Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Велосипед йөртүнең дә үз кагыйдәләре бар

Велосипед, скутер һәм мопед белән йөрүчеләр көннән-көн арта. Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим. Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк. Шуңа күрә мопед, скутер һәм велосипедлар юлда иң зур куркыныч тудыручылар булып...

Мопед яки скутер белән идарә иткәндә түбәндәгеләрнең үтәлүе шарт:

- бу төр транспортларга 16 яше тулганнар гына утыра ала.

- Мопед һәм скутерда трассага чыкканда юл уртасыннан барырга ярамый. Кагыйдә нигезендә, мондый транспортлар юл читеннән генә хәрәкәт итәргә тиешләр.

- Мопедта яки скутерда барганда фараның якыннан күрсәтә торган уты янарга тиеш.

- Транспорт чарасында йөртүченең дә, пассажирның шлем киюе һәм аның эләктерелгән булуы мәҗбүри.

- Рульне ике кул белән тотарга кирәк.

- Бердән артык пассажир алырга ярамый.

Велосипедны балалар бакчасы яшеннән үк йөртергә ярый. Ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы йөртүчегә әйләнә һәм ул юлда йөрү кагыйдәләренең барысын да үтәргә тиеш була. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый. Велосипедчылар өчен кайбер трассаларда махсус юллар да бар. Велосипедчылар колонна белән барганда алар 10 кешедән артмаска тиеш. Берничә колонна икән, алар арсында 80-100 метр ара калуы шарт.

Велосипед, скутер һәм мопедта пассажирларны йөртү ышанычлы аяк куйгычлар булганда гына рөхсәт ителә. 7 яшькә кадәрге балалар бу исәпкә керми.

Тавыш сигналы эшләмәгәндә, тормоз системасы, тышкы яктырткычлар, двигатель, төзек булмаганда, шиналар бозылганда әлеге төр транспортлар белән юлга чыгу тыела, дип кисәтә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев