Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль үсеш – грант исәбенә

Район хакимиятендә «Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе түгәрәк өстәл уздырды. Биредә коммерцияле булмаган оешмаларга үз эшчәнлеген киңәйтү һәм иҗтимагый-файдалы проектларны тормышка ашыру максатыннан грантлар алу мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Очрашуда үз идеяләре булган 100гә якын кеше катнашты. 

Районның социаль үсеше һәм проблемаларын хәл итү өчен грантларда катнашу – кулай мөмкинлек. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү йөзеннән бүген Россия һәм Татарстан территориясендә 140тан артык грант алу программасы гамәлдә. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин әлеге грантларның үзенчәлекләре белән таныштырды. Коммерцияле булмаган оешмаларга тәкъдим ителгән грантлар – конкурс нигезендә акчалата, төрле фондларда бирелә торган субсидия ул. Грантларга дәгъваны коммерцияле булмаган, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаучы, аларның сәламәтлеген кайгыртучы, фән яки мәгариф эшчәнлеге алып баручы, хәйриячелек, социаль, мәдәни яки нәшрият белән шөгыльләнүче, әйләнә-тирә мохитне саклаучы, сәнгать, физкультура һәм спорт өлкәсендә эшәүче оешмалар дәгъва кыла ала.
Соңгы елларда социаль проектларга ярдәм итү юнәлешләре дә төрле – гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә кыйммәтләре, ана булу, ата-ана һәм балачакка ярдәм итү, яшьләр проектларына, фән, мәгариф, мәгариф өлкәсендәге, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау, тарихи истәлекләрне саклау, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау, тирә-як мохитне саклау һәм хайваннар дөньясын кайгырту, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, җәмәгать дипломатиясен үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау. 
«Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе рәисе Янина Дремуха грантка дәгъва кылу өчен нинди шартларны үтәү кирәклеген аңлатты. Гаризаны дөрес рәсмиләштерү – грант алу юлында иң мөһим этапларның берсе, дип ассызыклады ул. Дөрес төзелгән, җентекләп уйланылган һәм бик җентекләп язылган булырга тиеш. Грант откан очракта коммерцияле булмаган оешмалар алдында бу акчаларны файдалану турында хисап тотарга кирәк.
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен берничә кулай грант бар: әйтик, гражданлык җәмгыятен үстерү өчен РФ Президенты гранты. Грант фонды – 8 млрд сум. ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы грант фонды 35 млн сум. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручыларга ярдәм итә. РИТЭК Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсын үткәрә. Аның фонды – 25 миллион сум. «Татнефть» ГАҖ компаниясендә дә грант ярдәме каралган. Балаларның һәм яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау өлкәсендә «Сәламәт буын» бөтенроссия профилактика программаларына да дәгъва кылырга була. Волонтерлар өчен иң кулай бәйге – «Доброволец России». Монда һәр проект өчен грант суммасы 2 млн сумга кадәр җитә. 
Очрашуда катнашучыларны дәүләт ярдәмен алган һәм грант хисабына үз проектын тормышка ашырган реаль проект белән таныштырдылар. Оксана Тафеева коммерцияле булмаган автоном берләшмә җитәкчесе. Үз эшчәнлеген мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә алып бара. Грант темасы да авыл яшьләренә һөнәри юнәлеш бирүгә кагылышлы. Быел бу проект Икътисад министрлыгы үткәрә торган конкурста катнашып, 249 мең сум отты. Грант акчасына Тукай районының дүрт җирлегендә укучы балаларга һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәреләчәк. Биредә балаларның күнекмәләрен, талантларын ачыклаячаклар һәм аларны үстерү юлларын билгеләячәкләр.
Бүген район территориясендә «Социаль эшкуарлар, коммерциянеке булмаган оешмалар һәм территориаль үзидарә органнары» ассоциациясе оештырыла. Аның кысаларында бердәм мәгълүмати-коммуникацион мәйданчык булдырылды. Аңа http://tukay.tatarstan.ru/rus/ сылтамасы аша керергә була. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X