Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районы Түбән Суыксу мәктәбе яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч»тә көчләрен сыный

Хәзерге минутларда Түбән Суыксу мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлары Яр Чаллының «Саулык» лагеренда үтүче «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика акциясендә катнаша. Алар район этабында җиңү яулаган балалар. Малайлар һәм кызлар әлеге ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, медицина ягыннан белемнәрен сынаячаклар, велосипедта фигуралы йөреп күрсәтәчәкләр. Яр Чаллыда үтә торган ярышта Татарстан...

Хәзерге минутларда Түбән Суыксу мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлары Яр Чаллының «Саулык» лагеренда үтүче «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика акциясендә катнаша. Алар район этабында җиңү яулаган балалар. Малайлар һәм кызлар әлеге ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, медицина ягыннан белемнәрен сынаячаклар, велосипедта фигуралы йөреп күрсәтәчәкләр.
Яр Чаллыда үтә торган ярышта Татарстан район һәм шәһәрләреннән 58 команда - 232 яшь инспектор катнаша. «Балаларның кәефләре яхшы, ярышларга әзерләр, җиңүгә өметләнәбез», - ди алар белән барган район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Конкурс ЮХИДИ һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә һәр елны уздырыла. Балаларның юлда травмалар алуын, аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуын кисәтү, пропагандага тарту максатларын күз алдында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев