Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике кеше үлде

7 майда, шимбә көнне, Яр Чаллы - Сарман трассасының 5нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә Шөкрәле авылында яшәгән 42 яшьлек ир-атның һәм Мөслим районында яшәгән 26 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 12 тулганда була. Шәһәрдән Сарманга таба хәрәкәт итүче «CHERY» машинасының йөртүчесе транспорт чараларының...

7 майда, шимбә көнне, Яр Чаллы - Сарман трассасының 5нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә Шөкрәле авылында яшәгән 42 яшьлек ир-атның һәм Мөслим районында яшәгән 26 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 12 тулганда була. Шәһәрдән Сарманга таба хәрәкәт итүче «CHERY» машинасының йөртүчесе транспорт чараларының юлдан бару кагыйдәләрен бозып каршы юнәлештәге полосага чыга һәм Сарман ягыннан килүче «МИЦУБИСИ-ЛАНСЕР»га йөзгә-йөз бәрелә. Фаҗигадә гаепле йөртүче үзе һәм икенче автомобильдәге пассажир хатын-кыз урында ук җан бирә. «МИЦУБИСИ-ЛАНСЕР»ның 26 яшьлек йөртүчесе (Казанда яшәүче ир-ат) һәм «CHERY» машинасының 9 яшьлек пассажиры (Яр Чаллының 56нчы мәктәбендә укучы кыз) күптөрле җәрәхәтләр алып БСМПга озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев