Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Намуслы яшик

1 ноябрьдән 20сенә кадәр мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге «Намуслы яшәргә кирәк!» дигән конкурс игълан ителгән иде. Бәйгене район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. 26 ноябрьдә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Новотроицкое авылы мәдәният йортында җиңүчеләр бүләкләнде.

Конкурс укучыларда коррупциягә каршы көрәштә үз фикереңне формалаштыру максатыннан һәр елны үткәрелә. Ул балаларда ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүне, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыруны, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүне дә күздә тота. 
Конкурста районның 23 мәктәбеннән 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс шартлары буенча, балалар әлеге бәйгегә коррупция темасына иҗат эшләрен тәкъдим итте. «Рәсем», «Коллаж», «Аппликация» номинацияләре буенча барлыгы 50 иҗади эш жюри әгъзалары күзлегеннән үтте. 
– Мин әлеге конкурста икенче тапкыр катнашам. Узган ел җиңүгә ирешә алмадым. Быел бәхет елмайды. Үз эшемдә мин үлчәү тоткан кешене сурәтләдем. Үлчәү тәлинкәсенең берсендә акча, икенчесендә тартма ясадым. Минем уйлавымча, кешенең hәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Намуслы хезмәт белән табылган акча, тир түгеп табылган байлык кына кешегә бәрәкәт тә, күңел рәхәтлеге дә китерә. Ә менә дөрес юл белән кермәгән акча начарлыкка илтә. Мин рәсемемдә шуны чагылдырырга тырыштым, – дип уй-фикерләре белән бүлеште Мусабай-Завод мәктәбе укучысы, 12 яшьлек Ралина Фәррахова. Ул «Рәсем» номинациясендә өченче урынны яулады. 
Кече Шилнә мәктәбеннән Вика Даричева да җиңүчеләр рәтендә. Аңа 8 яшь. Ул да намус дигән төшенчәне яхшы аңлый. 
– «Без капчыкта ятмый», – диләр. Чыннан да, хак сүзләр. Нинди генә гамәлләр кылсаң да, алар намус белән эшләнгән булырга тиеш, – дип саный ул. 
Әлеге сүзләргә шушы ук мәктәптән 10 яшьлек Наилә Таhирова да кушыла. Ул «Аппликация» номинациясенә төсле кәгазьдән ясалган эшен тәкъдим иткән. 
– Баланы кечкенәдән үк дөрес тәрбияләргә кирәк. Алар яхшылык белән яманлыкны, дөреслек белән ялганны аера белергә тиеш. Мондый бәйгеләр үткәрү – мөһим тәрбияви чараларның берсе, – диләр ата-аналар да. 
Иҗади эшләр конкурсында төрле номинацияләрдә беренче урынга Калмия мәктәбеннән Элина Хәлфиева, Кече Шилнә урта мәктәбеннән Наилә Таһирова лаек булды. Икенче урынны мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Элиза Хисаметдинова, Кече Шилнә урта мәктәбеннән Виктория Даричева алдылар. Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Ралина Фәррахова, Калмаш мәктәбеннән Эльвина Хаҗиева, Мәләкәс мәктәбеннән Полина Еремеева өченче урынга ия булдылар.
Җиңүчеләрне котлап, районның мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмира Шәкүрова грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, балаларны киләсе елларга үткәреләчәк бәйгеләрдә дә катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев