Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

ЮХИДИ хезмәте тукайлыларны кышкы резиналарга күчәргә соңга калмаска чакыра

Белгечләр автомобильләрдә җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга һава торышы +5 +7 градус торганда алыштырып куярга киңәш итә. Бүген температура көндез уртача +2 +3 градус күрсәтсә, төнгә исә -1 -3кә кадәр төшә. Шулай булгач, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әлеге эшне башкару бүген бик мөһим. Көндез һава торышы югары күтәрелсә дә, төнге...

Белгечләр автомобильләрдә җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга һава торышы +5 +7 градус торганда алыштырып куярга киңәш итә. Бүген температура көндез уртача +2 +3 градус күрсәтсә, төнгә исә -1 -3кә кадәр төшә. Шулай булгач, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әлеге эшне башкару бүген бик мөһим. Көндез һава торышы югары күтәрелсә дә, төнге боз әле иртәнгә эреп бетми. Шуңа күрә автомобильнең, идарәне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнүе бер дә ерак түгел.
Җәйге һәм кышкы резиналар химик составлары һәм протектор рәсемнәре белән аерыла. Җәйге резина каты, ул кызган асфальтта йөрер өчен көйләнгән. Түбән температурада ул тагын да катылана, юлны тотмый башлый. Бу вакытта тормоз юлы да ике мәртәбә озыная.
Кышкы резинаның составы исә йомшак. Ул нәкъ менә температура 0 градустан түбәнәйгәч эластиклана. «Бездә кышын гадәттә шипалы резиналар һәм юлга ябыша торган липучкалар кулланалар. Ләкин Россия юллары өчен иң яхшысы - шипалы тәгәрмәчләр. Липучка белән юлга чыгу ышанычлы түгел», - ди район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Районның баш ЮХИДИ инспекторы температура үзгәргән бу көннәрдә бик ихтыяҗ булмаганда ерак юлларга чыгудан тыелырга, мөмкинлек бар икән, җәмәгать транспортында йөрергә чакыра. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ шушы чорда аеруча күп теркәлүен билгеләп үтә ул.
Таможня союзының тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламенты нигезендә, кышкы айларда (декабрь, январь, февраль) җәйге шиналар белән йөрү тыела. Шулай ук кышкы резина автомобильнең барлык тәгәрмәченә дә куелган булырга тиеш. Дәүләт Думасы бүген юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен үтәмәүчеләргә карата административ җаваплылык кертү турында сүз алып бара. Шулай булгач, тәгәрмәчләрең тиешле таләпләргә җавап бирми икән, тиздән штраф түләтә башларга мөмкиннәр. Шуңа өстәп, регламентта билгеләнгән айлар саны да артырга мөмкин.
Ләкин резиналарны алыштыру штрафтан качу өчен түгел, иң беренче чиратта, үзеңнең, балаларың, туганнарың, якыннарыңның һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен саклау өчен кирәк, дип искәртә ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев