Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әниләр көне уңаеннан оештырылган "Әнием белән фото" бәйгесе тәмам

Конкурс шартлары буенча без укучыларыбыздан әниләре белән төшкән фотосурәтләрен кабул иттек.Нинди генә яшьтә булуга карамастан,бәйгедә катнашырга мөмкин иде.Төп шартлар буенча, бәйгедә катнашучыларның газетага язылган булулары мөһим иде һәм фотосурәтләрне 25 ноябрьгә кадәр безгә юлларга кирәк иде.

25 ноябрьгә кадәр бәйгегә барлыгы 8 фотосурәт кабул ителеп,сайтыбызга урнаштырыла барды.Ә соңрак килгән бер фотосурәтне без конкурстан тыш алдык.Укучыларыбыз төгәл 14 көн дәвамында үзләренә охшаган фотосурәтләр өчен тавыш бирде.Тавышлар буенча урыннар билгеләгәндә, әлбәттә,  бәйге шартлары исәпкә алынды.Шулай итеп, беренче урынны 92 тавыш туплаган Гыйлманова Мостәбширә Гайнан кызы яулады.17 тавыш жыйган Ашрафуллина Валентина Минихан кызы икенче урынга лаек булды.Солтанова Люция Барый кызы 13 тавыш белән өченче урында.Без җиңүчелэребезне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм бүген 13.00 сәгатьтә редакциябездә бүләкләү тантанасына көтеп калабыз.Вәгъдә ителгәнчә, җиңүчеләребезгә бүләкләрне Чаллы шәһәренең "Палитра" сәүдә үзәгендә урнашкан "Рәхмәт" кибете тәкъдим итә.Шуны да әйтергэ кирәк, конкурстан тыш кабул ителгән фотосурәт иясе Михайлова Елизавета Самирхан кызы өчен 106 тавыш тупланды.Бу, әлбәттә, бик куанычлы хәл,ләкин әлеге фотосурәт соңрак җибәрелгәнгә ул бәйге шартларына туры килмәү сәбәпле тавышлар саны буенча нәтиҗә ясаганда исәпкә алынмады.Ләкин Елизавета ханым рекорд тавыш җыйганы өчен редакциябездән күңел юаткыч бүләк алачак.Бәйгедә катнашкан барлык укычыларыбызга да без рәхмәт әйтәбез һәм әниләрегезгә озын гомер,сәламәтлек телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X