29 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.
-
Газетага ташлама белән языл
2020 елның беренче яртысы өчен "Якты юл" ("Светлый путь") газетасына язылу дәвам итә. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була.
-
Бай тарихлы театр
Биклән театры кемнәрне генә үзенә тартмады, кемнәр генә артист күлмәге кимәде икән?.. Театр авыл белән генә чикләнмичә, спектакльләрен күрше авылларда да куя, сәхнә декорацияләре белән күп чакрым юллар үтәләр.
-
«Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!»
Калмия авылы китапханәсендә шулай дип исемләнгән матур кичә үтте. Бәйрәмебез махсус «Әни+» телевидение каналы аша «күрсәтелде».
-
Чехов, Булгаков... hәм Габриелян?
Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алу чарасы узды. Талантлы каләм иясен хөрмәтләү кичәсе күңелләрне кузгатты. Язучылар Тукай районы халкының Фәннүр Сафинны хөрмәтләвеннән, аның исемендәге премия булдыруыннан, яшь каләмчеләр бәйгесе нәтиҗәсеннән канәгать калды. «Серле каләм» районкүләм иҗат бәйгесенең «Шигърият» номинациясе җиңүчеләре арасында Комсомолец мәктәбе укучысы Карен Габриелян да бар.
-
Социаль үсеш – грант исәбенә
Район хакимиятендә «Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе түгәрәк өстәл уздырды. Биредә коммерцияле булмаган оешмаларга үз эшчәнлеген киңәйтү һәм иҗтимагый-файдалы проектларны тормышка ашыру максатыннан грантлар алу мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Очрашуда үз идеяләре булган 100гә якын кеше катнашты.
-
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXXVII УТЫРЫШЫ
Көн тәртибендә:
-
Хезмәттәшебезгә зур бүләк
«Якты юл» газетасы редакциясе хезмәткәре Эльвира Абдуллина РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрылыгының министр урынбасары Оксана Лут имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әниләр көне уңаеннан оештырылган "Әнием белән фото" бәйгесе тәмам
Конкурс шартлары буенча без укучыларыбыздан әниләре белән төшкән фотосурәтләрен кабул иттек.Нинди генә яшьтә булуга карамастан,бәйгедә катнашырга мөмкин иде.Төп шартлар буенча, бәйгедә катнашучыларның газетага язылган булулары мөһим иде һәм фотосурәтләрне 25 ноябрьгә кадәр безгә юлларга кирәк иде.
-
Бабайлар әйткән : “Яхшы гадәт яман гадәтне куар”,- дигәннәр
Һава торышы.