Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!»

Калмия авылы китапханәсендә шулай дип исемләнгән матур кичә үтте. Бәйрәмебез махсус «Әни+» телевидение каналы аша «күрсәтелде».

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрүдән, яратуын тоюдан да олырак бүләк бармы соң? Әлбәттә, юк! Шуңа да бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре балалар үзләре булды. Студиябезгә кунак булып Калмия гомумбелем бирү мәктәбе һәм Вера Леонидовна җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәбе укучылары килгән иде. Бәйрәмебезне дә үзенең матур җыры белән Әюпов Данил башлап җибәрде.
Канал аннары үз эшенә кереште – «Яңалыклар» тапшыруы белән башлап җибәрде. Программадагы «Көйне таныйсыңмы?» («Угадай мелодию») тапшыруы да бик кызыклы булды. Балалар уен коралларында музыка уйнадылар, ә әниләребез җырның исемен әйтеп кушылып җырладылар. Икенче өлешендә танылган шагыйрьләрнең шигырьләреннән өзекләр укылды, әниләребез аларның да исемен, авторын әйтеп бирделәр. «Барысыннан да яхшырак» тапшыруында әниләребез үзләренең уллары-кызлары белән биеп күрсәттеләр. Әбиләр дә оныкларыннан калышмадылар. «Без – нәфис сүз осталары» тапшыруында балалар да, әни-әбиләр дә үзләре язган шигырләрне сөйләделәр. Чакырылган кунаклар да үзләре белән күчтәнәчләр генә түгел, матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр дә алып килгәннәр иде. «Гаҗәеп кешеләр» тапшыруы исә бигрәк тә кызыклы булды. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәеп кеше. Алар бер үк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый, машинада сэлфига төшәргә дә җитешә. Шул ук вакытта әниләребез гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Безнең бәйгедә дә әниләребез янчыктагы акчаларны саный-саный, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. «Тапкырлар» бәйгесендә дә сынатмадылар әниләребез. Табышмакларга җавапларны бик тиз чиштеләр. Менә шундый җор телле, җитез безнең әниләр. «Рамкалы портрет» бәйгесендә балалар үзләренең әни-әбиләренә матур итеп прическа ясадылар. «Тәмлетамак» тапшыруы да бик үзенчәлекле үтте. Анда балалар да бик кызыксынып катнаштылар. Биредә зур аукцион узды. Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимеш аукционы! Менә шулай, безнең «Әни+» каналында нинди генә жанрлар булмады. Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, «Сәхнә+» тапшыруыдыр. Монда мәзәкләр сәхнәләштерелде.
Китапханәдә әниләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. «Әнкәй сүзеннән дә матур, илаһи сүз юк. Мин үземнең әни булуым белән чиксез горурланам. Бу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый. Аның өстенә, хәзер яшь барган саен әниләребезне сагыну хисе дә артканнан-арта. Алар пешергән коймак исе борыннарны кытыклый төсле тоела. Мин әле шулай ук оныкларымның яраткан әбисе дә. Аларның шатлыкларына куанып, шат авазын ишетеп яшәү үзе бер бәхет, – ди Фәнисә Ямалиева. 
«Әниләр турында сүз башлаганда, иң беренче итеп туып-үскән йорт, чирәмле ишегалды искә төшә. Туган йорт һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз һәм кадерле төшенчәләр», – дип, Гөлчәчәк апа Исламова шуларны ассызыклады. 
Биш бала әнисе Зөләйха апа Закирова, Гайшә апа Зәйнуллина әниләр турында шигырьләр укыдылар.
Эфир азагында һәр телеканалдагыча һава торышын хәбәр иттек. Соңыннан барыбыз бергәләп «Әнием» җырын башкардык.
Бәйрәмнең икенче өлеше түгәрәк чәй өстәле янында үтте. Күмәкләп татар халык җырларын җырлап, табышмак-мәкальләр әйтешеп, бергәләп үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтек. Кичә бик күңелле үтте. Әниләребез күңелләренә ял алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.

Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Калмия авылы китапханәсе мөдире. 

Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев