Тукай районында таныклыксыз һәм исерек хәлдә рульгә утырган кыз авариягә эләккән
Тукай районында 14 июнь иртәсендә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Чаллыда яшәүче 23 яшьлек кыз йөртү таныклыгы булмыйча һәм исерек килеш машина белән идарә итеп, юл киртәсенә килеп бәрелгән.
2026 елның 14 июнендә иртәнге 06:15 сәгатьтә Тукай районында, Чаллы – Круглое Поле – Бәтке автомобиль юлының бер участогында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта Тукай районы Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, Чаллы шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз, машина йөртү таныклыгы булмаса да, ПЕЖО-408 автомобиленең руль артына утырган. Ул Бәтке авылы ягыннан Круглое Поле юнәлешенә хәрәкәт иткән.
Куркынычсыз тизлекне сакламаган машина йөртүче идарәне югалтып, юл киртәсенә бәрелгән. Аннан соң машина юл читенә төшеп капланган.
Авария нәтиҗәсендә кыз төрле тән җәрәхәтләре ала: баш мие селкенүе һәм җәрәхәте, күкрәк читлегенең бәрелүе, шулай ук уң беләгенең ябык сынуы теркәлә. Моннан тыш, аның исерек хәлдә булуы да ачыкланган. Зыян күрүче Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев