Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлларда бер көндә өч мең кешенең гомере өзелә

БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлемнәр проблемасына игътибарны юнәлтү. Дөнья буенча һәр көнне юлда 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Бер елга исә үлүчеләр саны...

БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлемнәр проблемасына игътибарны юнәлтү. Дөнья буенча һәр көнне юлда 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Бер елга исә үлүчеләр саны 1,3 миллионга, сәламәтлегенә зыян алучылар, инвалид калучылар саны 50 миллионга җыела. 15-25 яшьлекләрнең үлемендә юл-транспорт фаҗигаләре беренче сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елда юл һәлакәтләре, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан соң, үлемнәрнең өченче төп сәбәпчесе булачак. Бу акция район халкын да уйланырга мәҗбүр итсен, юлларда саклыкка чакырсын иде, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Фото чыганагы:belta.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев