Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бай тарихлы театр

Биклән театры кемнәрне генә үзенә тартмады, кемнәр генә артист күлмәге кимәде икән?.. Театр авыл белән генә чикләнмичә, спектакльләрен күрше авылларда да куя, сәхнә декорацияләре белән күп чакрым юллар үтәләр. 

Әлеге театрның 40 еллыгы авылыбызда зурлап үткәрелде. Бу кичәдән район җитәкчелеге дә читтә калмаган. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Илфак Бариев гомере буе мәдәнияткә, авыл халкына хезмәт иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шатлык» бию коллективын оештырып, күп еллар аны җитәкләгән Розалия Гәрәевага һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Биклән» халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе, оста гармунчыбыз Илдус Абдуллинга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә мәдәният йорты директоры Дамир Исламовка мәдәният йортына ноутбук алыр өчен сертификат бирделәр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова да үз чыгышында гомерен мәдәнияткә багышлаган бу ике шәхескә рәхмәт сүзләре җиткерде, халык театрына, аның бүгенге җитәкчесе Алия Хәмидуллинага уңышлар теләде.
Гомерем буена туган авылымда яшәп, мәдәният тормышыннан бер дә аерылмаган кеше буларак, бу матур вакыйга миндә дә тирән хатирәләр уятты. Тигез җирдән, рәхәт итеп кенә оешып китмәгән театр язмышының чишмә башында торган Розалия Гәрәевага бөтен авыл халкы рәхмәтле. Гаиләсен эшенә алыштырган, сабыйларын салкын клубта йоклатып халкына хезмәт иткән, гомерен мәдәнияткә багышлаган бу ханым вакытында Биклән данын гына түгел, ә район данын да югары күтәрде. Оста гармунчы, талантлы шәхес Илдус Абдуллинның безнең авылга килүе дә Биклән халкы өчен күктән төшкән бәхет булды. Югыйсә, инде авылыбызда гармун моңнары да югалып бара иде бит. Кулга-кул тотынып эшләгәч эш тә карышмады, Биклән район күләмендә күз өстендәге каш булды. Вакытлар узды... Инде Рузалия апа лаеклы ялда, аның эшен кызы Альбина Гәрәева алып бара. Илдус абыйның эшен Алия Хәмидуллина дәвам итә. Эстафета лаеклы кулларга күчте. Алия инде «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен куйды. Бик тә уңышлы булды, тамашачы әле дә мактап телгә ала. 
40 ел... Бу вакыт эчендә сәхнәгә нинди генә әсәрләр куелмаган? Бүген мәдәният йортында алма төшәр урын да юк. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен әзерләгән бу юлы халык театры. Тамашачының күзе сәхнәгә төбәлгән, артистларның һәр хәрәкәтен су урынына йота. Килештереп уйный аламы? Артистлар безнең арада яши торган гади халыктан бит. Күпмедер вакыттан бу сорау артта кала һәм тамашачы тулысы белән әсәргә кереп китә. Ә әсәр баткаклык сыман үзенә тарта да тарта... Карале, ничек түзә бу хәлләргә Мәдинә дип, төп рольне уйнаучыга гаҗәпләнәбез. Ә ул сынмый да, сыгылмый да. Таш белән атканга аш белән ата. Сәхнә әсәрләренең көче дә шунда шул, ул халыкны инандырырга, яхшылыкка өндәргә тиеш. Яманлыкны яхшылык җиңәргә тиеш! Ышандырып, инандырып уйнар өчен һәрбер кеше үз ролендә булу шарт! Менә бүген дә шулай булды. Төп рольне авылыбыз килене, Актаныш кызы Гөлнара Зыятдинова уйнады. Мулланур – Дамир Исламов, Разыя – Нурисә Гыйниятуллина, Галия ролендә – Лилия Фәхретдинова, Ания – Наиля Сарманаева, Хәмидә – Ландыш Иванова, Автор ролендә – Рузилә Зыятдинова. Һәвәскәр артистларда ясалмалык юк, бар да тормыштагыча, табигый. 
Авылда театр оешып эшләп китүгә, аңа халык театры исеме бирелүгә без бүген ике шәхескә – аңа нигез салган Розалия Гәрәевага һәм бу эшне күкләр биеклегенә күтәргән, үзе тыйнак кына җирдә басып калган Илдус Абдуллинга рәхмәтлебез. Алиягә исә аерым алкышлар. Бик тә өметле яшь режиссерыбыз ул. Ә бу әсәрне сәхнәләштергән авылдашларыма рәхмәтләремнең иге-чиге юк. Төп эшегездән соң, бирелеп, мәдәнияткә тартылуыгыз бушка түгел. Әнә бит халык ничек аягүрә басып алкышлады. Бу иң зур бәя түгелмени! Афәрин! Булдырдыгыз! Киләчәктә театр үзе салган сукмактан матур гына алга барсын, комедияләр, күңелне күтәрә торган әсәрләр дә булсын. Тормышларыбыз мул, кешеләр тәрбияле, зыялы, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булсак иде.

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин. Шэп иткэнсез!