Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXXVII УТЫРЫШЫ

Көн тәртибендә:

1. 2019 елның январь-сентябрь айларына Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары, елның көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020-2022 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турында. 
2. 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында.
3. Муниципаль берәмлек Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш).
4. «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, алкоголь продукциясен, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» район программасы үтәлеше турында. 
5. Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан билгеләнештәге субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) финанс белән тәэмин итү чыганагы булып торган авыл җирлекләре бюджетларына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләре турында. 
6. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслауны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында. 
7. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслау максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында. 
8. Авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында.

Утырыш 2019 елның 6 декабрендә 10.00 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев