Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чехов, Булгаков... hәм Габриелян?

Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алу чарасы узды. Талантлы каләм иясен хөрмәтләү кичәсе күңелләрне кузгатты. Язучылар Тукай районы халкының Фәннүр Сафинны хөрмәтләвеннән, аның исемендәге премия булдыруыннан, яшь каләмчеләр бәйгесе нәтиҗәсеннән канәгать калды. «Серле каләм» районкүләм иҗат бәйгесенең «Шигърият» номинациясе җиңүчеләре арасында Комсомолец мәктәбе укучысы Карен Габриелян да бар. 

– «Серле каләм» бәйгесе турында китапханәче Тамара Анатольевна хәбәр итте. Без Карен белән озак уйлап тормадык, конкурста катнашырга булдык. Карен – акыллы малай, аның сөйләм теле бай, әдәбиятка тартылуы көчле, – дип сөйли мәктәпнең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Фәридә Кузнецова.
Карен Габриелянга 11 яшь. Малай 4 яшеннән китаплар укый. Ул 3нче сыйныфта ук өлкән класс укучылары өчен булган зур әсәрләрне укып чыккан. Бүген «Сын полка», «Тополя» дигән әсәрләрне укып, эчтәлеген сөйли белә. «Мин күпчелек сугыш темасына багышланган китапларны яратам. Илебез тарихы, халыклар язмышы, яшәеше кызык. Шуңа күрә андый китапларны «су кебек эчәм», – дип сөйли Карен. Ул башлангыч сыйныфтан бирле рус теле hәм әдәбияты буенча өстәмә дәресләргә, «Яшь каләмче» түгәрәгенә йөри. Иҗат итәргә ярата, портфолиосы бик бай. 
– Беренче тапкыр дүрт юллык шигырь яздым. Илhам ул үзе килә – язасың да куясың. Кайвакыт уйланырга да туры килә, әлбәттә. Әкренләп кулны шомарткач, зур шигырьләр китте. Укытучым Фәридә Фәритовна миңа зур ярдәмче. Ул рифма төзергә өйрәтә, хаталарымны төзәтә, – дип сөйли Карен. 
Кечкенә шагыйрь Фәннүр Сафинның иҗаты белән дә яхшы таныш. Аның шигырь җыентыкларын китапханәдән алып укыган. «Фәннүр абый лирик шагыйрь булган. Шигырьләре туган як турында, анда аның табигать матурлыгы чагыла. Барысы да ничектер күңелгә үтеп керешле. Аның иҗатына моңсулык һәм тирән уйлану хас... Районнан шундый язучылар чыгу – ул зур горурлык», – дип уй-фикерләре белән бүлешә Карен.
«Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесенә Карен «Кузнец» («Тимерче») шигырен тәкъдим иткән. Жюри аның иҗатын югары бәяләде – ул беренче урында. Яшь каләм иясе моңа чиксез шат.
– Миңа җиңүем турында Фәридә Фәритовна хәбәр итте. Әлбәттә, бу яңалык мине шаккатырды. Сөенеч, горурлык хисләре дә күңелемне биләп алды. Өйгә кайтып тизрәк сөенечемне башта әни белән бүлештем, аннары кич әтигә сөйләдем. Алар минем өчен бик куанды, «менә бит, булдырасың, молодец, диделәр». Сәхнәгә чыгып чын язучылар кулыннан бүләкләр алу бик дулкынландыргыч булды, – дип сөйли җиңүче малай. 
Шигырь язу, китаплар уку, телләр өйрәнүдән тыш, Карен спортта да уңышларга ирешә. Ул җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Узган ел районкүләм чаңгы ярышларында яшьтәшләре арасында беренче урын алган. Фән олимпиадаларында да күрсәткечләре яхшы. Гамәли проект эшләрен яклау буенча да Карен яхшы укучылар рәтендә. Аның кул эшләнмәләре ясауда да осталыгы сокландыра.
Карен дүрт балалы катнаш гаиләдә төпчек бала. Әниләре Галина – рус, әтиләре Наир әрмән милләтеннән. Гаиләдә бар милләтләргә дә хөрмәт белән карыйлар, гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр. 
– Минем әтием әрмән булса да, рус, инглиз, татар, төрек, грузин hәм, әлбәттә, әрмән телен белә. Әнием дә аннан калышмый. Әтием миңа hәрвакыт кабатлый: «Улым, без Татарстан Республикасында яшибез. Шуңа күрә туган телне белгән кебек үк татар телен дә яхшы белергә кирәк», – ди. Без өйдә китаплар укыйбыз, текстлар тәрҗемә итәбез. Телләрне әтием белән өйрәнәм, – ди Карен.
Әйе, шушындый тырыш, тирән фикерле, максатчан, оптимист укучылар белем ала Комсомолец мәктәбендә. Каренның киләчәккә карашы җитди. Малай, үскәч, кеше сәламәтлеген кайгыртырга хыяллана. Ә нигә әле рус әдәбиятының күренекле язучылары Антон Чехов, Михаил Булгаков та табиб булганнар бит. Кем белә, бәлки әлеге исемлеккә Тукай районыннан Карен Габриелян да өстәлер?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев