраклар күп, участковый беренче булып урынга килә. Ул дөрес карар кабул итә белергә, нинди генә ситуациядә дә югалып калмаска тиеш. Участок полициясенең төп эше – хезмәт күрсәтә торган җирлектә тәртип булдыру һәм җинаятьләрне кисәтү. Халык белән эшләгәндә психолог, юрист та буласың. Быел участковыйлар ярдәме белән 122 җинаять теркәлде. Административ хокук бозулар буенча 2296 беркетмә төзелде. Райондагы күпчелек җинаятьләр урлау hәм гаилә низаглары белән бәйле. Мошенниклык гамәлләре еш теркәлә. 

– Мошенниклар турында халыкны еш кисәтәсез. Барыбер халык алдана. 
– Әйе. Күпме генә сак булыгыз, зинһар, алданмагыз диеп килсәк тә, халык ышанучан. Мисал өчен, күптән түгел Круглое Поле поселогында яшәүче ике әби мошенниклар ятьмәсенә эләкте. Аларга мошенниклар инде күп тапкырлар кабатланган схема буенча туганнарыгыз фаҗигагә юлыккан дип шалтыраткан. Әбиләр тиз арада банкомат аша акча күчергән... Мондый очраклар бихисап. Шулай ук сату-алу сайтында алдакчылар бик актив. 

– Сезнең эшкә Тукай районының шәhәргә якын урнашуы йогынты ясыймы?
– Әлбәттә. Районда 41 мең кеше теркәлгән, ә җәйге вакытта бу сан 120 меңнән арта. Безнең район территориясендә 97 бакчачылык ширкәте урнашкан. Участок хуҗаларының күпчелеге Чаллыда яшәүчеләр. Биредә яз-җәй чорларында урлау-талау, җәмәгать тәртибен бозулар кискен арта. Бакчачылар табигать кочагында «иркенгә» чыгалар. Ә участок инспекторларына, киресенчә, эш арта. Без бакчачыларны бәла-казалар турында алдан кисәтү ягын карыйбыз. 

– Соңгы араларда матбугатта яшьләр арасында җинаятьчел төркемнәрнең киң таралуы турында еш язалар. Бигрәк тә Чаллы, Түбән Кама яшьләренең яманаты чыккан. Тукай районына бандитлык очракларының үтеп керү куркынычы юкмы? 
– Районда мондый төркемнәр, шөкер, әлегә теркәлмәде. Мәктәпләр, ата– аналар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл җыеннарында, мәктәптә уздырыла торган ата-аналар җыелышларында һәм өлкән сыйныф укучылары алдында тәрбияви темаларга кагылган чыгышлар ясыйбыз. Яшүсмерләр белән, бигрәк тә имин булмаган гаиләләрнең балалары белән җентекле эш алып барабыз. Һәммәсе белән участок вәкаләтлеләре индивидуаль эшләргә тиешлеген гел искәртеп торабыз.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллективыгызга теләкләрегез нинди?
– Гаиләребезгә иминлек, саулык-саләмәтлек, барыбызга да озын гомер телим. Тормышта, эшебездә нинди генә авырлыклар килеп тумасын, аларны җиңел генә үтәргә язсын. Бүген лаеклы ялда булган ветераннарыбызны да чын күңелдән hөнәри бәйрәмебез белән котлап, аларга рәхмәтләребезне җиткерәм. Без хәзер дә алар үрнәгендә, аларның осталык-тәҗрибәләренә таянып эшлибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев