Агымдагы елның өч аенда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелде, 35 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Үлүчеләр саны да, сәламәтлегенә зыян алучылар да узган елдан күбрәк. Һәлакәтләрнең 2сендә 18 яшькә кадәрге 4 бала тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләрне кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре ел башыннан 12...
Агымдагы елның өч аенда район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелде, 35 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Үлүчеләр саны да, сәламәтлегенә зыян алучылар да узган елдан күбрәк. Һәлакәтләрнең 2сендә 18 яшькә кадәрге 4 бала тән җәрәхәтләре алды.
Һәлакәтләрне кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре ел башыннан 12 махсус рейд үткәрделәр. Аларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 668 очрагы теркәлде. Шул исәптән 5 йөртүче исерек килеш тоткарланды, ярамаган урында алдагы машинаны узарга чыккан өчен - 41, балаларны махсус креслода йөртмәгән өчен - 10, штрафын вакытында түләмәгән өчен - 17, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - 118, тизлек режимын бозган өчен 285 беркетмә төзелде.
Штрафын вакытында түләмәгән 33 йөртүче суд карары белән арестка алынды, 134 кешегә штраф салынды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.
Нет комментариев